Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә иң көчле шахматчылар ачыкланды

Районда спорт елы дәвам итә.

Аның кысаларында спорт төрләре буенча район федерациясе җитәкчеләре оештырган ярышлар даими үткәрелеп тора.
Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы урта мәктәбендә үткәрелгән турнирга районның 30- га якын иң оста спортчылары килгән иде. Шахмат федерациясе җитәкчесе Илмас Шиһабетдинов, яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов аларны ярыш шартлары белән таныштырдылар һәм районда шахмат спортын үстерүдә активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Көн буена сузылган киеренке ярышлардан соң районның иң көчле гроссмейстрлары билгеле булды. Барлык уеннардан соң мәгариф бүлеге хезмәткәре Илдар Яфизов беренче урынны яулады, район үзәк хастаханәсе табибы Андрей Иванов- икенче һәм Зур чынлы урта мәктәбе укытучысы Фаил Фәтхуллов өченче булды. Кызлар арасында Казандагы югары уку йортларының берсендә укучы беренче курс студенткасы Гүзәлия Юсуповага тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы урта мәктәбе укучысы Айгөл Шәрипова белән Шланга урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Розалия Якупова бүлеште. Призлы урыннар яулаган барлык шахматчыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе укучысы Айгөл Нәсыйбуллина- иң яшь һәм Түбән Чәке авылыннан 75 яшьлек Леонид Албутов иң шахматчы буларак та призлар белән бүләкләнделәр. Турнирны оештыручылар мадти ярдәм күрсәткәне өчен крестьян- фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуровка ихлас рәхмәт әйттеләр.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7297-v-droghghanom-prochel-chempionat-po-chahmatam.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат турниры