Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районда волейбол ярышлары үтте

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында традицион волейбол ярышлары үтте.

Аны гадәттәгечә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе оештырды. Быелгы ярышларда алты команда призлар өчен көч сынашты. Спортчыларны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, аның урынбасары Алексей Сарафанов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов килгән иде. Александр Валерьевич бәйрәм уңаеннан барлык командаларны һәм җанатарларны ихлас котлады, волейболчыларга матур уен теләде. Ике төркемгә бүленгән командалар ярышының финал өлеше аеруча киеренке булды. Район үзәгенең ике командасы I һәм II урыннарны бүлештеләр. Иске Чокалы авылы спортчылары өченче урынга чыкты. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, Чуваш Чүпрәлесе һәм Борындык элеваторы командаларының да матур уеннары игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол