Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Ярышлар тәмам, җиңүчеләр билгеле

Район оешмалары һәм учреждениеләре арасында оештырылган волейбол ярышлары тәмамланды.

Быел ул авыл спартакиадасы кысаларында үтте. Алдан расланган положение нигезендә командалар җирәбә буенча ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Әйләнеш системасы буенча һәр команда бер- берсе белән очрашты.Әйтергә кирәк, узган елларга караганда үзәк хастаханә һәм полиция командаларында зур алга китеш сизелде. Киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча беренче төркемнән ярымфиналга муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче төркемнән 90 номерлы һөнәри училище һәм гадәттән тыш хәлләр службасы командалары чыкты. Финал уеннарыннан соң район Советы һәм башкарма комитеты командасы - беренче, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе- икенче һәм гадәттән тыш хәлләр службасы командасы өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт