Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Хастаханәдә бушлай медицина тикшерүе узарга мөмкин

Район үзәк хастаханәсендә түләүсез медицина тикшерүе узарга мөмкин. Агымдагы елда әлеге түләүсез медицина тикшерүенә 1992 елгылардан алып һәм өч ел чигерелә барып, (1989, 1986, 1983, 1980, 1977,..) 1914 елга кадәр туучылар үтәчәк.

Район халкын медицина тикшерүе, яки диспансерлаштыру дип әйтәбез, 2013 елның май аенда ук башланды. План буенча, агымдагы елда район үзәк хастаханәсе районда яшәүче 4000нән артык кешегә сәламәтлек паспорты тапшырачак.

-Кызганыч, авыл кешесе сәламәтлегенең кыйммәтен аңлап бетерми. Табибларга ул теге яки бу җире тулысынча тушалгач, инде түзәрлеге калмагач кына килә. Бу тикшерү исә, менә дигән мөмкинлек, түләүсез дә. Бүгенге көндә әлеге тикшерүләрне 3000гә якын кеше үтте. Хастаханәгә килгәндә анализлар тапшыру өчен ашамыйча килү сорала. Шәфкать туташлары тикшерү узарга тиешле кешеләрне 21 кабинетта көтә,-ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Иосиф Кукушкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина тикшерүе