Армспорт буенча ярыш
Бүген район мәдәният йортында армспорт (кул көрәштерү) буенча 1995- 98 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында ярышлар булып үтте.
Ярышта катнашучы яшүсмерләр арасында үлчәү категорияләре: 50;55;60;65;70;80 кг һәм аннан да артык, кызлар арасында- 45;50;55;60;70 кг һәм аннан да артыкны тәшкил итте. Спорт чарасында 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары, Шланга, Кече Чынлы, Уби урта мәктәпләре укучылары активлык күрсәттеләр. Яшүсмерләрнең һәркайсы үз үлчәү авырлыгында көндәшен җиңеп, уңышка иреште һәм Грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев