Тукай дусты, Сәйдәшнең рухи атасы
(күренекле якташыбыз Шиһап Әхмеровның тууына 140 ел тулу уңаеннан)
Иршат Закиров
Чүпрәле төбәгенең халкыбыз мәдәнияты үсешендә биләгән урыны хакында төрле даирәләрдә лаеклы сүзләр әйтелеп килә. Районыбыздан чыккан кешеләрнең татар әдәбиятына, сәнгатенә керткән өлешләре тиешенчә бәяләнә, дип саныйбыз без. Шулай да, кайчак үзебез дә, исемнәре киң билгеле, халыкта популяррак булган язучыларыбызны, җырчы-музыкантларыбызны ешрак телгә алып, татар халкының рухи яңарышы башланган чорда яшәгән, шушы яңарышны тормышка ашыруда башлап йөрүчеләрдән булган кайбер якташларыбызны онытыбрак торабыз кебек. Исемнәре күптән урамнарга, мәгариф һәм мәдәният объектларына бирелергә лаек олуг шәхесләребезгә мисал итеп күренекле мәгърифәтче, педагог, язучы, шагыйрь, журналист, татар полиграфиясенә һәм вакытлы матбугатына нигез салучыларның берсе Шиһап Әхмеровны китереп булыр иде. 2022 елның соңгы көннәрендә татар җәмәгатьчелеге аның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәк.
Мәшһүр якташларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Шамил Усмановлар кебек үк милләтебезнең үзаңын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертеп калдырган Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмеров 1882 елның 30 декабрендә элеккеге Буа өязе Түбән Задур (хәзерге Яңа Задур) авылында туган. Әтисе Шәрәфетдин төпле белемле, зыялы кеше була. Үз көче һәм тырыш хезмәте белән мал туплап, авылның нык тормышлы, бай сәүдәгәре булып җитешә. Шул ук вакытта мәгърифәтчелек, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Үз балаларын, авыл яшьләрен укытуга нык игътибар бирә. Гомумән, бу нәсел элек-электән гыйлемлеккә омтылучанлыкка ия булган, шуңа да Шәрәфетдин абзый балаларының барысына да тиешле белем алуга мөмкинлек тудырган.
Югары дини әзерлекле Шәрәфетдин хәзрәт тирә-яктагы дин эшлеклеләре белән тыгыз элемтәдә, дустанә мөнәсәбәттә яши. Аның дусларыннан берсе - Буа мәдрәсәсе җитәкчесе, имам һәм галим Нургали Хәсәнов. Шуңа да, Шәрәфетдиннең улы Шиһабетдинны шушы мәдрәсәгә укырга бирүе табигый гамәл буларак кабул ителә. Шиһап шәкерт анда булачак күренекле язучы Зариф Бәшири белән бергә укый, Һади Атласидан дәресләр ала.
Шиһап мәдрәсәне 1901 елда тәмамлый. Тирән белемле, алдынгы карашлы яшь егетне муллалык вазифасына караганда, күбрәк укытучы-хәлфә булу кызыксындыра. Җае да чыга - шушы елда ук аны Самара губернасындагы Бөгелмә өязенең Әлмәт авылына укытучылык эшенә чакыралар. Үз укучыларын яңача укытуга, аларга дөньяви белем нигезләрен дә бирүгә омтылган мөдәррис Шиһап мондагы мәдрәсәдә тиешле дәреслекләрнең юклыгына игътибар итә. Бу проблема Ш.Әхмеровта үзе дә дәреслекләр язып карау хисен тудыра, шул өлкәдә ул беренче тапкыр тәҗрибә дә ясап карый. Һәм аның «Мөнтәхиб әлифба» дигән ике кисәктән торган хезмәте 1908 һәм 1909 елларда аерым китап булып басылып та чыга.
1908 елны Шиһап Әхмеров Әлмәттән Казанга килә. Мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр бастыручы «Сабах» нәшриятына эшкә урнаша. Нәшриятның китап кибетендә эшләү белән беррәттән, аңа мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр һәм матур әдәбият авторлары белән элемтәгә керү, алар язган әсәрләрне сайлау, типографиядә бастыру эшләре дә йөкләтелә. Ш.Әхмеровның турыдан-туры катнашы белән «Сабах» нәшрияты 1912 елда үзенә типография ача, соңыннан бу типография Казанда иң алдынгы басмаханәгә әйләнә. Башлыча безнең якташыбыз тырышлыгы белән бу типографиядә Октябрь революциясенә хәтле миллион ярым тираж белән 400 дән артык татар китабы басылып чыга. Аларның төп өлешен татар мәктәпләре өчен басылган китаплар тәшкил итә. Бу китап, дәреслекләрнең авторлары арасында Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан кебек күренекле татар язучылары, галимнәре, педагоглары булган һәм, әлбәттә, мөхәррир Шиһап Әхмеров аларның һәркайсы белән танышлык-дуслык элемтәләре тоткан. Үзе дә актив язган Шиһап. Яшь буынга заман кушканча тиешле белем бирү, мәгърифәтчелекне үстерүгә кагылышлы язмалары белән, мәкаләләре белән газета-журналларда чыгыш ясаган, күренекле журналист булып җитешкән. Ул 1913 елда Казанда татар телендә чыга башлаган беренче педагогик журнал - «Мәктәп»нең редакторы була. Аны оештыруда иң актив катнашкан кеше дә Ш.Әхмеров булуы билгеле. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, бөек якташыбыз Шиһап Әхмеровны татар педагогик әдәбиятының “атасы” дип атасак та, һич ялгышмабыз.
Татар китабы һәм матбугаты “казан”ында кайнагач, Ш.Әхмеров аларның тарихы белән дә кызыксына башлый. Аны галим дәрәҗәсенә җиткергән фәнни эзләнүләр шуннан башлана. Бу эшчәнлекнең олы нәтиҗәсе буларак, «Матбагатчылык тарихы» дигән китап дөнья күрә. Татар китабы тарихы буенча язылган иң беренче зур фәнни хезмәт буларак, ул әле дә үзенең тарихи әһәмиятен саклый. Чөнки анда төрле вакытта эшләгән, татар телендә китап басу белән шөгыльләнгән барлык нәшриятларның да тарихы яктыртылган. Бу хезмәт авторның матбагатчылык тарихы буенча заманы өчен зур эрудицияле зыялы булуын күрсәтә.
Казанга килеп урнашкач, Ш.Әхмеров “Болгар” кунакханәсендә тора башлый. Шул чорда анда бөек шагыйребез Габдулла Тукай да яши. Янәшә бүлмәләрдә, даими аралашып яшиләр Габдулла белән Шиһап. Күршелек һәм чын дуслык Тукай гомеренең соңгы минутларына кадәр дәвам итә. Ш.Әхмеров белән Г.Тукайның күп теләк, уйлары, хыяллары бер булган. Шиһап Тукайның яңа шигырьләрен беренче тыңлаучы, аның әсәрләрен нәшриятта беренче бастыручы да була.
Г. Тукай авырып Клячкин сырхауханәсенә кергәч, сөекле шагыйрьнең соңгы минутына кадәр аны карап, тәрбияләп торучыларның берсе дә Шиһап булган. Үләренә берничә сәгать калгач, Тукайның үзеннән рөхсәт сорап, үлем түшәгендә фотографиягә төшертүне дә ул оештыра.
Шиһап Әхмеров шәхесе белән халкыбызның икенче бер даһи кешесе - Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы да тыгыз бәйләнгән. Салих Ш.Әхмеровның хатыны Әминә Сәйдәшеваның бертуган энесе була. Кечкенәдән ятим калган Салихны Шиһап үз улы итеп тәрбиягә ала. Ул үсмер баланың моңлы һәм нечкә күңелен, музыкага сәләтен бик тиз сиземли һәм аңа төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Салих өчен музыка укытучысы яллый. Сәйдәш бәхетенә, бу укытучы татар халкының беренче халык композиторы Заһидулла Яруллин була. Салих Сәйдәшевның бөек композитор булып ирешүенә Әхмеровлар гаиләсенең игелекле йогынтысы бәяләп бетермәслек. Инде танылган композитор булгач та Салих Сәйдәшев Шиһап ага Әхмеровны үз әтисе кебек хөрмәт итә, олылый. Халкыбызның ике гиганты — бөек Г.Тукай белән киләчәктә шулай ук бөек композитор булачак Салих Сәйдәшевне үзара таныштырган кеше дә — Шиһап Әхмеров.
Шиһап үзе дә, гомумән, сәнгатьне һәм әдәбиятны ихлас күңелдән ярата. Аның шигырьләр язганлыгы да билгеле. Туган илен, халкын эчкерсез сөйгән, чын патриот булган Ш.Әхмеровның бер шигырендә мондый юллар бар:
Таулар ашып, сулар кичеп, күп җирләрне таптадым,
Үз илемнән матур илне һичбер кайда тапмадым.
1917 елгы революциядән соң Шиһап Әхмеров үзенең гыйльми һәм иҗади эшчәнлеген дәвам итә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Кызганычка каршы, репрессия еллары шаукымы аңа да кагылмый калмый. 1929 елның 17 декабренда, милли интеллигенцияне, социализмга сыйныф буларак туры килмәүче татар зыялыларын юк итү сәясәте барышында, Ш. Әхмеров кулга алына. Ике елдан артык төрмәдә тотып, җәзалагач, 1932 елның 11 маенда, «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше буенча гаепләнеп, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә, Ленинград өлкәсенә җибәрелә. Могҗиза белән генә 1934 елда амнистиягә эләгә. 1959 елда тулысынча аклана. Шиһап Әхмеров 1966 елның 30 апрелендә Казанда вафат була. Шәһәрнең Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.
“Казан утлары” журналының 1972 елдагы 11 нче, 1982 елдагы 10 нчы саннарында данлы якташыбызның юбилейлары уңаеннан мәкаләләр басылган булган. Шуларның берсендә күренекле галимнәр Мирза Мәхмүтов, Әбрар Кәримуллиннар (Мәгърифәтче Ш. Әхмеров. Казан утлары, №10, 1982) Шиһап ага турында болай язганнар:
“Пәһлеван гәүдәле, мөлаем дә, җитди дә карашлы, һәр сүзен үлчәп кенә әйтүче, һәр хәрәкәтендә тормыш һәм иҗат дәрте кайнап торган бу күркәм кеше — үзенең китаплары, чыгарган журналлары, мәкаләләре белән генә түгел, халык мәгърифәте өчен көрәшүе белән дә, халык тудырган педагогик алымнарны оста файдаланучы, аны киләсе буыннарга җиткерү өчен көрәшүче педагог буларак та үзенчәлекле шәхес”.
Шиһап һәм Әминә Әхмеровлар гаиләсендә өч бала үсә – Үзбәк, Гөлнар һәм Җанбәк. Үзбәк Шиһап улы Әхмеров медицина, биология өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, биология фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт университетында бионика фәне лабораториясен оештыра. Аның улы Нияз да медицина юнәлешен сайлап, неврология буенча Татарстанда киң танылган, прогрессив алымнар кулланып эшләүче белгеч дәрәҗәсенә иреште. Ул бер үк вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнде, китаплар бастырды. Район энциклопедиясе өстендә эшләгәндә миңа Нияз Үзбәк улы белән телефоннан берничә кат аралашырга туры килде. Әңгәмәләрдән бу кешенең дә чын татар зыялысы икәнлеге, мәгърифәтче бабасы Шиһап Әхмеров нәселенең лаеклы дәвамчысы булганлыгы ачык аңлашыла иде.
Җанбәк Шиһап улы Бөек Ватан сугышында яраланып кайткач, ветеринария институтын тәмамлый, мал табибы буларак, башта хезмәт тәҗрибәсе туплый, соңрак ветеринария фәннәре докторы дәрәҗәсен яклый.
Укытучы, педагог, журналист, галим, Г.Тукайның якын дусты, С.Сәйдәшевның тәрбиячесе Шиһап ага Әхмеровның исеме һәм хезмәтләре зур ихтирамга лаек. Ул Тукайлар, Сәйдәшләр кебек кешеләрне тудырган чорның аерылгысыз өлеше, татар мәгърифәтчелеге максатларын тормышка ашыруда армый-талмый эшләгән зыялы буларак та безгә кадерле шәхес.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев