Сәламәт яшәү рәвеше рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәледә футболчылар Марат Сәлаховны искә алды
Һәр елны, традиция буларак, бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район үзәгендә Марат Сәлахов истәлегенә футбол буенча турнир үткәрелә.
-
Чүпрәледә “Шашка-шахмат сөючеләр клубы” оешты
Җәмгыятебездә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә. Район күләмендә үткәрелүче күп төрле спорт чаралары, балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле спорт секцияләре, түгәрәкләр эшләп килүе шуның ачык мисалы. 20 апрель көнне исә район балалар иҗат йортында шахмат-шашка сөюче ветераннар катнашында үткән җыелышта "Шашка-шахмат сөючеләр клубы"на нигез салынды.
-
Иске Шәйморза урта мәктәбендә Ә.Ш.Әбдриев истәлегенә волейбол турниры узды
Авылга кайткач, бик тә кызыклы чарага - волейбол буенча ярышка килеп эләктем. Ял көнендә нинди ярыш инде ул дисезме? Мәктәбебездә соңгы елларда традициягә әйләнгән волейбол турниры үтә.
-
Чүпрәледә бадминтон буенча федерация филиалы җитәкчесе район чемпионы булды
Районда спортның әлеге төре популярлаша бара. Моңарчы бадминтонны яратучы чүпрәлеләр үзләре өчен, күберәге табигатьтә ял иткән вакытларда гына уйный иде. Хәзер исә аның буенча зур күләмле район турнирлары уздырыла, анда катнашучы спортчыларның саны да арта бара.
-
Вакцинация-авырулардан саклый
Һәр илнең дә халыкны массовый төстә вакцинацияләүне күздә тоткан профилактик прививкаларның милли календаре бар. Мондый прививкаларның мәҗбүрилеге, кагыйдә буларак, илнең законнары тарафыннан билгеләнә.
-
Зур Чынлы урта мәктәбендә авыл яшьләре арасында волейбол ярышлары узды
Зур Чынлы урта мәктәбенең спорт залында Герой авылдашыбыз Хакимов Исмәгыйл Кәбир улының кубогына Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап авыл яшьләре арасында волейбол буенча традицион турнир үткәрелде.
-
Чүпрәледә 462 кеше шикәр диабеты белән авырый
Шикәр диабеты - организмда инсулинның җитешмәве яисә аның эшләнеп чыгарылуы түбәнәю аркасында барлыкка килгән эндокрин авыру. Әлеге авыруның тарихы ерак Египет, Греция, Римга барып тоташа. Беренче тапкыр аның билгеләрен грек табибы Аретеусу ачыклый. Билгеле, авыруларны ул вакытта дәвалау бүгенгедән күпкә аерылып торган. Беренче төркемгә караган диабет авырулы кешеләр, мәсәлән, үлемгә...
-
Яман шешне дә булдырмый калу мөмкин
Кеше сәламәтлеген саклау һәм шуның бәрабәренә адәм баласының гомерен озынайту ил күләмендәге әһәмиятле мәсьәлә. Яңадан-яңа технологияләр барлыкка килгән, бер караганда кеше акылы җитмәслек кебек күренгән ачышлар уйлап табылган бер заманда яшибез. Әмма әллә язмыштан, әллә ялгыштан җир шарында кешеләр авыру сәбәпле дә күп кырыла. Ел саен дөньяда яман шеш (рак)...
-
Чүпрәле чаңгычылары республикада бишенче
9- 12 март көннәрендә Яшел Үзәндәге "Маяк" спорт базасында мәктәп укучыларының чаңгы буенча "Татарстан өметләре" дип аталган ярышлары булып үтте.
-
Кубокны Чүпрәле йөзүчеләре яулады
Шушы көннәрдә "Акчарлак" йөзү бассейнында республикабызның Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарының иң көчле йөзүчеләре көч сынашты.
-
Чүпрәле техникумы волейболчылары - беренче
Үткән бәйрәм көннәрендә район волейболчылары "Татарстан- Яңа гасыр" дип аталган республика иҗтимагый хәрәкәте канаты астында һәм Рифкать Исхаковны искә алу уңаеннан турнир үткәрде.
-
Замана хатын-кызы үз сәламәтлегенә ничек карый?
Светлана Тяхина район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып инде 21 ел эшли. Бәйрәм алдыннан аның белән "үзебезнең хатын-кыз серләре" турында әңгәмә корып алдык.
-
Чүпрәле шахматчысы зонаара турнир чемпионы булды
10 февраль көнне Татарстан Республикасында яшәүче пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча VI темп турнирга старт бирелде. Аның беренче этабы район һәм шәһәрләрдә үткәрелде.
-
Кубокны убилылар яулады
Һәр елны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда чаңгы ярышлары үткәрелә. Аны Россия Федерациясе Кораллы көчләренең запастагы полковнигы Валерий Колпаков һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы Виталий Землемеров оештыра. Быел анда катнашучыларның саны йөздән артык иде.
-
Хоккейчылар Фәнис Загреевны искә алдылар
Район үзәгендә үткәрелгән әлеге традицион турнирда Апас, Буа, Кама Тамагы һәм Чүпрәле командалары күчмә кубок өчен көч сынашты.