Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Берсе урынына икенчесе...

Яңа елны каршылап һәркем үткән елга нәтиҗәләр ясый, киләчәккә планнар төзи. Бу һәрбер җәмәгать тармагында да шулай. Әлеге уңайдан без Яшел Үзән районара наркоконтроль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы, полиция майоры Альберт Шакиров белән әңгәмә кордык.

-Альберт Әсхатович, үткән елда республикада наркохәлнең торышын ничек бәялисез?

-Наркотикларга каршы мөһим эшләр алып барылуга карамастан, республикада бу өлкәдә хәлләр киеренке төс ала бара. Шулай да, хокук саклаучыларның күпкырлы хезмәтләре нәтиҗәсендә, республикада, элек тиз арада табып алына торган героинны бүген тиз генә эзләрмен димә. Ләкин аның урынына җиңел генә табып була торган дезоморфин һәм психоактив матдәләрнең күп төре таралды. Чүпрәле районы буенча наркоманнарның теркәлү очрагы юк, шулай ук хокук саклау органнары тарафыннан да наркотикларга бәйле төр җинаять ачыкланмаган.

-Наркоконтроль хезмәткәрләре өчен 2011 ел нинди булды?

-Буа һәм Тәтеш районы территориясендә генә дә 24 килограмм наркотик матдә табылды, бу 2010 елга караганда 19 килограммга күбрәк. "Мәк" операциясен үткәрү нәтиҗәсендә Чүпрәле районында үсеп утыручы кыргый наркотик матдәле үсемлекләр юк ителде. Әлеге җирлектә бу төр үсемлекләрнең үсүенә юл куйган җир хуҗасы административ җаваплылыкка тартылды.

Наркоконтроль хезмәткәрләрләре даими профилактика чаралары үткәрүдән тыш, мәктәпләр белән дә тыгыз элемтәдә торалар. Антинаркотик темаларга багышланган интернет-дәресләр үткәрелә. Җәйге чорда лагерьларда күп кенә чаралар үтә. Шулай ук, республика күләмендә антинаркотик проектларның берсе булган "SMS-балалар" уза.

Реклама

Үткән ел сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалауда Чүпрәле районы укучылары да активлык күрсәтеп, җиңүләр яуладылар.

-Киләчәккә нинди планнар һәм теләкләрегез бар?

-Хезмәтебезнең бик кирәкле һәм җаваплы булуын ассызыклап, быел да аны ышанычлы итеп башкарырбыз дип уйлыйм. Яшьләргә исә үз тормышларын "энә" белән бәйләүдән, яман эшләрдән сак булыгыз дияр идем. Шулай ук, әгәр дә теге бу урыннарда наркотикларга бәйле җинаять кылулар ачыклана икән, тиз арада безгә 8(84374) 3-17-99 ышаныч телефоннарына шалтыратулар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев