Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле техникумы волейболчылары - беренче

Үткән бәйрәм көннәрендә район волейболчылары "Татарстан- Яңа гасыр" дип аталган республика иҗтимагый хәрәкәте канаты астында һәм Рифкать Исхаковны искә алу уңаеннан турнир үткәрде.

Кышны озату һәм Май чабу бәйрәмнәре көннәрендә мондый ярышлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Спортчылар да аны көтеп алалар, турнирга бик җентекләп әзерлек күрәләр. Шуңа күрә, уеннар да киеренке уза. Быел анда оешма һәм предприятиеләрдән, авыл җирлекләреннән һәм мәктәпләрдән барлыгы 12 команда килгән иде. Туринирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм волейбол федерациясе филиалы җитәкчесе- "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы директоры Фәрит Мөдәрисов катнашты. "Рифкать Хөснуллович үзенең бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган иде. Шул ук вакытта спортны да бик яратты, ул уйнаган елларда районның волейбол командасы республика ярышларында даими катнашып килде,"- ди Айрат Фиркатович. Ул көнне командалар ике төркемгә бүленеп (уеннар балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе залларында оештырылды) беренче урын өчен көрәште. Иртәнге сәгать унда башланган уеннар киче алтыга кадәр дәвам итте. Барлык очрашу нәтиҗәләреннән соң тармаклы технологияләр техникумы командасы беренче урынны яулады. Икече һәм өченче урыннарны Иске Чокалы авыл җирлеге һәм район хакимияте командалары бүлеште. Җиңүчеләргә район башлыгы Александр Шадриковның Мактау грамоталары һәм волейбол буенча федерациянең призлары тапшырылды. -Ярышларның төп максаты җиңү генә түгел бит, иң мөһиме райондашларыбыз сәламәт яшәсен, күңел күтәренкелеге шартларында бәйрәм итсен,- ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол техникум