Җәза бирү катгыйлана
Россия парламентарийлары наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны катгыйландыру үтенече белән чыктылар.
Дәүләт Думасы тарафыннан закон проекты өченче укылышта кабул ителде. Әлеге документ наркотикларны яисә аналогларын төзәтү, белем бирү учреждениеләрендә, спорт объектларында, шулай ук, күңел ачу өлкәсендә кулланылучы биналарда саткан өчен җаваплылыкны арттыруны күзаллый. Җәза бирү срогы-12 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Законсыз рәвештә эре күләмдә наркотикларны сату яисә салып җибәргән очракта иректән мәхрүм итү 15 елдан алып гомергәчә дип каралган. Бүгенге көндә әлеге төр җинаять буенча иң югары җәза булып 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү тора.
Шулай ук, әлеге төр җинаять буенча каралган бүгенге ике: эре һәм бик эре күләмдә дигән төшенчә, өч: шактый зур, эре һәм бик эре күләмдә дигәнгә алмаштырыла. Моннан тыш, җинаять кылганда наркотиклар яисә психотроп матдәләр куллануның ачыклануы хәлне тагын да катлауландырачак.
Әлеге закон проекты буенча наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгәннәр билгеләнгән җәзаларының дүрттән өч өлешен тутырганнан соң гына шартлы сроктан алда иреккә чыгу хокукына ия була алалар.
Моңа тәңгәл үзгәрешләр РФ Җинаятьләр кодексына, РФ Җинаять-процессуаль кодексына, шулай ук, РФ административ хокук бозулар кодексына кертеләчәк. РФ Җинаять-процессуаль кодексының югарыда әйтелгән төр җинаятьләр өчен билгеләнгән суд тикшерүенә бирелгән һәм суд җаваплылыгына тарту положениеләре 2013 елның 1 январеннан гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев