Әдәби сәхифә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шигъри тәлгәшләр
Вахит Ак кар ява Ап-ак карлар,ап-ак карлар, Ява да ява гына. Энҗе бөртекләре булып Сарыла яңагыма. Чәчләремә килеп куна, Керфегемә ябыша; Өзләп оча бер-бересен, Җирдә генә табыша. Кулларыма төшкән ак кар Эри дә юкка чыга, Җирдәгесен җил тарата- Әй ашыга, ашыга. Ак кар белән сафлык ява, Җиhаннарда-ак юрган. Җитәкләшеп парлар...
-
Укуга ихтыяҗ бармы?
Бүген китап, газета укучылар бармы? Ил халкының күпчелек өлешенең телевизор карап, интернетта утырып мәгълүмат алганын исәпләсәк, калын-калын томнар укып, газета битләрен актарып утырырга омтылучылар бар дип әйтүе, чыннан да, кыен.
-
Изге китап
Коръән-ислам динендә китапларның анасы булып санала. Каләм Шәриф (хөрмәтле сүз), Фүркан (аерып бирүче) дип тә атала.
-
Шигърият бәйрәме
Балачак - үзе бер кабатланмас, тылсымлы чор. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тернәкләнә.
-
Китап киштәләрегезгә яңа китап
Күптән түгел коллегабыз, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның тормыш иптәше Айгөлнең әнисе Гөлсинә ханым Галимуллинаның "Ак бураннар аша" исемле яңа китабы дөнья күрде.
-
Хыялым тынгылык бирми
Хөрмәтле редакция!
-
Тоз тәме
Көзге ямьсез көннәр. Ни җирне туңдырып, кары явып кинәндерми, ни җылытып аяк астында каты сукмак салынырдай киптерергә исәбе күренми. Сугыш ачысына көзнең шундый әлҗе-мөлҗе хәләте дә кушылып, җанны бимазалый. Ачлы-туклы яшәп, шешенә дә башлаган адәм баласы яшәргә тырышып тартыша. Шулар арасында көн күрүче Нәгыймәнең үзеннән дә бигрәк сабые өчен йөрәге...
-
Шигъри тәлгәшләр
Казаным Моңлы Казан, дәртле Казан! Яңгырый синдә азан. Синең моңың, нурың белән, Ямьлерәк бүген заман. Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчетләре, Матур-матур һәйкәлләрең, Тарта бит күңелләрне. Театрлар гөрләп яши - Милләтебез бизәге. Талантлы егет-кызларны Дәшә, Яшьләр үзәге. Биек йортлар...шаулый төзелеш, Һәрвакыт шулай булсын, Киләчәкнең нуры булырдай, Шәхесләр туа торсын! Театрга чакыру...
-
Фәрһаткә
Көзнең күзләрендә зур сөенеч, Искитмәле гүзәл манзара. Җамалетдин мулла оныгының, Юбилее икән, лабаса. Авылыбызны икегә бүлеп аккан, Чынлы суы бары тубыктан. Ә юк икән, Фәрһат әллә ничә, Тирән җирләренә юлыккан. Шунда кычкырган ул дусларына, Үсим генә, булам мин моряк! Үсеп җиткәч 70 төрле һөнәр, Үзләштергән, куяр, дип ярап. Бамбук урманнарын...
-
Дини китаплар һәм Коръән
Коръән Аллаһы тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә аша кешеләргә иңдерелгән дүрт изге Китапның соңгысы. Коръән атамасы гарәп телендә "уку", "яттан сөйләү" мәгънәсенә туры килә.
-
Яңа китап
Әмир ага Сабирҗанов Чүпрәле районы халкына басу-кырларны иңләгән агроном-галим, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары булып 30 еллап эшләгән кеше буларак яхшы таныш.
-
Коңгырт күзле бәхет
Гадилә, үзенең соңгы мода белән тегелгән пальтосының өске төймәсен төймәләгәч кенә. ишек төбендә торган зур көзгегә карады - мода журналыннан төшкәнмени! Һәрвакыттагыча, ул бүген дә бик чибәр иде.
-
Электрон китаплар популярлаша
"Шәхеснең уңышы - мәгълүмати белемле булуында". Икенче апрель көнне китапханәчеләр белән үткәрелгән семинарның темасы шундый иде.
-
Шигъри тәлгәшләр
Бәхетем - туган ягымда Әйләнәм дә карыйм узганыма, Шактый гына юллар үтелгән. Бормалылар алар, сикәлтәле, Кайда очкан, кайда сикергән. Очраганда юлның тигезләре, Салмак кына атлап барылган. Ашыгулар минем холкым түгел, Сабырлыкка күңел табынган. Карлы инешенең ярларында Сакланадыр әле эзләрем. Тал-куакта сандугачны тыңлап Үз көем-моңымны эзләдем. Үзәк өзгеч кошлар сайравыннан Бөек...
-
Иң-иңнәре сайланды
15 мартта 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге X фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы үтте.