Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле район башлыгы Кубогы Кайбычка китте

Үткән якшәмбе көнне район үзәгендәге боз стадионы чын мәгънәсендә зур спорт бәйрәмен хәтерләтте. Район башлыгы кубогына һәм Илдар Хәлиуллов истәлегенә үтә торган бу турнир спорт сөючеләр арасында аерым популярлык яулаган.

Быелгы традицион ярышларда катнашу өчен алты җыелма команда теләк белдергән. Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле районыннан ике команда кубок өчен бозга чыктылар. Уеннарны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов спортчыларны тәбрикләп, Илдар Хәлиулловны бергәләп искә алу өчен турнирда катнашучы спортчыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды. "Район спортын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес иде ул Илдар Хәлиуллов. Чүпрәле районы җыелма командасы капитаны буларак күп ярышларда катнашты, өч мәртәбә авыл районнары арасында республика чемпионы булды. Яшьләрне спортка тартуда зур эшчәнлек алып барды",- ди Айрат Фиркатович. Уеннарга килгәндә, әлеге турнирның былтыргы чемпионы Кайбыч районы хоккейчылары быел да бик матур хоккей күрсәттеләр һәм барлык көндәшләрен отып кубокны янә үзләре белән алып киттеләр. Икенче урынны апаслылар яулады. Өченче урын өчен бозга Кама Тамагы белән Тәтеш командалары чыкты. Көндәшләре капкасына алты алка ташлап Кама ярыннан килгән спортчылар лаеклы өченче призларны алдылар. Тәтеш хоккейчылары каршы як капкага нибары бер алка белән генә җавап кайтара алдылар. Ни кызганыч, бу турнирда боз хуҗаларына фортуна елмаймады. Район башлыгы Александр Шадриков җиңү яулаган уенчыларны тәбрикләп бүләкләр тапшырды һәм тиздән шушы ук боз мәйданында үтәчәк Фәнис Загреев турнирына чакырды. Уеннарга баш судья Илдус Мөшәрәпов хөкемдарлык итте. Рәсемдә: район башлыгы Александр Шадриков күчмә кубокны Кайбыч командасы капитанына тапшырды.

Күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/8320-v-droghghanom-prochel-tyrnir-po-hokkeyu-na-kybok-prizi-glavi-rayona.html адресы буенча кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей