Чүпрәледә футболчылар Марат Сәлаховны искә алды
Һәр елны, традиция буларак, бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район үзәгендә Марат Сәлахов истәлегенә футбол буенча турнир үткәрелә.
Быел да әлеге уеннарда алты команда катнашты.
Уеннарны ачу тантанасына Марат Сәлаховның ике кызы чакырылган иде. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов арабыздан фаҗигале төстә вакытсыз китеп барган Маратның тормыш юлы һәм район спортын үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Әлбәттә, ул чактагы спортчылар Маратны яхшы хәтерли, әмма еллар узган саен буыннар да алмаша, өлкәннәр урынына яшерәкләр килә. Илгиз Хафизов аның белән бер команда да уйнап футбол, хоккей ярышларында җиңүләр яулаган, район данын республика күләменә күтәргән спортчы. Дусты турында ул бары тик яхшы хәтирәләрне генә барлый. "Яхшы спортчыдан тыш, ул бик якты күңелле кеше дә иде, язмыштан узмыш юк диләр бит, урыны оҗмахта булсын",- ди ул. Әтиләре истәлегенә дип Айрат Фиркатович кызларга бүләк тапшырды. Турнир нәтиҗәләренә килгәндә, былтыр кубок иясе булган Иске Чүпрәле командасы быел да беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Уби авыл җирлеге белән Шланга урта мәктәбе футболчылары бүлеште. Җиңүче командаларга район башлыгы Дипломнары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Иске Чүпрәле авылыннан Ринат Сәлахов (Маратның бертуган энекәше), Шлангадан- Ленар Мостафин һәм Уби авыл җирлеге командасыннан Николай Долгов турнирның иң яхшы уенчылары дип билгеләнделәр.Аларга спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов истәлек сувенирлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев