Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

“Мөстәкыйль балалар” тәҗрибә уртаклашты

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Сәламәтлек саклау мохиты булдыру" дигән темага семинар-аралашу оештырылды. Чара "Мөстәкыйль балалар" проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

Семинар республика-күләм наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" проектының белем бирү учреждениеләрендә киңрәк урын ала баруын һәм әлеге юнәлештә эшчәнлек алып баручы мәктәпләрнең презентацияләрен тәкъдим итүдән гыйбарәт иде.
Республикакүләм наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" проекты 2009 елда ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе белән берлектә оештырылды. Белем бирү учреждениеләрендә ул 2010-2011 елларда эшчәнлеген башлап җибәрде.
Районда "Мөстәкыйль балалар" проекты 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Пилигримм" отряды тарафыннан тормышка ашырыла. Бүгенге көндә ул 5 мәктәптә: 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Шланга, Кече Чынлы урта мәктәпләрендә уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә проектта катнашучылар өчен күп төрле кызыктыргыч өстенлекләр каралган. Төрле чараларда активлык күрсәтеп, бүләкләнүдән тыш, укучылар "Костер" профильле республика сменасында катнашу, бонус карточкалары аша төрле ташламалар алуга хокуклылар һ.б. һ.б. Әйтик күп кенә укучыларга бүген район үзәгендәге "Китап" кибетеннән 10 процент ташлама белән уку әсбаплары, канцелярия товарлары алу мөмкинлеге тудырылган.
Семинарда "Мөстәкыйль балалар" нинди эшләр башкарганлыкларына тәэсирләнеп, нәтиҗә ясадылар. Слайд-шоу, үзләре әзерләгән флеш-моблар аша чыннан да укучыларның күп көч куйганлыгы күрелде. Аеруча, "Без-сәламәт тормыш өчен" дип исемләнгән акция үткәрүләре игътибарга лаек. Проект ел саен үзенең сафларын киңәйтә. Анда катнашучылар саны гына түгел, ә мәктәпләр саны да арта бара. 2013-2014 уку елларында аңа тагын Иске Шәйморза, Уби һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләре дә кушылыр дип көтелә. Гомумән, бүгенге көндә проектта катнашучыларның саны-110 укучы.
Семинарда укучыларбонус карточкаларына ия булдылар, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Альберт Фоминның "Костер" сменасыннан алып кайткан яңалыкларын тыңладылар.
-Яшь буынны начар гадәтләрдән, тискәре күренешләрдән аралап калу бүгенге көннең төп бурычы. Семинарның максаты да моңа нәтиҗә ясау, профилактик чаралар үткәрергә өйрәтү иде,-ди район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәррисова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев