Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кубок Аксуда калды

Быел Зур Аксу урта мәктәбе оешуга 125 ел тулды. Шушы уңайдан әлеге авыл җирлеге башлыгы призына ирекле көрәш буенча регионара турнир үткәрелде.

Соңгы елларда районда спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Әле күптән түгел генә Яңа Элмәле авылында Александр Шуркин истәлегенә шундый регионара ХII турнир үткәрелгән иде. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Матак авылында да шундый ук ярышлар оештыру матур гадәткә керде. Шунысы куанычлы, һәр турнирда да йөздән артык спортчы келәмгә чыга. Ул көнне Зур Аксу урта мәктәбенең спорт залы да көрәшчеләр, җанатарлар белән шыгрым тулы иде.

-Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан, Татарстанның Тәтеш районыннан һәм үзебезнең төбәктән-барлыгы 150гә якын спортчы килде. Алар арасында зур келәмнәрдә чыныгу алган көрәшчеләр дә бар. Быел әлеге ярышлар дүртенче мәртәбә уза. Хәзер спортчылар үзләре дә әлеге турнирны түземсезлек белән көтеп алалар. Димәк, балалар һәм яшүсмерләр арасында әлеге ярышлар яклау таба. -Хәзер көрәшкә өйрәнү секциясенә йөрүче балалар да арта бара,- ди яшьләрне көрәш алымнарына өйрәтүче тренер П.Рафиков. Сүз уңаенда әлеге остаз турында аерым тукталасым килә. Петр Иванович үзе дә бик оста көрәшче, яшь вакытларында зур келәмнәр тоткан. Соңгы дистә елдан артык инде үз тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтә. Хәзер аның шәкертләре арасыннан теләсә нинди келәмнәрдә сыналырлык спортчылар үсеп чыккан, алар арасында хәтта ирекле көрәш буенча Россиянең спорт мастеры нормасын үтәүчеләр дә бар. Андрей Лепешкин, мәсәлән, хәзер Ульяновск шәһәрендәге уку йортларының берсендә белем ала. Анда да спорт белән шөгыльләнә, үзенең тренеры бар, зур турнирларда катнашып, призлы урыннар яулый. Кем белә, бәлки киләчәктә андый егетләрнең исемнәрен ил күләмендә дә ишетергә насыйп булыр. Петр Иванович Яңа Элмәле авылы яшьләрен өйрәтү белән берлектә, Зур Аксуга да килеп секцияләр оештыра. Бүген аның илледән артык шәкерте бар.

Турнир тантаналы төстә спортчылар парады белән башланып китте. Залда Россия һәм Татарстан Гимнары яңгырады.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов үзенең чыгышында яшьләрнең спортка тартылуларын ихлас күңелдән хуплап, алдагы тормышларында да сәламәт яшәүләрен теләде. Ярышларны оештыручыларга һәм иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Балалар һәм яшүсмерләр арасында тренерлык эшен нәтиҗәле алып барганы өчен Петр Рафиковка башкарма комитетның Рәхмәт Хатын тапшырды. Районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе Фәрит Ахметов, 90 номерлы һөнәри училище директоры Рамил Ахметов, төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыклары бүлеге начальнигы Юрий Шуркин һәм Зур Аксу җирле үзидарәсе башлыгы Алексей Храмов көрәшчеләргә матур алымнар күрсәтеп, җиңү яулауларын теләделәр. Ә җиңүне чыннан да көчлеләр һәм җитезләр яулады. Күчмә кубок дүртенче ел инде келәм хуҗаларында калды.

Үз үлчәү авырлыкларында Снежанна Исаева (Зур Аксу), Олеся Матвеева (Тәтеш), Мария Чемукова (Алгаш, Ульяновск өлкәсе), Владислав Лепешкин (Зур Аксу), Александр Лахмистров (Зур Аксу), Эдуард Адюков (Яльчик), Николай Емельянов (Тәтеш), Петр Леонтьев (Тәтеш), Василий Горохин (Нагаткино, Ульяновск өлкәсе), Алексей Смирнов (Батыр районы, Чувашия), Кирилл Ржата (Тимерчән, Ульяновск өлкәсе), Анна Краснова (Нагаткино), Николай Базарнов (Тимерчән, Ульяновск өлкәсе), Рәшит Сыраев (Тәтеш), Илнар Бикмуллин (Тәтеш) һәм Сергей Чемуков (Алгаш, Ульяновск өлкәсе) иң көчле көрәшчеләр булып танылдылар. Призлы урыннар яулаган барлык спортчыларга медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

-Ел саен турнирны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен Яр Чаллы шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән "Кама" җәмгыяте директоры Марат Фәсхетдиновка, районның "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы һәм торак-коммуналь челтәре җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен ишеттерәсем килә,- ди җирле үзидарә башлыгы Алексей Храмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт