Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Якташыбыз, галимә, шагыйрә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафина белән очрашулардан тәэсирләр

Әлеге очрашулар алты мәктәптә узды.

16-17 апрельдә Чүпрәле районы мәктәпләрендә якташыбыз – Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  галимәсе, шагыйрә, популяр җырлар авторы Эльвира Ирфан кызы Сафина белән очрашулар булды.

Мәгариф бүлеге оештырган әлеге очрашулар алты мәктәптә (1 номерлы Иске Чүпрәле мәктәбе, Иске Чүпрәленең күп профильле лицее, Яңа Кәкерле мәктәбе, Иске Чокалы урта мәктәбе, Иске Шәйморза урта мәктәбе, Марс урта мәктәбе) үтте. Моннан тыш, Яңа Кәкерле мәдәният йортында һәм авыл  китапханәсендә авылдашлары өстәмә очрашулар оештырган иде.

Эльвира Ирфан кызы укучыларга Татарстан Фәннәр академиясе эшчәнлеге, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында башкарыла торган зур проектлар, чаралар һәм басылган хезмәтләр хакында сөйләде, лексикография бүлегендә төзелгән сүзлекләр белән таныштырды. Үз хезмәте кергән сүзлекләр (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге”, “Татар теленең кыенлыклар сүзлеге”), “Кошлар” дидактик карточкалары, “Күңелдәге хатлар” китабы турында мәгълүмат биргәч, галимә аларның кайберләрен мәктәп һәм авыл китапханәләренә бүләк итеп калдырды.

Әлеге очрашулар турында бик күп җылы фикерләр, рәхмәт сүзләре килде. Аларның барысын да туплап, сезнең хозурыгызга тәкъдим итәргә булдык.

Мәктәбебездә күңелләрнең иң түренә кереп, озак вакытлар сагынып сөйләрлек очрашу булды. Үзенең туган мәктәбенә авылдашыбыз, күп фәнни хезмәтләр авторы, галимә, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Эльвира Сафина кунакка кайтты. Эльвира Ирфановна очрашу вакытында гадилеге һәм аһәңле тавышы белән безне тиз арада үзенә әсир итте. Ул җыр-моңга бай кеше. Эльвира матурлыкны тоеп һәм күреп кенә калмый, шуны оста итеп халыкка да җиткерә белә. Шигырьләрен дә җырлап яза ул. Эльвира Сафинаның лирик яңгырашлы, моң тулы шигырьләренә профессиональ композиторлар тарафыннан көйләр язылган. Без ул җырларны танылган артистлар башкаруында еш ишетәбез. Очрашуда шагыйрәнең әти-әнисе Гөлшат Миннәтулла кызы һәм Ирфан Зәкиулла улы Вәлиуллиннарның катнашуы бәйрәмгә нур өстәде. Алар авылыбызның күренекле кешеләре. Озак еллар буе туган авылыбызда хезмәт итеп, соңыннан районда җитәкче урыннарда эшләгән Ирфан абый белән Гөлшат апага хөрмәтебез зур  безнең. Авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп, иҗат итүче Эльвира Сафина катнашында узган әлеге очрашу күңелләрне нечкәртте, җанга үзенчәлекле бер сафлык, садәлек өстәде. Эльвира, без сезнең белән горурланабыз. Яңадан-яңа очрашулар насыйп булсын!

Вилданова Гөлинә Кәбирҗан кызы,  туган тел һәм әдәбияты укытучысы

 

 16 нчы апрельдә Иске Чүпрәле беренче номерлы урта мәктәбе укучылары  филология фәннәре кандидаты, күптөрле сүзлекләр авторы, шагыйрә Эльвира Ирфан кызы Сафина белән очрашуга җыелды. Очрашу чарасы шагыйрә сүзләренә язылган 8 ”Б”  укучылары башкаруындагы “Балачак” җыры белән башланып китте. Аннары  шул ук укучылар  сәнгатьле итеп Эльвира Сафинаның “Ал күзлек”, “Мин бәхетле”, “Хыял һәм чынбарлык”, “Рәхмәт әйтеп яшик язмышка” шигырьләрен  сөйләделәр. 7 “А” сыйныф укучылары шагыйрәнең әти-әни турындагы  шигырьләрен һәм  “Әти-әни кадере” җырын башкардылар. Укучылар тарафыннан   сәнгатьле сөйләнелгән “Туган телем – Тукай теле”, “Татар  малае бит мин”, “Татар гармуны”, “Акыл”, ”Аяз булсын күкләр” шигырьләре дә тамашачылар  тарафыннан җылы кабул ителде.  8 ”Б” сыйныфы укучыларының дуслык темасына сөйләгән  шигырьләре дә, “Дусларга“ җыры да бик урынлы яңгырады, укучыларга чын дуслыкны сакларга кирәклеген ассызыклады.  Илгизә Айсина башкаруында “Туганлык җылысы” җыры белән очрашу чарасының беренче өлеше тәмамланды. Икенче өлештә чараның кунагы Эльвира Сафинага сүз бирү алдыннан,  туган теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзимә Мөнировна  Кәримова кыскача Эльвира Ирфан кызының тормыш һәм иҗат юлы, фәнни эшчәнлеге белән таныштырды. 

Эльвира Ирфановна иң элек Татарстан Фәннәр академиясе  эшчәнлеге һәм үзе төзегән сүзлекләр хакында мәгълүмат бирде, сүзлекләр төзүнең бик катлаулы хезмәт булуына, бик күп вакыт таләп итүенә  басым ясады.  Шагыйрә буларак, үзенең төрле темадагы шигырьләрен сөйләде. Туган ягыбыз, Чүпрәле энциклопедиясе, якташ язучыларыбыз турындагы шигырьләрне укучылар аеруча яратып кабул итте. Шагыйрәнең  мәктәп укучылары белән җылы, эчкерсез әңгәмәсе, алар биргән сорауларга киң  һәм тулы итеп җавап бирүе, балалар күңеленә юл таба алуы, туган ягыбыздан калкып чыккан  гади укучының олы  һәм тирән хөрмәткә ия булган, дәрәҗәле шәхес  булып өлгерүе  хакында сөйли.

Галимә, шагыйрә Эльвира Сафинаның күпкырлы эшчәнлеге, таланты, иҗаты укучылар тарафыннан бик соклангыч, үрнәк хезмәт буларак кабул ителде.  Әлеге очрашу укучыларда туган телебезнең, сәнгатебезнең матур һәм бай булуын, һәркемгә туган телнең асыл хәзинәсен саклау кирәклеген, иҗат кешеләре белән якыннан очрашулар үткәрүнең зур әһәмияткә ия икәнлеген  раслады.

Яруллина Флёра Миннәтулла кызы, туган тел, әдәбият һәм музыка  укытучысы 

                                

16 апрель көнне Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда филология фәннәре кандидаты, күптөрле сүзлекләр авторы, шагыйрә Эльвира Ирфан кызы Сафина белән очрашу булды. Әлеге дулкынландыргыч очрашуны укучылар бик озак көтте. Алар яратып тыңлый торган җырларның сүзләрен язган  Эльвира Сафина очрашуга үзе киләчәк бит! Укучылар миңа  мең төрле сорау яудыралар, кызыксыналар, шигырьләрен  укыйлар, җырларын тыңлыйлар. Әлеге хәлләрне күзәтеп, мин бик нык шатландым, чөнки җырны, әдәбиятны, шигырьләрне яраткан бала киләчәктә рухи яктан бай булып үсә бит ул!

Көткән көн килеп тә җитте. Ниһаять, хөрмәтле кунагыбыз безнең лицейда! Балаларның күзләре  Эльвира апаларында гына: аның һәр сүзен йотлыгып, онытылып тыңладылар, сораулар бирделәр. Бер мизгелдә үтеп киткән очрашу укучыларда, укытучыларда  ниндидер аңлатып бетерә алмаслык сихри, татлы  хисләр уятып кадырды. Әлеге очрашудан соң татлы төштән уянырга теләмәгән кебек озак йөрдем әле мин. Эльвира Ирфан кызы балалар күңелендә гомер буе сакланырлык тылсымлы тәэсирләр калдырып китте.

 

Сез яз кебек матур, назлы,

Йөзегездә кояш нуры бар.

Карашыгыз тирән, җылы,

Карасагыз, эрер кар.

Сез көз кебек сабыр, моңлы,

Күзегездә бераз сагыш бар.

Сүзләрегез ачык, якты,

Әйтерсең лә татлы бал.

Сез җәй кебек кайнар учак,

 Җылытасыз һәркемне,

 Күңелегез сихри дулкын,

 Кызартырлык җиләкне.

 Сез кыш кебек  көчле буран,

 Кузгатырлык күңелне.

 Йөрәгегез җылы кояш,

 Эретерлек туң җирне.

Мәүлиханова Гөлназ Азат кызы, туган тел һәм әдәбияты укытучысы

 

17 апрель көнне Иске Шәйморза урта мәктәбендә филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Эльвира Ирфан кызы Сафина белән очрашу матур, кызыклы һәм бик тә​ мавыктыргыч булды. Әлеге чара Эльвира Сафина сүзләренә язылган шигырьләр, җырлар белән башланып китте.  Укучылар аның “Балачак”, ”Яз” һ.б. шигырләрен сөйләделәр, 11 нче сыйныф укучысы Екатерина Задонская​ “Әти-әни кадере” җырын башкарды.

Очрашуга мәктәбебезнең ветеран укытучысы Әхмәтҗанова Фәһимә апа да килгән иде. Укучылар чыгышыннан соң ул да сүз алды. Эльвира Сафина иҗатын яратуы, аның белән кызыксынуы турында сөйләде, аңа зур рәхмәтләр әйтеп, иҗади уңышлар теләде.

Кичәнең икенче өлешендә сүз Эльвира Сафинага бирелде. Ул укучыларга Фәннәр академиясе, үзе төзегән сүзлекләр турында сөйләде,  матур итеп шигырьләрен укыды, һәр шигыренең язылу тарихы белән таныштырды. Эльвира Ирфановна укучылар белән дә эшләп алды, алардан шигъри табышмаклар чиштерде. Очрашу ахырында Эльвира Ирфан кызы укучыларның күптөрле сорауларына җавап бирде һәм үзе төзегән берничә сүзлеген мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Мәктәп директоры Илмас Фидаик улы Эльвира Ирфан кызына барыбыз исеменнән дә рәхмәтләр җиткереп, фәнни эшчәнлегендә һәм иҗатында зурдан-зур уңышлар теләде. Очрашу мизгелләре безнең күңелләрдә бик озак сакланыр әле.

​ Фәтхуллина Миләүшә Җәмил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары белән очрашуга Эльвира Сафина килә дигәч, олы буын кешесе булсам да,  шатланып мәктәпкә ашыктым. Мин аны беренче күрүем. Зифа буйлы, төз гәүдәле,  мөлаем йөзле, елмаеп каршыма килә. Нәкъ әнисе  Гөлшат Миннәтулловна инде! Без аның әнисе белән озак еллар бер өлкәдә эшләдек. Мин мәктәптә завуч, ә ул район мәгариф бүлегендә өлкән методист, тирән белемле, киң эрудицияле, төгәл, кешене хөрмәт итә белә торган белгеч. Аның белән эшләү бик рәхәт иде. Сөйләшеп тә, киңәшеп тә була  торган киң күңелле кеше ул.

Эльвира ханым укучыларга үзенең фәнни эшчәнлеге, ижаты турында сөйли башлагач, аның үз-үзен тотышына, сөйләвенә карап, “Сөбханалла, буыннар чылбыры ничек дәвам итә!” дип уйлыйсың. Һәрбер сүзе мәгънәле, фикере төгәл. Аңарда мин әти-әнисе үрнәген күрдем.

Бер сәгать очрашу бер мизгел кебек тоелды. Әти-әниләргә рәхмәтле булырга, яхшылык эшләргә ашыгырга, матурлыкны күрә белергә дигән фикерне балаларның күңелләренә орлык итеп салды Эльвира. Ул орлыклар шытып чыгачагына мин инанам, чөнки балаларның йөзләрендә, күзләрендә шатлык балкый иде. Туган телне, милләтне саклау, туган телгә мәхәббәт, үз халкың белән горурлану кебек һәрберебездә булырга тиешле хисләрне уятып җибәрде ул.

Эльвира Сафинаның иҗатын мин күптән күзәтеп киләм. Аның шигырьләре тирән мәгънәле, фәлсәфи, йөрәккә үтеп керә торган. Күп композиторлар аның шигырьләренә жырлар язды һәм ул жырлар күренекле жырчыларыбыз репертуарында. Үзе әйткәнчә, Эльвираның ике канаты. Бер канаты фән юнәлеше, ә икенчесе – иҗат. Ул 20 елдан бирле Татарстан Фәннәр академиясенә хезмәт итә, шактый күп фәнни китаплары басылган. Мәктәп китапханәсенә бик кирәкле китаплар бүләк итте: сүзлекләр, кошлар турында дидактик материаллар. Укучылар, укытучылар, мәктәп дирекциясе алкышлап рәхмәтләрен җиткерделәр. Фән юнәлешен дә, ижатны да алып бару бик зур тырышлык, осталык, жаваплылык сорый. Әлеге авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез, Эльвира сеңелем. Аллаһы Тәгалә биргән сәләтегезне югалтмыйча, иҗатыгызны дәвам итегез. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар телибез һәм яңа шигырьләр, яңа очрашулар көтеп калабыз.

Әхмәтҗанова Фәһимә Рауф кызы, ветеран укытучы

 

Безнең районнан нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган. Милләтебез горурлыклары  – Габделҗаббар Кандалый, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Шиһап Әхмәров, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре – Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Шамил һәм Роберт Рәкыйповлар, Кыям Миңлебаевлар! Күренекле артистлар – Ринат Таҗетдинов, Һидият Солтанов, Алсу Гайнуллина, Габдулла Рахимкулов, Рафаэль Ильясов, ИлСаф һәм башкалар. Бу исемлекне дәвам иттерүче яңа яшь шәхес – Эльвира Сафина.

Бүген безнең мәктәптә матур бәйрәм! Без бик бәхетле, чөнки янәшәбездә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле шагыйрәбез, якташыбыз – Эльвира Ирфан кызы Сафина!

Туган як, туган җир, туган авыл... Болар һәр кеше өчен иң кадерле әйберләр. Монда син дөньяга аваз салгансың, яшел үләннәрендә тәгәрәп үскәнсең, беренче авазларыңны да биредә әйткәнсең. Кеше күңелендәге тәүге хисләр дә нәкъ биредә уяна. Эльвира Сафина да туган авылын, аның матур табигатен яратып, әлеге ихлас мәхәббәтен шигъри юлларга салган.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Аларның кылган изгелеген санап бетерү мөмкин түгел. Эльвира Сафина да иҗатында әниләргә  рәхмәтле булып яшәргә өйрәтә.

Гомумән, Эльвира Ирфан кызының иҗат тематикасы киңкырлы. Аны һәрвакыт татар халкы, аның киләчәге борчый. Ул чын татар шагыйре, татарлыгы белән чиксез горурланучы милләтпәрвәр.

  Бары тик авыл табигатен яратып, иртәнге сандугач сайравын тыңлап үскән кеше генә шагыйрь була ала, саф мәхәббәт турында үтә матур хисле шигырь яза ала торгандыр.

             

Очрашу вакытында мәктәп укучылары Эльвира Сафинаның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Шигырьләрен тасвирлап, укучылар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Очрашуда Эльвира Ирфан кызы барлык сорауларыбызга җаваплар бирде, җылы сүзләр әйтеп балаларны мактап алырга да өлгерде. Ул сүзләр укучыларны әллә кайларга, хыял дөньясына алып кереп китте, бала күңелендә мәңге сүнмәс ялкын кабызды, канатландырды, киләчәккә мәгънә-юнәлеш бирерлек хатирәләр калдырды. Балалар үзләрен бик бәхетле хис иттеләр. Әлеге очрашу алар күңелендә мәңгелек якты хатирә булып сакланып калачак.

