Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Авыл командасы тупланды

Һәр елны февраль аенда, Ватаныбызны саклаучылар көне уңаеннан милли көрәш буенча Кече Чынлы урта мәктәбе беренчелегенә ярышлар үткәрелә.

Шушы ярышлар нәтиҗәсендә һәр үлчәү авырлыгында авылның көрәшчеләр командасы туплана. Монда төрле турнирларда һәм сабан туйларда катнашырга тиешле көрәшчеләрнең тәҗрибәләре һәм мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Быел 35 кг. үлчәү авырлыгында Ранис Сабитов һәм Әлфис Айзәтуллин, 40 кг.да-Наил Низамов, Илназ Гобәйдуллин һәм Рәсим Ибраһимов, 50 кг. да Эмиль Баһаветдинов һәм Илмир Хәлилов, 60 кг.да Раил Айнуллов, Ленар Шәйдуллов һәм Айрат Аббазов, 70 кг. да Айдар Мөхтәров һәм Динар Җәббаров, 70 кг. нан артык үлчәү авырлыгында Илнар Җәмдиханов, Илмир Алимов һәм Илназ Айзәтуллин җиңү яулап, призларга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт