Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Матак авылында Советлар Союзы Герое Семен Уганин исемендәге көрәш турниры узды

Якташыбыз, Матак авылында туып үскән, Советлар Союзы Герое Семен Уганинның исемен мәңгеләштерү максатыннан, ел саен Җиңү бәйрәме көннәрендә билбау көрәше буенча регионара турнир үткәрелә.

Быел да әлеге күчмә кубокны һәм призларны дәгъвалау өчен келәмгә районның Яңа Элмәле, Городище, Кече Чынлы һәм Шланга урта мәктәпләренең яшь спортчылары белән берлектә Мәскәү, Ульяновск өлкәләреннән, Чувашия Республикасыннан килгән көрәшчеләр дә чыкты. Быел әлеге турнир унберенче мәртәбә үткәрелде. Әйтергә кирәк, Матак урта мәктәбенең спорт залында алма төшәргә дә урын юк, турнирга кайтучы кунаклар да шактый иде.

Район башлыгы Александр Шадриков турнирны ачып, оештыручыларга Советлар Союзы Герое Семен Уганинның исемен мәңгеләштерү белән бергә, үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм алмашка Ватанның лаеклы сакчыларын әзерләү эшен югары дәрәҗәдә дәвам итүләре, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, спортчыларга уңышлар теләде. Районга һәрдаим иганәчелек ярдәме күрсәтүче якташыбыз Николай Угасловка бүләк сертифиаты һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Спортның билбау көрәшен пропагандалауга һәм үстерүгә шәхси зур өлеш керткәннәре район башлыгы Александр Шадриков һәм "Исток" җәмгыяте генераль директоры Николай Быков Россиянең "Керешу" билбау буенча көрәш Федерациясенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. "Керешу" чуваш милли көрәш Федерациясе" Президенты Виталий Васильевка һәм чуваш милли көрәше буенча тренер Петр Рафиковка район башлыгы Александр Шадриков Рәхмәт Хаты тапшырды.

Көннең беренче яртысында тотынган көрәш көн буена сузылды. Командалар арасында район спортчылары көчле булып чыкты. Икенче урынны Чувашиянең Чабаксар һәм өченче урынны Мәскәү өлкәсе командалары яулады. Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Николай Чекмарев район Башлыгының махсус призына-велосипедка лаек дип табылды. Алексей Шингаревка, Вячеслав Ефрейторовка, Павел Ермолаевка (Матак урта мәктәбе) һәм Динар Мөхәммәтҗановка (Шланга) спорт мастеры таныклыгы һәм билгесе тапшырылды.

Судьялар командалар арасындагы нәтиҗәләр белән беррәттән шәхси нзтиҗәләр буенча да җиңүчеләрне билгеләделәр. 2002-2004 елларда туганнар арасында 26 кг үлчәү авырлыгында: Вадим Чернов -1, Данил Спиридонов -2, Станислав Желудкин 3 урын(Матак); 30 кг: А.Акимов-1 (Матак), Н.Васильев-2 (Алешкин-Саплык), А.Ефимов-3 (Яңа Элмәле); 34 кг: Н.Горбунов-1 (Ульяновск), Лепешкин -2 (Зур Аксу), Н.Шингарев-3 (Матак); 1999-2001 елларда туганнар арасында 32 кг үлчәү авырлыгында: А.Акимов-1, П.Мосейкин -2 (Матак); 36 кг: Н.Чекмарев -1 (Матак), И.Дунаев -2 (Шланга), А.Селянов-3 (Зур Аксу); 40кг: Л.Петров-1 (Чабаксар), Никита Сергеев-2 (Яңа Элмәле), Ф.Нуртдинов-3 (Шланга); 1997-98 елларда туганнар арасында 55 кг үлчәү авырлыгында: П.Ермолаев-1 (Матак), А.Казаков-2 (Матак), Д.Сөләйманов-3 (Кече Чынлы); 60 кг: В.Ефрейторов-1 (Матак), У.Ачилов-2 (Мәскәү), Д.Гаврилов-3 (Матак), 65 кг: А.Шингарев-1(Матак),В.Танлэ-2 (Чабаксар), И.Ибраһимов-3 (Мәскәү); 65 кг.нан югары үлчәү авырлыгында: И.Алимов-1 (Кече Чынлы), А.Нескмн-2 (Матак),Р.Яковлев-3 (Чабаксар); 1996 һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында 60 кг үлчәү авырлыгында: Ю.Мугли-1 (Городище), К.Иванов-2, Д.Баринов-3 (Чабаксар); 65 кг: Ю.Воробьев-1 (Матак), И.Талаев-2 (Чабаксар), К.Мурадзора-3 (Мәскәү); 70 кг: А.Хәернасов-1 (Кече Чынлы), Д.Мөхәммәтҗанов-2 (Шланга), С.Кудрявцев-3 (Матак) урыннарга лаек булдылар.

Призлы урыннар яулаучы командалар һәм спортчылар Дипломнар, кубок һәм һәр спортчы бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш