Родной край

Дрожжановский район

Рус

Тат Чув
Полезная информация

Мөхәррият

Резидә Җамалтдинова - "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - гәзитнең баш мөхәррире. Казан дәүләт университетының "Журналистика" бүлеген тәмамлаган. "Туган як" редакциясендә 1998 елдан бирле эшли. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. "Казанның 1000 еллыгы" медале белән бүләкләнгән. Рәшит Фәтхуллов - гәзитнең бүлек мөдире. Редакциядә 1979 елдан бирле эшли. Казан дәүләт...

Резидә Җамалтдинова - "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - гәзитнең баш мөхәррире. Казан дәүләт университетының "Журналистика" бүлеген тәмамлаган. "Туган як" редакциясендә 1998 елдан бирле эшли. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. "Казанның 1000 еллыгы" медале белән бүләкләнгән.
Рәшит Фәтхуллов - гәзитнең бүлек мөдире. Редакциядә 1979 елдан бирле эшли. Казан дәүләт университетының "Журналистика һәм социология" факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгы бүлеге корреспонденты буларак башлаган булса, 1997 -2000 елларда ул баш редактор вазифасын башкарды. "Россиянең мактаулы доноры", "Татмедиа" агентлыгының, ТР Журналистлар берлегенең Мактау Грамоталары иясе. ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Гөлия Фәизова - гәзитнең җаваплы сәркәтибе-баш редактор урынбасары. Редакциядә эшчэнлеген 1998 елда, Казан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаганнан соң башлый. ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Намуслы һәм тырыш хезмәте өчен 2011 елда "Татмедиа" агентлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.
Римма Мәүлетова - "Туган як"ның бүлек редакторы. Редакциягә 1995 елда корреспондент буларак эшкә килә. Казан Дәүләт педагогия университетының тарих -филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлаган. ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Күптөрле иҗат конкурслары лауреаты.
Таисия Игнатьева - баш редакторның дубляж буенча урынбасары. Чуваш телендә нәшер ителә торган "Таван ен" газетасы редакторы. Хезмәт эшчәнлеген 1986 елда, район типографиясендә гәзит сугучы булып башлый. 2003 елда редакциягә эшкә күчә. "Таван ен" газетасының вакытында чыгып баруы, тәрҗемә ителә торган язмаларның сыйфатлы булуы күп вакыт аның тырыш һәм намуслы хезмәтеннән тора.
Любовь Трофимова - татар теленнән чуваш теленә тәрҗемә итүче. Редакциядә озак еллар эшләү дәверендә тәрҗемәнең бөтен нечкәлекләренә төшенеп, үз эшен күңел биреп, җаваплылык тоеп башкара. Шул ук вакытта районда яшәүче чувашларның киң кырлы тормышын төрле язмалары аша яктырта. Актив эшчәнлеге өчен "Татмедиа" агентлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.
Энҗе Яфизова - корректор. Редакциягә 2002 елда реклама бүлегенә эшкә килә.
Дилә Мөхәммәтшина - газетаның бизәлеше өчен җавап бирүче дизайнер. Редакциядә 1998 елдан бирле эшли.
Суфия Айметдинова -филиалның баш хисапчысы.
Ольга Петухова - компьютерда верскалаучы.
Нина Ягашкина -"Таван ен" корректоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев