Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә полковник Валерий Колпаков призларына чаңгы турниры узды

Аның исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгычылар ярышы 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Шунысы куанычлы, хәзер аңа чит өлкә спортчылары да тартыла башлады. Димәк, киләчәктә әлеге турнирның региональ дәрәҗәдә үткәрелүе дә мөмкин.

Быел да узышлар узасы урман алачыгына 200 дән артык чаңгычы килгән иде. Старт парадында спортчыларны район башлыгы Александр Шадриков һәм Әфган, Төньяк Кавказ сугышларын үткән полковник Валерий Колпаков тәбрикләде. Валерий Федорович Чуваш Чүпрәлесе авылында туып үскән. Балачак елларыннан ук спорт белән шөгыльләнгән, җиңел атлетика буенча үз мәктәбендә чемпион булган, хәрби училищедагы ярышларда катнашкан, Мәскәүдә- хәрби академиядә укыган вакытларда да алдынгы спорчылардан саналган. Взвод командирыннан полк командиры вазифасына кадәр күтәрелгән. -Без, төрле сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан сугышчан дусларыбызны онытмыйбыз. Тугыз елдан артык дәвам иткән Әфган сугышы тынганга да 25 еллап вакыт узды. Без анда, дөньяның иң көчле иле-- 15 союздаш республика хәрбиләре интернациональ бурычыбызны үтәдек. Сугыш бетте, СССР да тузды. Канкойгыч конфликтлар да ерак томаннар артында калды. Шулай да андагы истәлекләр бүгенгедәй хәтер түрендә саклана. Яу кырыннан кайта алмый калганнарны онытмагыз. Әле дә дөньялар тыныч түгел, чат күршебез Украина җирендәге кан коюлар да тынычланырга урын калдырмый,- диде чәчләренә ак бәс кунган офицер. Ярышларга килгәндә, эстафета узышларында катнашкан сигез команда арасында Ульяновск өлкәсенең Алгаш авылы чаңгычылары беренче урынга лаек булды. Чуваш Чүпрәлесе һәм Уби командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. 12 комплект медальләрнең күпчелеген Чуваш Чүпрәле , хорновар- Шигали, Уби һәм яңа Элмәле чаңгычылары яулады. - Ярышларда катнашырга теләүчеләр күп булды. Игътибар иткәнсездер инде, чаңгы белән шөгыльләнүчеләр старттан ук алга чыкты. Ә менә кайберәүләр дистанцияне үз җайлары белән ашыкмыйча гына үттеләр. Шулай алар трассаны үтә алдылар. Бу бик мөһим. Монда без сәламәт яшәүне беренче планга куябыз. Ике көнгә бер мәртәбә чаңгыда йөрсәк , нинди файда булыр иде,- ди Валерий Федорович. Аннан соң ул ике километрлы дистанциядә үзенең бүген дә спорт белән яшәвен исбатлады. Җиңүче командаларга кубоклар, ә I- III урыннарны яулаган спортчыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Спортчылар һәм аларның тренерлары турнирны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен полковник Валерий Колпаковка һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы Виталий Землемеровка рәхмәт әйттеләр. Кыр кухнясында кайнар чәй, карабодай боткасы һәм коймак белән сыйлаганнары өчен МЧС һәм күп тармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләренә дә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Реклама

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5962-sorevnovanya-po-ligham-v-droghghanom.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаңгы ярышы