Илдус Хәйбуллов призына
25 февраль көнне район үзәгендә алкалы хоккей буенча И. Хәйбуллов призына ачык турнир үтте.
Уеннарның финал өлешенә Городище һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе хоккейчылары чыкты.
Шулай итеп, составында Радик Әхмәтов, Илфат Алиуллов, Марсель Субаев, Илсур Хәнҗәров, Илнур Мөхәррәмов, Айнур Мөшәрәпов, Дамир Камалов, Владик Марков, Булат Гафуров, Эмиль Җәлалов, Илнур Азизов, Айназ Җәлалов, Илнур Мөшәрәпов, һәм Айнур Нуртдинов уйнаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Городище һәм Кече Чынлы хоккейчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Призлы урыннар яулаган команда уенчылары истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр, ә командаларга Дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев