"Татарстан чаңгы юлы-2012"
12 февраль көнне район Сабан туй мәйданында "Татарстан чаңгы юлы-2012" дип аталган ярышлар үткәрелә.
Анда В.С.Алиулловны искә алу уңаеннан традицион призлар да каралган. -Ярышларда катнашу өчен 18 яшькә кадәрге һәм 19-35, 36-45, 46- 55, 56 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге чаңгычыларны стартка чакырабыз. Ярышларга 10.00 сәгатьтә старт биреләчәк,- ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет җитәкчесе Фәрит Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев