Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Ф.Загреев истәлегенә хоккей турниры

Районда Фәнис Загреевны яхшы белә идек. Республиканың авыл районнары арасында алкалы хоккей һәм футбол буенча берничә мәртәбә Татарстан чемпионы булган, райондагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә нигез салган Фәнис күпләрнең күңелендә саклана.

Боз мәйданчыгы янында ук Фәниснең зур иттереп эшләнгән портреты да бар. Өстендә спорт киеме, кулларында кәшәкә. Әйтерсең бозга сикереп чыга да, үзенә генә хас үҗәтлек белән команданы һөҗүмгә өнди. Юк шул, рәхимсез язмыш аның белән бергә тагын бер оста спортчыбыз Марат Сәлаховны бик вакытсыз арабыздан алып китте. Хәзер аларның якты истәлегенә багышлап ел саен традицион хоккей һәм футбол турнирлары үткәрелә.

-Быел әлеге турнирны өченче мәртәбә уздырабыз, ел саен анда Фәнисне яхшы белгән спортчылар килә, уеннар башланганчы аны бер минут тынлык белән искә алабыз. Хәзер әтисе урынына лаеклы улы Алмаз үсә. Бүген ул район җыелма командасының да иң оста һөҗүмчеләреннән берсе,-ди Айрат Фиркатович.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков Фәнис Загреевны хөрмәт итеп, турнирда катнашырга теләк белдергән спортчыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтте. Фәниснең тормыш иптәше Эльвирага истәлек бүләге тапшырды. Тамашачылар һәм хоккейны яратучылар арасында: "Нигә Фәнис Загреевның исемен мәңгеләштерү максатыннан, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә аның исемен бирмәскә?",-дигән фикерләр дә ишетергә туры килде. Бәлки, чыннан да бу хакта уйлашып карау кирәктер? Кыска гына гомер яшәп тә, үзләреннән соң яхшы хатирәләр калдырган егетләрне район онытырга тиеш түгелдер, минемчә. Уеннарга килгәндә, бозга беренчеләрдән булып мәйдан хуҗалары белән Кама Тамагы хоккейчылары чыкты. Уен ике якның да кискен һөҗүмнәре белән башланып китте. Беренче период уртасында Чүпрәле командасы исәпне ачуга иреште. Икенче периодның сигезенче минутына кадәр барган өстенлекне, ниһаять, Камадан килгән кунаклар тигезли алдылар. Әмма күчмә кубокның былтыргы хуҗалары тизлекне арттыра төшеп, күбрәк һөҗүм ясадылар, теләсә нинди ераклыктан алканы сугып, капкага куркыныч тудырдылар. Нәтиҗә озак көттермәде, биш минут эчендә ике алка кертеп, исәпне 3:1гә җиткерделәр. Уен ахырына якынлашканда камалылар составындагы төп уенчылар бозга ешрак чыга башлады. Бу аңлашыла да, кунаклар ничек булса да уенны саклап калырга тырышты. Тагын бер алка керткәч, исәпне тигезләү өчен һөҗүм башланды. Әмма Чүпрәле командасы уенны дөрес оештырып, беренче җиңүгә иреште. Буа һәм Апас командалары арасында да киеренке уен булды. Буалылар 6:5 исәбе белән өстен чыкты. Финалда безнең хоккейчылар Буа спортчылары белән уйнады. Әйтергә кирәк, һәр периодта да диярлек өстенлек безнекеләр ягында булды. Кубок янә Чүпрәле командасында калды, Буа-икенче, ә Кама Тамагы хоккейчылары апаслыларны 8:6 исәбенә отып, өченче баскычка күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей