Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Бәйрәмдә спорт чаралары

9 майда район Сабан туе мәйданында Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап Марат Сәлахов кубогына футбол буенча традицион ачык турнир үткәрелә.

Анда елдагыча авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. "Җанатарларга һәм турнирда катнашучыларга кайнар чәй һәм кыр кухнясыннан солдат боткасы тәкъдим ителәчәк. Уеннар иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана",- ди районның спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Фәрит Әхмәтов.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Матак урта мәктәбенең спорт залында Советлар Союзы каһарманы С.Н.Уганин истәлегенә билбау көрәше буенча ачык турнир уза. Ярышлар иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана, ачу тантанасы 12.00 сәгатькә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined футбол көрәш