Бик зур рәхмәт сезгә, Эльвира Ирфановна. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен!

Наилә Хәйретдинова, 4 сыйныф җитәкчесе

 

16 апрельдә Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә бик күңелле очрашу булды. Безгә якташыбыз, шагыйрә Эльвира Сафина килде.

Без – укучылар, шагыйрәнең шигырьләрен сөйләдек, аның сүзләренә язылган җырлар башкардык. Ул үзенең фәнни хезмәтләре турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Мәктәбебез китапханәсенә сүзлекләр бүләк итте, безнең сорауларга җаваплар бирергә дә өлгерде. Очрашу безнең күңелләрдә матур хәтирәләр калдырды. Эльвира апага иҗади уңышлар теләп, яңадан очрашулар көтеп калабыз.

Илүсә Гафурова,  4 сыйныф укучысы

 

Пандемия аркасында, 2020-2021 нче уку елында мәктәптә традициягә әйләнгән бәйрәмнәребез мәктәп күләмендә үткәрелмәгән иде. Һәм менә, укучылар да, укытучылар да рухи азыкка, җыр-биюгә, шигырьгә, моңга сусаган мәлдә, Марс урта мәктәбенә якташыбыз – галимә, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, танылган җырлар авторы Эльвира Сафина очрашуга кайтты. Бу көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнде дисәк тә алдау булмас.

Эльвира Сафина укучыларны үзенең галимәлек эшчәнлеге белән таныштырды, татар теленең аңлатмалы сүзлекләренең ничек төзелүе, мәгълүматлар ничек туплануы турында сөйләде. Туган ягына, күренекле шәхесләргә, балачакка, яшьлеккә  багышланган шигырьләрен укыды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Балалар да җавап йөзеннән шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын  башкардылар. 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Айгөл үзе иҗат иткән шигырен укыды.

Ул шигырьләр иҗат итү белән мавыга. Айгөлнең: “Бу очрашу минем күңелдә мәңге сакланыр. Яңа шигырьләр иҗат итәргә рухландырыр. Эльвира Сафина минем өчен үрнәк”, – дип иптәшләренә сөйләп торганын ишеткәч,  күңелемнән “киләчәктә  бәлки безнең авылдан да шагыйрьләр, галимнәр чыгар” дигән уй йөгереп узды.  Алла насыйп итсен! Эльвира Сафинага иҗади уңышлар теләп калабыз.

Хөсәенова Нурзилә Ринат кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Ак каурый каләм алып  фәрештә  канатыннан...

“Кеше җанына һәрвакыт гүзәллек, матурлык кирәк.                                                                                                             

Ә шагыйрь кеше – һәркөнне  берәр яңалык, берәр матурлык ачучы.”(Фәнис Яруллин. Көзге моң.)

Бу сүзләрне без авылыбызда туып-үскән, үзенең туган телен яраткан, үз телендә матур-матур шигырьләр иҗат итеп, Казан шәһәрендә яшәүче Сафина Эльвира Ирфан кызына багышлыйбыз.  Аны күп кеше  радиодан, телевизордан яңгыраган җырларның сүзләре авторы буларак таныйлардыр.                                                                                                     

Ямьле язның бер көнендә,  Габдулла Тукайның тууына 135 ел  тулу көне якынлашканда, 17 апрельдә, без дә шигырь бәйрәменә – Эльвира Ирфан кызы Сафина белән очрашу кичәсен үткәрү өчен  Яңа Кәкерле  мәдәният йортына җыелдык.  Мәдәният йорты директоры Замалтдинова Мәдинә Нурулла кызы   килгән кунакларны   милли киемнәрдән,  милли аш – чәк-чәк  белән, чәчәкләр тотып,  каршылауны оештырды. Залда Эльвира Сафинаның сүзләренә язылган ”Балаларым” җыры яңгырый.  Зал бик матур бизәлгән иде.  Эльвира Сафинаның очрашу кичәсенә әти-әнисе, авылдагы туганнары да килгән иде.   Очрашуның башында  мәдәният йорты директоры Замалтдинова Мәдинә  Эльвираның  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, аннан соң ул  – Эльвираның “Дөнья куабыз”,  ә Замалтдинова Гөлназ “Тукай икән туган телебез”шигырен укыдылар. Аннан соң Эльвирага сүз бирелде.  Ул үзенең  иҗат иткән яңа шигырьләрен укыды,  эш урыны турында сөйләде, яңа китаплар белән таныштырды һәм аларны бүләк итеп калдырды.   Эльвираның әтисе Ирфан Зәкиулла улына  һәм әнисе Гөлшат Миннәтулла кызына  да сүз бирелде. Алар Эльвираның шигырьләрен яратып укулары, аның кечкенәдән үк китап укырга яратуы, тырышып укуы, аның белән горурланулары, шигырьләренә күп җырлар язылуы турында әйтеп үттеләр. 

Шушы көннәрдә аның шигырьләре “Туган як” газетасында да басылып чыкты.   Тиздән “Туган як” газетасы да үзенең түгәрәк юбилеен – 90 еллык бәйрәмен билгеләп үтәчәк.   Бәйрәмнәргә бай булган туган  тел елында Эльвираның туган якка, табигатькә, каләмдәш дусларына карата мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре  бүгенге болгавыр заманда авыл , районыбыз халкына бер йотым  саф һава, саф су, иң яхшы җыр, иң тирән моң, иң якты шатлык булыр.                                                              

Эльвираның  шигырьләрен укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Укыган саен күңел яктыра, җаның җылына бара. Вак-төяк дөнья мәшәкатьләре җуела. Кичәнең ахырында   мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәриякәй“ вокаль  ансамбле тарафыннан  Эльвираның сүзләренә язылган, Лилия Муллагалиева репертуарында булган “Без бит авыл кызлары” җыры сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Очрашу кичәсе авыл халкына бик ошады. Чын мәгънәсендә җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер кичә булды ул. Өлкәннәр  яшәреп, шигырь дөньясында тылсымланып таралышты бу кичәдән. Без авылдашыбыз Эльвира Ирфан кызы Сафинаның иҗатына сокланабыз һәм аның белән горурланабыз.

Шигырьнең кадере бетеп барган бер заманда безгә, авыл халкына, шундый очрашу оештырган авылдаш шагыйрәбез Эльвира Сафинага, аның әти-әнисенә, туганнарына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез,  яңадан-яңа иҗат  уңышлары, сәламәтлек телибез, яңа шигырьләрен  көтеп калабыз.

Мәдинә Замалтдинова, Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авыл мәдәният йорты директоры

 

Туган як язучыларының әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылларына карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләнә. Әйе,  Яңа Кәкерле авылы талантлы язучыларга бай. “Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр” дигәнне хуплап, без чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Китапханәдә язучылар белән очрашу үзе бер бәйрәм бит ул!

Бәйрәмебезнең олы кунагы – гаҗәеп тә талантлы, матур күңелле якташ шагыйрә-язучыбыз – Эльвира Ирфан кызы Сафина. Без – китап сөючеләр, хөрмәтле кунагыбыз, төпле фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Истәлекләр, хисләр китапханә стеналарына гына сыймыйча, язгы көнне дә җылытты кебек. Бу очрашу бездә зур горурлык хисләре уятты. Алда тагын матур күрешүләр насыйп булсын, Эльвира авылдашыбыз.

Рәйнә Миначева, Яңа Кәкерле авылы китапханәсе мөдире 

 “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип юкка гына әйтми халкыбыз. Якташыбыз Эльвира Сафина иҗатына багышланган әлеге әдәби чаралар да укучылар күңелендә матур тәэсирләр, якты хатирәләр калдырган әнә. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында  милли үзаңыбызны арттыра, рухыбызны баета, туган телебезне тагын да кадерләргә, сакларга кирәклекне искәртә торган мондый файдалы очрашулар, кичәләр тагын да күбрәк булсын иде.

Римма Мәүлетова,  “Туган як”  газетасы  журналисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев