Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

"Без наркотикларга каршы"-район мәдәният йортында семинар үтте

Наркомания проблемасы бүген табиб-наркологларны, психиатрларны, психологларны, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен генә түгел, бар җәмгыятьне дә борчый.

Наркомания белән кешелек дөньясы борынгы заманнардан ук таныш, әмма соңгы ун еллыкта ул барлык дөнья буйлап таралды, хәтта эпидемиягә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Ә иң аянычы, ул яшьләрне дә аямый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, наркотиклар кулланучы яшүсмерләрнең саны гына да 4 миллионга җиткән, аларның бер миллионы исә наркотикларга бәйлелектән иза чигә.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы ТР наркотикларга каршы комиссиясе белән берлектә агымдагы елның 16 сентябреннән 16 октябрьенә кадәр "Наркотиклардан башка тормыш" исемле республика наркотикларга каршы айлык игълан иткән иде. Әлеге айлык кысаларында 8 октябрьдә район мәдәният йортында "Без-наркотикларга каршы!" дигән чара үтте.

Чара 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләренең "SаMоSтоятельные дети" проекты нигезендә төзелгән "Пилигримм" һәм "Гардемарины" отрядлары чыгышлары белән башланып китте. Бу урында, мәктәпләр һәм "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы балалар тарафыннан мәктәп яшендәге балаларны наркотикларга каршы профилактикалау буенча төрле авылларга чыгып, яшьтәшләре арасында профилактика үткәрү, тәмәкегә, наркотикларга каршы үткәрелгән акцияләрдә катнашу кебек төрле күләмле эшләр башкарыла. Бу укучыларның чыгышларында да ачык чагылды.

Реклама

Аннан соң чарада катнашучылар алдында район эчке эшләр бүлегенең бүлек начальнигы урынбасары Фәрит Камусин, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Алиуллов, Яшел Үзән районара наркотикларны контрольга алу бүлеге оперуполномоченные, полиция майоры Светлана Крылова чыгыш ясады. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы балаларга аңлаешлы итеп наркотик куллануның нинди фаҗига белән тәмамлану мөмкинлеген тормышчан мисаллар китереп, аңлатып бирергә тырыштылар. Аларның чыгышлары презентацияләр белән үрелеп барды.

Беркем дә үзенең тормышын агулау өчен наркотик куллана башламый. Наркотикны татып караучы үзенең тормышын матурайту өчен кулланып карый. Наркотикны югары хозурлык чыганагы дип саныйлар алар. Әмма бер генә наркотик та бәхет китерми. Ләззәт, шатлык, бәхетне кеше якыннарын ярату, хөрмәт итү кебек кебек хисләр, рухи гармония, хыялларының чынга ашуы, уңышка ирешү, рухи ихтыяҗларны тормышка ашыру аша тоя кебек фикерләр һәр докладчының чыгышында чагылды.

-Наркоманнарны һәм наркотикларны таратучыларны без күпме генә тоткарлап, хөкем итсәк тә, яшьләребез аларга наркотиклар тәкъдим иткәндә "Юк" дип әйтеп, баш тартырга өйрәнмәсә, нәтиҗә булмаячак. Сез яшьләр әле, бөтен тормышыгыз алда. Шуңа да уйланыгыз, фикерләгез, сезнең язмышыгыз, киләчәгегез үзегезнең кулларыгызда, спорт белән шөгыльләнегез,-дип мөрәҗәгать итте Светлана Крылова залда утыручы укучыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без наркотикларга каршы