Җәй матур, әмма эссе...
Элек, безнең балачак елларында, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява иде кебек. Ә менә соңгы елларда исә табигать әллә нишләп көйсезләнә, яңгырлар сирәк, көттереп кенә ява башлады, халык кояшның артык нык "яндыруыннан" җәфа чигә.
Инде чамадан тыш эсселеккә күнегеп тә киләбез шикелле. Шулай да өлкәннәр, авыру кешеләр бу чорда нык бирешәләр. Бу уңайдан аномаль эсселек чорында ни эшләргә кирәклеге турында сорап без табиб-терапевт Илгизәр Хөснетдиновка мө-рәҗәгать иттек һәм ул түбәндәге киңәшләрен тәкъдим итте.
-Иң беренче чиратта, көндезләрен тәрәзәләрне кояш нурлары үтеп кермәслек итеп томаларга кирәк. Бу тәрәзәләр кояшка карап торган вакытта аеруча отышлы. Аннан соң төнлә бераз җиләсрәк һәм һавасы да саф була, шуңа да тәрәзәләрне һәм форточкалары төнге якка ачып калдырырга тырышыгыз. Әгәр сезнең өегездә кондиционер урнаштырыл-ган икән, тәрәзәләрне киресенчә ачмаска киңәш итәр идем. Артык эссе көннәрдә бүлмәгә вентилятор кабызып кую да комачауламас. Мондый көннәрдә сыеклыкны күбрәк кулланырга тырышыгыз. Төнлә йоклау өчен иң һавалырак һәм салкынчарак булган бүлмәне сайларга тырышыгыз. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыгудан тыелып торсагыз әйбәтрәк булачак. Эссе көннәрдә машинада аеруча һава аз була, шуңа да балаларны үзләрен генә транспортта утыртып калдырмагыз. Һава җитмәүдән һәм артык эсселектән баланың хәле начараеп китәргә мөмкин. Кояш астында йөргәндә тәннең артык кызып китүеннән сакланырга, күпләп сыеклык эчәргә кирәк. Эсселеккә бүтән чыдар әмәлегез калмаса, салкынча душ керегә тырышыгыз. Шулай ук, салкын суга манчылган юеш чүпрәк белән тәнне сөртү дә беркүпме дәрәҗәдә ярдәм итәчәк. Кояшка чыгар алдыннан киң кырлы эшләпә, кояштан саклагыч күзлек, җиңелчә кием кию дә комачауламас.
Бу чорда ялгызы яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булыгыз. Аларның хәлләрен ешрак кереп белешергә тырышыгыз.
Әгәр кояш астында булып кергәннән соң үзегездә баш әйләнү, хәлсезлек, мускулларда авыртулы спазмалар кебек билгеләр сизәсез икән, тиз арада күләгәле, салкынчарак урынга күчәргә һәм тән температурагызны үлчәп карарга тырышыгыз. Әгәр хәлегез әйбәтләнми икән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, якыннарыгызга карата да игътибарлырак булыгыз. Алда санап үтелгән билгеләрнең аларда да кабатлануын сизәсез икән, ярдәм итәргә, кирәк булган очракта табибларга мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз.
Табиблар килеп җиткәнче зыян күрүчене салкынча урынга урнаштырырга һәм горизонталь хәлгә китерергә кирәк. Аны чишендерегез һәм тәненә, муенына, култык асларына салкын компресс куегыз, бүлмәгә саф һава керүен тәэмин итегез, тән температурасын үлчәгез. Зарар күрүчегә парацетамол яисә аспирин дарулары бирергә ярамавын һич исегездән чыгармагыз.
Эссе көннәрдә үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә аеруча игътибарлырак булырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев