Туган җиргә тарта күңелләр: Чүпрәле районы Каракитә авылы көнендә мәдәният йорты ачылды
Тарихи документларга күз салсак, Каракитә авылы 300 елдан артык бай тарихы булган авыл.
Соңгы елларда авылларда читкә таралган халкын, тирә-як авыл кешеләрен бер мәйданга җыеп олы бәйрәм чарасы уздыру күркәм гадәткә әверелде.Әлеге чара, хәтта авыл халкы өчен дип оештырылган Сабан туен дә хәтерләтә. Нәкъ шундый бәйрәм быел Түбән Каракитә авылында үтте.
Тарихи документларга күз салсак, Каракитә авылы 300 елдан артык бай тарихы булган авыл. Беренчеләрдән булып, бирегә Сембер якларыннан Абдулла исемле кешенең килеп урнашуы хакында фаразлар бар. Бүгенге көндә авыл җирлеге өч авылны Түбән һәм Югары Каракитә, Татар Бизнәсе авылларын берләштерә. Ике Каракитә авылын исә асфальт юл гына аерып тора. Төп үзәк саналган Түбән Каракитә авылындә балалар бакчасы, мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер- акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, кибетләр, халыкка хезмәт күрсәтүче объектлар бар.
Берничә елдан бирле биредә Авыл бәйрәме үткәрүне гадәткә кереп җибәрделәр, быелгысы белән ул авыл мәдәният йорты ачылуы белән истә калачак. Әйтергә кирәк, төзекләндерүдән соң, мәдәният йорты бөтенләй башка төсмер алды. Биредә хәзер барысы да уңайлы, якты, заманчалаштырылган.
Авыл көнен ачып җибәрү алдыннан әлеге социаль-мөһим объектны ачу тантанасында һәм бәйрәм барышында да район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Казан шәһәреннән кайткан кунак, якташыбыз Нияз Хисметов Каракитә авылы халкына җылы теләкләрен җиткерделәр.
Данис Сатдинов мәдәният йорты төзекләндерү белән беррәттән авылда быел белем йортының да масштаблы үзгәреш кичерү хакында сөйләде.
-Төзекләндерү эшләре һәркайсы милли проектлар кысаларында башкарыла. Авыл халкының тормышын, яшәешен уңайлы итәр өчен төзелгән программаларны тормышка ашырган җитәкчеләребезгә олы рәхмәт. Рәхтен күреп яшәгез, социаль-мөһим объектлар гөрләп торсын, чаралар узсын, милләтебез, мәдәниятебез сагында эшләсен,-диде Данис Сатдинов. Авыл көнен бәйрәм итүне дә җитәкче телебезне, милли гореф – гадәтләрне, йолаларны саклауда зур роль уйнавын билгеләп, безнең буыннар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә бай, милли мирас икәнлеген ассызыклады.
Нияз Хисметов та үз чиратында, элек елларны искә алып, мәдәният йортына кинолар карарга, төрле кичке уен чараларына йөрүләрен искә алды. “Мәдәният йорты-авылның мәдәни үзәге. Авыл яшәсен, мәдәниятебез сагында яшьләр дәвамчы булсын иде”,-дигән теләкләрен җиткерде.
Авыл халкын, килгән кунакларны Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалетдинов та сәламләде, күңелле яллар теләп, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик итте.
Авылда мәдәниятенең барлыкка килү тарихы турында авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Дилүзә ханым Рәимова искә төшереп узды.
“Олырак буын кешеләре хәтерлидер, авылдагы мәдәният йорты агач бинадан, балконлар белән матурлап ясалган иде. Ул бинада Каракитә авылының мәдәнияте формалашты, үзенең җырчылары, сәнгатькә гашыйк кешеләре сәхнәгә менде, киләчәген мәдәният белән бәйләде. Янганнан соң, клуб янә торгызылды. Бүген дә авыл мәднияте яңарыш чоры кичерә, хәерле юл телик, аңа! Җыр-моң гөрләп торсын, читкә киткән авылдашларны җыеп торучы урын булсын. Авыл яшәсен, кадакланган йортлада янә яшәеш барлыкка килсен, халкыбыз туган нигезләрен барласын, яңартсын иде”,-дигән изге теләкләрен ирештерде Дилүзә ханым.
“Күмәк көч тау күчерә”, дигәндәй, эшләр дә, бәйрәмнәр дә уртак көч белән оештырыла. Авыл тормышында, бәйрәмне үткәрүдә актив катнашкан иганәчеләргә Рәхмәт Халары, бүләкләр тапшырылды бу көнне.
Бәйрәм котлаулар, матур теләкләргә кушылып, үзешчәннәр чыгышлары белән дә үрелеп барды. Әйткәнебезчә, Сабан туе уеннары да мулдан булды, сату-алу да, балалар өчен төрле ял итү уеннары да гөрләп торды. Һәммәсе рәхәтләнеп ял итеп, күптән күрешмәгән дуслар, сыйныфташлар очрашып, хәл-әхвәлләр белеште, сөйләште.
Кичке якта исә, авыл халкы, бәйрәм кунаклары өчен эстрада артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясады, салют яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев