Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Көрәшчеләр келәм тота

Октябрь урталарында көрәшчеләребез авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, милли татар көрәше буенча бил алышу өчен район үзәгенә җыелалар.

Безнең халык элек-электән көрәш яраткан. Елга бер мәртәбә үткәрелгән сабан туйның да бизәге булып көрәш саналган. Соңгы елларда спортның бу төрен бәйрәмнәргә кушып үткәрү аның популярлыгын, халыкчанлыгын һәм милли дәрәҗәсен тагын да арттыра. Район спортчылары башлыгы Фәрит Ахметовның әйтүенә караганда, келәмгә чыгучы көрәшчеләрнең исемлеге елдан-ел тулылана бара. Ә менә авыл хезмәтчәннәре бәйрәме уңаеннан мондый турнир оештыру икеләтә отышлы. Чөнки әлеге ярыш нәтиҗәләреннән чыгып, көрәшчеләребезнең җыелма командасы туплана. Алар октябрь ахырларында Казан шәһәренең "Баскет-холл" спорт сараенда үтәчәк турнирда республика батырлары белән бил алышачак. Ярышларны ачу вакытында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Исламетдин Низамов районыбыз данын яклап көрәшүче спортчы егетләребезнең республика келәмендә дә сынатмауларын теләделәр. Сер түгел, талантлы көрәшчеләребез бар безнең. Аларга чын батыр дәрәҗәсенә ирешү өчен күнекмә биреп үстерергә генә кирәк.

-Хәзер көрәш белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Менә дигән спорт заллары, келәмнәр... Иң мөһиме, аларны малай чактан ук күреп алырга һәм дөрес юнәлеш биреп үстерергә, өйрәтергә кирәк,- ди үзе дә зур келәмнәрдә бил алышкан, 1979 елда район сабан туенда абсолют батыр булып калган Рифкать Җамалетдинов.

Быелгы турнирга җиде команда килгән иде. Алар- Кече Чынлы, Иске Кәкерле, Каракитә, Шланга, Саплык, 90 номерлы һөнәри училище һәм Татар Бизнәсе командалары. Кече Чынлыны көрәшчеләр авылы дип тә йөртәләр. Андагы спорт түгәрәгенең нәтиҗәле эшләве бәрабәренә әлеге команда көрәшчеләре районда гына түгел, күрше Чувашия Республикасында да, Ульяновск өлкәсендә дә танылырга өлгерделәр. Чөнки алар читтә үткәрелә торган бөтен ярышларда да диярлек катнашалар. Үткән ел Кече Чынлы авылы спортчылары Яңа Чебоксар шәһәрендә дә көрәшеп призлар алып кайтканнар иде. Соңгы елларда Каракитә, Иске Кәкерле, Шланга һәм Татар Бизнәсе авылы егетләре келәмдә матур көрәш алымнары күрсәтеп тамашачыларның игътибарын яулыйлар.

Бу көнне үз үлчәү авырлыкларында призлы урыннар яулаучылар:

40 килограммга кадәр: Рамил Камалов, Зөлфәт Хәйбуллов (Татар Бизнәсе), Румил Мостафин (Шланга).

50 килограммга кадәр: Данир Мөдәрисов, Раил Камалов (Татар Бизнәсе), Илнар Шареев (Шланга).

60 килограммга кадәр:

Раил Айнуллов, (Кече Чынлы), Раил Солтанов, Рашат Низамов (Шланга).

70 килограммга кадәр:

Салават Мифтахов (Каракитә), Илнар Рәкыйпов (Иске Кәкерле), Динар Мөхәммәҗанов (Шланга).

80 килограммга кадәр: Илһам Айнуллин (Иске Кәкерле), Илнар Җәмдиханов (Кече Чынлы) Данис Ахметов (90 номерлы училище).

90 килограммга кадәр: Альберт Мөшәрәпов (Кече Чынлы), Илмас Камкаев (Иске Кәкерле), Илмир Сафиуллов (Кече Чынлы).

100 килограммга кадәр: Рамил Айзәтуллов, Фаил Сәгъдиев (Кече Чынлы), Рафикъ Җамалетдинов (Каракитә).

Гомуми командалар буенча Кече Чынлы авылы көрәшчеләре беренче урынны яулады, Иске Кәкерле һәм Каракитә авыллары спортчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев