Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Безнекеләр Минзәләдә булып кайттылар

12-16 сентябрь көннәрендә Минзәлә шәһәре республикабыз яшьләрен VIII авыл спартакиадасы спорты уеннарына җыйды.

Анда Чүпрәле районы җыелма командасы да катнашты һәм уеннар программасы буенча билгеләнгән 11 төрдә көч сынашты. Милли көрәш төрендә Кече Чынлы авылы егетләре Алмаз Хәернасов, Альберт Мөшәрәпов һәм Радик Низамов уңышлы чыгыш ясадылар. Шашка-шахмат буенча Данир Шәрәфетдинов, Иван Исаев һәм Эмиль Абязов яхшы нәтиҗә күрсәтте. Гер спорты, җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, механизаторлар, сыер савучылар һәм туристик ярышларда да спортчыларыбыз сынатмады. Спорт уеннарында әтиле-уллы Владимир һәм Алексей Солдатовларның, әтиле-кызлы Владимир һәм Юлия Мискиннарның катнашулары да бик куанычлы. Гомуми нәтиҗәләр буенча 43 команда арасында районыбыз спортчыларының беренче унлыкка керүе дә шатландыра,-ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Фәрит Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт