Сәламәт яшәү рәвеше рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район волейболчылары Рифкать Исхаков исемендәге призларга турнир оештырдылар
Ел саен 8 мартта район волейболчылары Рифкать Исхаковны искә алалар һәм аның исемендәге призларга турнир оештыралар.
-
Иске Кәкерле авылында Радик Алиев истәлегенә көрәш турниры узды
Районда игълан ителгән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше кысаларында, Чүпрәленең иң оста көрәшчеләре Иске Кәкерле урта мәктәбенең спорт залына җыелды.
-
Түбән Чәке авылында Николай Бултыковның истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды
Үткән атнада Түбән Чәке авылында Николай Бултыковның якты истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары узды.
-
Безнең волейболчы кызлар өченче
Ватанны саклаучылар көне алдыннан гына, Тәтеш шәһәрендә волейбол буенча зур ярышлар булып үтте.
-
Чүпрәле техникум спортчылары 48 арасында сигезенче
14- 15 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледже республиканың һөнәри белем бирүче уку йортлары командаларын үзенә җыйды.
-
Түбән Чәкедә Николай Бултыков истәлегенә чаңгы ярышлары уза
1 март көнне Түбән Чәке авылында, якташыбыз Николай Бултыков истәлегенә V традицион чаңгы ярышлары уздырыла. Районыбызның барлык чаңгычыларын һәм спорт сөючеләрне турнирга чакырабыз. Башлана иртәнге 10 сәгатьтә. Белешмәләр өчен телефон: 89375210591. Оештыру комитеты.
-
Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры районда бишенче мәртәбә узды
Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры быел бишенче мәртәбә үткәрелде. Анда Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районының ике командасы күчмә кубок һәм призлар өчен көч сынашты.
-
Чүпрәледә полковник Валерий Колпаков призларына чаңгы турниры узды
Аның исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгычылар ярышы 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Шунысы куанычлы, хәзер аңа чит өлкә спортчылары да тартыла башлады. Димәк, киләчәктә әлеге турнирның региональ дәрәҗәдә үткәрелүе дә мөмкин.
-
Фәнис Загреев кубогына Чүпрәледә хоккей турниры уза
21 февраль, шимбә көнне, район үзәгендәге боз мәйданчыгында Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча традицион турнир үткәрелә.
-
“Татарстан чаңгы юлы–2015” Чүпрәледә 8 февральдә уза
7-8 февральдә Чүпрәледә "Татарстан чаңгы юлы-2015" ярышлары узачак. 7 февральдә ул авыл җирлекләрендә старт ала.
-
Чүпрәледә хоккейны үстерү турында сөйләштеләр
Элек еллардан ук авыллардагы инеш-елга өсләренә боз катарга өлгерми, ир-малайлар шунда тизрәк хоккей уйнарга ашыга иде. Дөрес соңгы елларда әлеге спорт төренә игътибар тагын да артып, кайбер авылларда яшьләребез өчен махсус мәйданчыклар булдырылды.
-
Кубок Кайбычка китте
Үткән шимбә көнне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы кубогына һәм районыбызның танылган спортчысы , арабыздан бик яшьли китеп барган Ильдар Хәлиуллов истәлегенә районара хоккей ярышлары булды.
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә чүпрәлеләр өчен спорт чаралары
3 январь- хоккей буенча "Алтын алка" кубогына ярышлар, район үзәгендә, башлана 10 сәгатьтә. 6 январь- урта мәктәпләр укучылары арасында йөзү буенча ярышлар, "Акчарлак" йөзү бассейнында, башлана 10 сәгатьтә. 10 январь- балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары, башлана 10 сәгатьтә. 10 январь- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан йөзү...
-
Медицина тикшерүе узганда чүпрәлеләр 1-1,5 сәгатен кан тапшыру бүлегендә чират торып үткәрә
Мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча иминиятләнүче гражданнар белән "түгәрәк өстәл" артында очрашып, фикер алышу районда инде традициягә әйләнде дисәм дә ялгышмам. Аның чираттагысы 18 декабрь көнне район үзәк хастаханәсендә үтте.
-
Чүпрәледә 15 шәхси хуҗалыкның исерткеч продукция белән сату иткәнлеге ачыкланды
Илдә эчүчелек проблемасы елдан- ел кискенләшә бара. Бүген табиблар, илебез эчүчелек һәлакәте чигендә тора, дип чаң суга. Эчүчелек-фаҗига чыганагы дип юкка гына әйтмиләр бит. Күпме гомерләр өзелә, гаиләләрдә тавыш- сугыш чыга, балалар ятим, хатыннар тол кала.