Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Бакчаңда ни үскәнен беләсеңме?

Ел саен республикада киң масштаблы "Мәк" оператив-профилактик операциясе старт ала.

Операция җәйге-көзге чорны үз эченә ала. Чарада хокук саклау органнары һәм наркополицейскийлар, шулай ук бу өлкәдә контрольлек итүче ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре алдында кыргый үсеп утыручы һәм законсыз утыртылган наркотик матдәле үсемлек чәчүлекләрен ачыклау бурычы тора.

Мәкнең һәм башка төрле наркотик матдәле үсемлекләрнең чәчәк ату чорында наркоконтроль хезмәткәрләре республика муниципаль берәмлекләрендә рейдлар үткәрүгә керешәчәкләр. Әлеге вакытны икенче төрле-мәк чоры да дип әйтергә була. Шулай ук, бу вакытта наркоманнар да активлаша.

Реклама

Әйтергә кирәк, биредә мөһим роль муниципаль берәмлекләр башлыкларына, авыл хуҗалыгы җирлекләренә, фермерларга, җир эшкәртүчеләргә йөкләнә. Алар кыргый үсеп утыручы һәм законсыз утыртылган наркотик матдәле үсемлек чәчүлекләрен барлау буенча эшчәнлек алып барырга, шуннан чыгып, карарлар чыгарырга һәм наркоконтроль идарәләренә хәбәр итәргә тиешләр. Югыйсә, әлеге очракта закон тарафыннан катгый җаваплылык каралган. Алар административ штраф күләмендә: гражданнарга минималь хезмәт хакының-15-20, вазифаи затларга-30-40, юридик затларга 300-400 проценты күләмендә билгеләнгән.

Наркополицейскийлар гражданнарга мөрәҗәгать итеп, наркотик матдәле үсемлекләр хакында хәбәрдар булган очракта, наркоконтрольнең Яшел Үзәндәге бүлегенә 5-55-00 телефон номеры белән шалтыратуларын сорый. Хәбәрләрне шулай ук htpp://ufskn.tatar.ru. сайтында да калдырырга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәк2013