Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Марат Сәлахов кубогына

Футбол буенча әлеге турнир ел саен Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрелә. Шушы уңайдан районның Сабан туе мәйданындагы футбол кырында алты команда шактый ук дәрәҗәле кубок өчен көч сынашты.

-Турнирның популярлаша баруы күз алдында, анда катнашу өчен теләк белдерүче командалар саны арта бара. Димәк, район футболын, хокеен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән һәм республика күләмендә танылып өлгергән Маратның якты истәлеген күңелләрегездә саклыйсыз, аның исеме белән бәйле турнирда бик теләп катнашуыгыз да шуны раслый. Рәхмәт барыгызга да. Һәр командага уңышлар һәм җиңүләр телим,- диде турнирны ачып район башлыгы Тимур Нагуманов. Аннан соң ул Марат Сәлаховның гаиләсенә истәлек бүләге тапшырды.

Уеннарны ачу тантанасына Маратның сыйныфташы, хәзерге вакытта Норлат районында прокурор булып эшләүче Әнис Вәлиуллов та кайткан иде. -Район спортчылары Маратны яхшы хәтерлиләр, бүгенге турнирда да аның белән бергәләп күнегүләргә йөргән, район данын яклап ярышларда катнашкан футболчылар бар. Бу матур традиция киләчәктә дә дәвам итсен иде, ул моңа чыннан да бик лаек,-ди Әнис Җәмилович.

Ярышларга килгәндә, һәр уен киеренке үтте. Алты команда ике төркемгә бүленеп уйнады. Турнирның үткән елгы чемпионы, Яңа Задур авылыннан чыккан, хәзерге вакытта Ульяновск шәһәрендә яшәүче Насыйровлар командасы быел да кубокны үзендә калдыру максаты белән кайткан. Беренче әйләнештә барлык көндәшләрен дә отып, уенның финал өлешенә Задур һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы командалары чыкты. Төп һәм өстәмә вакытта да җиңүче билгеләнмәде. Монда һәр ике команда капкачыларының бик оста уйнауларын да әйтергә кирәктер. Ниһаять, пенальти билгеләнгәч кенә турнирның быелгы хуҗасы ачыкланды. Шулай итеп, Задур командасы икенче ел рәттән-беренче, Чуваш Чүпрәлесе-икенче һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән "Бирючи" командасы футболчылары өченче урынны яуладылар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм спорт комитетының дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт