Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә спорт мәйданчыклары төзелә

Шуны искәртеп үтик, быел "Бердәм Россия" фиркасы авыл җирлекләрендә спортны үстерүгә кагылышлы өр- яңа проектларны гамәлгә ашыра башлады.

Аның кысаларында спорт мәйданчыклары төзү, спорт залларын ремонтлау һәм аларны тиешле яңа жиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Хәзерге вакытта районда тугыз миллион чамасы сумны тәшкил иткән җиде спорт мәйданчыгын төзү эшләре бара. Аларның бишесе район үзәгендә булса, калган икесе Алешкин- Саплык һәм Кече Чынлы авылларында файдалануга тапшырылачак. Районның спорт җитәкчеләре әйтүенә караганда, аларны ачу тантанасы 9 августта, физкультурачылар көнендә булыр дип көтелә. Шуны да әйтим, районда спорт белән шөгыльләнүче яшьләребез бик күп. Футбол, хоккей буенча республика күләмендә танылган спортчыларыбыз да бар. Шуңа күрә әлеге спорт мәйданчыкларының ачылуын бөтен яшьләребез дә көтеп ала. Моннан 5- 6 ел элек кенә "Чүпрәле районында бассейн була" дигәнгә берәү дә ышанмаган иде. Хәзер анда көн саен йөзләгән кеше сәламәтлеген ныгыта, тренежер залларында шөгыльләнә. Шуны да искәртик, төрле чыганакларга караганда, россиялеләрнең 14 проценты гына даими спорт белән шөгыльләнә икән. Ә менә Германиядә ул сан 40 процентны тәшкил итә. Яшьләребезне спортка тарту аеруча мөһим. Спортны үстерми торып, булачак солдатларны хәрби хезмәткә әзерләү мөмкин дә түгел. Әлеге проектның төп максаты да райондашларыбыз арасында сәламәт яшәүне үстерүгә юнәлдерелгән. Спортчыларның әйтүенчә, хәзерге кайбер яшьләрнең ялкаулыгы спорт белән шөгыльләнү теләгеннән өстенрәк. Андыйлар мәктәптән кайткач компьютер артына утыруны кулайрак күрәләр. Спорт белән дус булган, актив тормыш белән яшәгән баланың кирәкмәгән нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Аның дуслары күбәя, төрле ярышларда катнашып урыннар яулау яңа җиңүләргә рухландыра. Рәсемдә: район үзәгенең "Дачный" ягында төзелеп килүче спорт мәйданчыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт мәйданчыклары