Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кубок безнең командада

8-11 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә республика хәрби-спорт уеннары булып үтте.

Анда кадет, гомуми белем һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге мәктәпләрдән (1995-1996 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр) 21 команда катнашты. Безнең район данын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы яклады (җитәкчесе-Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Юрий Фәизов). Анда командалар җиде номинация буенча үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең спортчыларыбыз 12 нче урынны яуласа да, "Геройларга тигезләнегез!" номинациясендә тәтешлеләрдән азга гына калышып икенче урынга лаек булдылар һәм кубок, Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев