Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Беркемне дә кызганмый

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле кеше беренче тапкыр 1987 елда теркәлгән.

Бүгенге көндә андыйларның саны 13809га җиткән. Аларның 818е республикага инде билгеләнгән ВИЧ диагнозы белән башка регионнардан күченгән. 2637 ВИЧ-инфекцияле авыру вафат булган. ВИЧ-инфекцияле әниләрдән 1437 бала туган. 72 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган. "Бу авыру гади халык арасында да күренә башлады. Җенси юл белән вирус йоктыруның көннән-көн арта баруы аяныч",-ди табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

Әлеге чирне йоктыручыларның күпчелеген 20-29, 30-39 яшьлекләр тәшкил итә. Шул ук вакытта бу авыруны "эләктерүчеләр" өлкән яшьтәгеләр арасында да күренгәли икән. Бүген республикада 40-49 яшьтәге 863 кеше, 50-59 яшьтәге 210 кеше, 60 яшьтән узган 53 кеше әлеге чирне йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Малышева белдерүенчә, республикада хәзерге вакытта 2 меңгә якын кеше дәвалана икән. Шуларның 65е балалар.

Татарстанда һәр атна саен 20-30 кешенең ВИЧ йоктырганлыгы ачыклана. Соңгы ун айда гына да 1058 кешедә ВИЧ вирусы тапканнар.

Саннардан күренгәнчә, әлеге куркыныч һәм үлемгә китерүче авыруны йоктыручылар саны арта гына бара. Ә инде 1980нче еллардан алып бүгенге көнгәчә бөтен дөнья буенча 25 миллионнан артык кешенең әлеге чирдән вафат булуын, 60 миллионнан артык кешенең ВИЧ йоктыруын, 16 миллион баланың ятим калуын исәпкә алсак, күңелне шом били. Ә иң аянычы, әлеге чирне дәвалап булмый, ул бары тик үлем белән генә тәмамлана. Әмма сәламәт тормыш рәвеше алып барган очракта авыруны кисәтеп була. Ә сәламәт тормыш рәвеше исә алкогольле эчемлекләрне һәм наркотикларны кулланмауны, теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә кереп, тотнаксыз тормыш алып бармауны күзаллый. Менә монысы исә иң мөһиме. Бары тик шул очракта гына сез әлеге куркыныч чирдән үзегезне һәм якыннарыгызны саклый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев