Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кышка ияреп грипп та килә

Республикада, шул исәптән, безнең районда да гриппка каршы вакцинацияләү башланган иде. ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсе мәгълүматлары нигезендә, мондый прививкалар һәр ел саен республикада халыкның 20-25 процентына ясала. Хәзер гриппка каршы прививка прививкаларның бердәм календарена кертелгән. Район күләмендә бу эшнең барышы эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында анализланды.

Агымдагы елның 9 аенда районда көчле респиратор-вируслы инфекциянең 385 очрагы теркәлгән. Шул исәптән, 84 очрагында 14 яшькә кадәрге мәктәп балалары, 154 очрагында өлкәннәр авыраган. Октябрь аенда район буенча ОРВИ һәм грипп белән авыруның-46: 7 яшькә кадәрге балалар арасында-16, 7-14 яшьлекләр арасында -17, олылар арасында 13 очрагы теркәлгән.

Гриппка каршы прививкалар планы нигезендә район буенча 6600 кеше гриппка каршы иммунизацияләнергә тиеш. Алар арасында 400е-мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенә йөрүче балалар, 3000е-1-11 сыйныф укучылары, 200е-медицина, 700е- белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 1700е-60 яшьтән өлкәнрәкләр, 100е-район үзәгендәге техникум студентлары һәм 500е-хезмәт күрсәтү сферасы хезмәткәрләре.

Белгечләр раславынча, грипп авыруы үзеннән соң калучы өзлегүләре белән куркыныч. Аннан соң аның елдан-ел үзгәреп, катлаулануын да онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, һәр кеше дә моны аңлап җиткерми. Шуңа да вакцинациядән баш тарта. Ә вакцинация бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы. Белгечләр белдерүенчә вакцинация ясалган һәм ясалмаганнар арасында тикшерүләр үткәрү иммунизация үткәннәр арасында грипп белән авыраучанлыкның 10 тапкырга түбән булуын күрсәткән. Һәм биредә гриппка каршы вакцинацияләү түләүсез нигездә башкарылуын да ассызыклыйк. Гриппка каршы вакцинаны район үзәк хастаханәсенә килеп ясатып була. Ә мәктәп укучыларына исә шәфкать туташлары мәктәпләрдә ясаячак. Һәм әле вакцина ясатырга соң түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп