Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Мәктәптән үк башлана

11 апрель көнне 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Күңелле стартлар" бәйрәме үтте.

Кичәдә "SaMоSтоятельные дети" проекты нигезендә оештырылган "Гардемарины" отряды көч сынашты. "Гардемарины" төркеме балалары сәламәт тормыш рәвешен актив пропагандалыйлар. Аларның тәмәке тарту, наркотиклар куллану кебек зарарлы гадәтләргә каршы юнәлдерелгән үз программалары бар. Ярыш балаларның ике командага бүленеп, команданың исемен, девизын сайлау һәм жюри хөкеменә тәкъдим итү белән башланып китте. Әлеге бирем өй эше итеп бирелмәсә һәм командалар алдан ук бүленеп куймаса да, яшь спортчылар тиз арада оешып, уенга бик оста итеп кереп киттеләр. Әйтергә кирәк, укучылар спорт дөньясында яңгыраган күп кенә терминнар белән таныш һәм аларның кайсы вакытта кулланылуларын да төгәл беләләр. Димәк, физик культура дәресләрендә төрле күнегүләр өйрәнү белән беррәттән, балаларның теоретик белемнәрен күтәрү өстендә дә эш алып барыла.

Ярыш нәтиҗәләре буенча "Спортсмены" командасы җиңү яулады, ә "Bigfanat" командасы исә аннан бер баллга гына калышып, икенче урынга лаек булды.

Реклама

Спортны үз иткән, аның белән даими шөгыльләнгән баланың төрле начар йогынтыларга бирелеп, урамда кая бәрелергә белмичә йөрергә вакыты булмаячак. Бу уңайдан мәктәпләрдә укучылар менә шундый спорт бәйрәмнәренә күбрәк тартылсыннар иде, диясем килә. Ә сәламәт яшәү рәвеше, беренче чиратта, мәктәптән үк башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт