Якташыбыз шагыйрә Җәмилә Мифтахованың шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Ульяновск шәһәре Тимерьюл районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиум әгъзасы, “Нур” халык театры җитәкчесе, шагыйрә, якташыбыз Җәмилә Мифтахованың “Әйтер сүзем бар” дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Җыентыкта шулай ук, Җәмилә ханымның бертуган апасы Кадәрия Шәйдуллина һәм абыйсы Ирфан Салихов шигырьләре дә урын алган. Ул язган шигырьләрдә мәңгелек туган як, мәхәббәт темасы гына түгел, ә бик сирәкләр генә ачып бирә алучы аянычлы кеше язмышы, ялгызлык, тол хатыннар, күңел фәлсәфәсе дә күтәрелә.
Якташыбыз Түбән Каракитә авылында ишле гаиләдә сигезенче – төпчек бала булып якты дөньяга аваз сала. Әтисе Зәйдулла менә дигән гармунчы, әнисе Наҗия оста җырчы була. Дүрт малай, дүрт кыз үсә гаиләдә. Кияүгә чыгып, гаилә коргач, улын югалту кайгысын да кичерә Җәмилә. Тормышның сикәлтәле, урау юллары аша үтеп, Казанда башта пешекче булырга укып, аннары мәдәният-сәнгать институтында Зөһрә Шәрифуллина, Резедә Шәрәфиевалар белән бергә белем алып, сәхнә серләрен өйрәнә. 1994 елдан исә Ульяновскида Татар мәдәният үзәге ачылганнан бирле, татар мәдәниятен, сәнгатен күтәрүдә хезмәт куя. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Сәнгатьтәге казанышлары өчен” медале иясе. Үткән ел ул алтын юбилеен билгеләп үтте.
Серле чишмә
“Таш атканга аш белән ат” диеп
Өйрәттеләр сабый чагымда.
Күп җыелды ташлар минем кырда,
Кимеп бара инде ашым да.
Еллар үткән саен арта барды
Таш атучы минем бакчага.
Сындырдылар бәхет гөлләремне,
Күпләп чәчкән идем бакчама.
Гомер үтеп, ташлар күбәйделәр,
Бакчам калды гөлсез, тамырсыз.
Сабаклары кибеп коелса да,
Хуш ис калыр, шуннан танырсыз.
Яңгыр булып аккан күз яшьләре
Шомарттылар күксел ташларны.
Давыллы җил очыртып ла китте
Сибелеп калган алсу таҗларны.
Давылдан соң тынып калды дөнья,
Кояш чыкты янә ялтырап...
Көчле фонтан булып, таш астыннан
Бәреп чыкты чишмә челтерәп.
Саекмасын серле чишмә суым,
Һәммәбезгә булсын җитәрлек.
Челтерәп аксын, моңлы авазлары
Ерак-еракларга китәрлек.
Әнкәй сукмагы
Җырлый-җырлый әнкәй
Бара сукмак буйлап.
Моңлангандыр шулай,
Киләчәкне уйлап.
Ялгыз гына атлыйм сукмак буйлап,
Сүтә-сүтә хәтер йомгагын.
Бала чакка алып кайтты сыман
Таныш сукмак–әнкәй сукмагы...
...Әнкәй алдан бара, ә мин арттан
Калышмаска теләп йөгерәм.
Хәтфә үләннәрне ера-ера,
Алсу чәчәкләргә үреләм.
Башын иеп, салмак кына атлап,
Сагышланып әни көй суза:
“Башкаема тагын ниләр генә
Күрсәтер икән соң бу нужа?»
Мин елмаям, эчем тулы шатлык,
Әнкәй көен никтер аңламыйм.
Миңа рәхәт әни белән булгач,
Бәхетлемен, бер дә алдамыйм.
Чишмә сыман челтер-челтер килеп,
Агылып чыкты аның тавышы:
“Салкын чишмәләрдән сулар эчсәм,
Басылырмы йөрәк сагышы?”
Җыр өзелә, ул борылып карый,
“Әйдә, кызым” диеп эндәшә.
И, әнием, җир читенә кадәр
Барасы иде шулай, янәшә.
Җир читенә түгел, әбиләргә
Алып бара әнием сукмагы.
Җилкапкага килеп җитү белән
Моңлы көй дә кинәт туктады.
Каршы алды әби шат елмаеп,
Безгә диеп коймак пешергән.
Оны белән сөте беткән булган,
Сорап алган икән күршедән.
Әни әрли: “Үзем алып килдем,
Йөремәскә идең соранып”.
Мин утырам тәмле кәнфитләр дә
Бардыр әле диеп уйланып.
Чәй артында китте сөйләшүләр,
Тавык-чеби, эт тә калмады.
Аңлашылды кичә әбиемнең
Мәчесенең кайтмый калганы.
Озак итеп серләштеләр икәү,
Ялгыз авыр икән әбигә.
Кайгы-хәсрәт дигән төшенчәне
Аңламыймын икән әлегә.
Чәйләр эчкәч, сүзләр сөйләшенгәч,
Янә чыктык шушы сукмакка.
Моңсуланып карап калды әби,
Озаткандай безне еракка.
Башын иеп, кулын артка куеп,
Җырлый-җырлый әнкәй атлады...
Моңы аның миңа күчкән икән,
Еллар үткәч шуны аңладым...
Моңлы көйләр сузган икән әни,
Тормыштагы авырлыклардан.
Күз яшьләрен бик күп түккән икән,
Бәхетсезлек, өмет юклыктан.
Аңлыйм, әнкәй, балаларың өчен,
Борчылгансың, янып-көйгәнсең.
Алар хөрмәтендә яшәрмен дип,
Матур тормыш өмет иткәнсең.
Язмаган шул, Ходай язмаган,
Хыялларың чынга ашмады.
Әбиләргә йөргән сукмагыңда
Эзләрең дә инде калмады.
Басып торам әнкәй сукмагыңда,
Уртасында калдым аптырап.
Мәрхүмнәрем: әнкәй, әби дә юк,
Кемгә барыйм туры юл сорап?..
Сөю чаткысы
Хыялымда сабый чакка кайттым,
Тар сукмактан атлыйм ялгызым.
Барлыйм әле күңел сандыгымны:
Кайда язмыш, кайда ялгышым.
Әнә күрәм, инеш суы буйлап
Каз бәбкәсе куалап йөрим.
Болындагы алсу чәчәкләрдән
Бәйләм ясап миңа бирдең син.
Истә әле, сиңа гашыйк булып,
Тәүге тапкыр янып сөюләр.
Сөю микән, әллә юк микән дип,
Дөрли-дөрли янып-көюләр.
Шул сукмактан озата килдең мине
Алтын көзнең айлы кичендә.
Ай нурына карап сокланулар
Әле дә булса минем исемдә.
Җылытыйм дип, кочагыңа алдың,
Толымнарым сүтеп тараттың.
Каршы килгән булып кылансам да,
Бер күрүдә сине яраттым.
Гашыйк уты салып йөрәгемә,
Томаннарга кереп югалдың...
Күтәрдең дә язмыш җилкәннәрен,
Тормыш дәрьясына юл алдың.
Ә мин көтеп яр буенда калдым,
Йөрәгемне кысып кулыма.
Сиңа булган тәүге сөю хисен
Җилкән иттем барыр юлыма.
Күңелемнең яшерен почмагында
Сүнми калды сөю чаткысы.
Дәрья суын ялгыз кичкән чакта
Маяк булды аның яктысы...
Агымсудай еллар үтеп китте,
Синдәйләрне никтер тапмадым.
Саф хисләрдән торган күңел күген
Тормыш мәшәкате каплады.
Сине көтеп җаным өзгәләнде,
Эзләп мендем биек тауларга.
Синең хакта серләремне ачтым
Су буенда үскән талларга...
Әллә өнем инде, әллә төшем,
Көтмәгәндә чыктың юлыма.
Гомер буе сине сагындым дип,
Кулларымны алдың кулыңа.
Сүнеп барган сөю учагымны
Җылы тының белән тергездең.
Йөрәгемнең серле биген ачып,
Күңелемә кабат син кердең.
Сагындыңмы мине, дип сорама,
Күзләремә баксаң, күрерсең.
Яр буенда сине көткән кызчык
Мин ул, җаным, каршы килерсең.
Сабыйларча самимилек белән
Мин әзермен сине сөяргә.
Кайнар кочагыңда бөтерелеп,
Күбәләктәй янып-көяргә.
Өзелеп көттем сине, менә килдең,
Хисләремне әле сиздеңме?
Күңел сандыгыма салыйм әле
Саф сөюдән торган мизгелне.
Хыял бишегенә утырдык та,
Җир тирәли очып әйләндек...
Сөю учагыбыз ялкынында
Чәчләребез чәчкә бәйләнде.
Мин яратам
Мин яратам кышкы бураннарның
Мине чолгап, кочып алганын.
Хәтеремдә, “сугыш” уйнап,
Яраланган булып,
Көлә-көлә җиргә ауганым.
Яратам мин язгы җылы җилнең
Чәчләремнән сыйпап назлавын.
Тылсымчыдай,
Кояш нурларының
Йоклап яткан һәрбер үсемлекнең
“Колагыннан” тартып барлавын.
Яратам җәйге яңгырларның
Шыбыр-шыбыр килеп яуганын.
Сихерчедәй,
Бал кортларын алдап,
Хуш ис бөркеп торган игеннәрнең
Таңда искән җилдә шаулавын.
Мин яраткан көзнең айлы киче
Алып кайта яшьлек елларга.
Вәгъдәләшкән,
Карлы яңгыр яуган,
Сары яфракларны ера-ера,
Икәүләшеп йөргән юлларга.
Яратам мин кояш баеганда
Уйга чумып ялгыз йөрергә.
Бәхет өчен
Кирәк икән, дуслар,
Ходай биргән серле мизгелләрнең
Матурлыгын күрә белергә.
Җылы сүз
Кешегә нәрсә җитми соң?
Җиңел түгел әйтергә.
Кызыгалар машинага,
Алтын, көмеш әйбергә.
Нәрсә җитми соң кешегә?
Белмидер ул үзе дә.
Укымыйдыр намазын да,
Юктыр әйтер сүзе дә.
Дустым әйтә: “Бар да бар”,-ди,
Машинасы –“Мерседес”.
“Җырлап та, биеп тә карыйм,
Барыбер,-ди, -күңелсез”.
Икенче дус та зарлана:
“Чит илләрдә йөрим,-ди-
Күңел һаман нидер көтә,
Мин бәхетсез бугай”,-ди.
Ә минемчә, бәхет өчен
Кирәк бары җылы сүз.
“Яратам мин сине“ диеп,
Әйтеп кара күзгә-күз!
Каракитә юллары
Чүпрәледә иң матуры
Каракитә авылы.
Ник дисәгез, ул бит минем
Туып-үскән авылым!
Күршедә Баеш авылы,
Анда чуашлар тора.
Мунчәлидә – татарлар,
Ул безгә читләш тора.
Авылымның мәчете бар,
Намаз укырга дисәң.
Кешеләре киң күңелле,
Үзең күрерсең, килсәң.
Язлар җиткәч, шау-гөр килә
Ямьле инеш буйлары.
Кая барсам, сагынып кайтам
Каракитә юлларын.
Парсызлар
“Ялгызлык яуга бирелсен”,
дип әйтмиләр шул юкка.
Аккош та сула, саргая,
Янында пары юкта.
Парлылар гел түр башында,
Ялгызларга урын юк.
Күз яшьләре юа битне,
Язмышлардан узмыш юк.
Ялгызлыкны җиңеп яшәү
Үзе бер зур батырлык.
Парсыз калган һәр кешегә
Ходай бирсен сабырлык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев