Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

"Алтын алка" призына

Балаларның кышкы каникул вакытларын файдалы үткәрү максатыннан ел саен январь башларында "Алтын алка" призына 13- 14 яшьлек яшүсмерләр арасында хоккей буенча ярышлар уза.

5 январь көнне "Алтын алка" призына үткәрелгән ярышта командалар әйләнеш системасы буенча көч сынаштылар. Яшьләр эшләре һәм спорт комитеты бүлеге җитәкчесе Фәрит Әхмәтов әлеге турнирда җиңгән команданың республика күләмендә үтәчәк зона ярышларында катнашачагын да әйтте.

-Алкалы хоккей буенча район, республика һәм Россия данын яклаучы спортчылар да нәкъ сезнең кебек үк башлаганнар. Сезгә дә уңышлар телим, спорт белән яшәгез!,- диде турнирны ачып муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Реклама

Җирәбә буенча бозга беренчеләрдән булып Иске Кәкерле һәм Городище спортчылары чыкты. Уен никадәр киеренке булуга да карамастан, беренче һәм икенче периодларда исәп ачылмады. Монда капкачыларның да осталыкларын әйтергә кирәк. Өченче период башланып дүрт минут үтүгә үк Городище командасы исәпне ачуга иреште. Аннан соң да бер-бер артлы ике алка кертеп исәпне 3:0 гә җиткергән городищелылар лаеклы җиңү яулады. Калган уеннарда барлык көндәшләреннән дә өстен чыгып Иске Чүпрәле командасы беренче урынны яулады, ә Городище һәм Иске Кәкерле спортчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Турнир тәмамлангач иң яхшы уенчылар билгеләнде. Иске Чүпрәле командасыннан Айнар Җәлалов- иң яхшы капкачы, Иске Кәкерледән Илшат Хөсәенов-иң яхшы сакчы һәм Городище авылыннан Петр Храмов иң яхшы һөҗүмче булдылар. Аларга "Татарстан Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең райондагы җирле бүлек рәисе Айрат Җәлалов истәлек бүләкләре тапшырды, ә призлы урыннар яулаган команда уенчылары җирле "Алтын алка" клубының бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев