Татар Шатрашаны авылында якташыбызның китапларын тәкъдир иттеләр
Шәлам Багаветдинов 1938 елның 20 февралендә Тула өлкәсенең Казановка авылында шахтер гаиләсендә туа
Татар Шатрашаны авылы мәдәният йортында шагыйрь Шәлам Җиһаншен улы Баһаветдинов үзенең «Ачуланма - җәннәтлесең» һәм «Таң кояш нурыдай әнием елмаюы» китапларын тәкъдим итте.
Тантаналы чараны ачу өчен сүзне автор Шәлем Багаветдиновка бирделәр:
- Язам, хәтеремдә саклыйм, үз авылым, яшьләребез, туган телне саклап калу өчен борчылам. Минем китапларым сезгә ошар, бәлки хәтта төрле тормыш ситуацияләрендә булышыр дип өметләнәм. Мин аларга үз җанымны, йөрәгемне салдым. Барчагызга килгәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм, сәламәтлектә, безнең гореф-гадәтләребезне саклап матур тормышта яшәвегезне телим.
Районның Зәки Нури премиясе лауреаты, хезмәт ветераны Нария Хисмәтуллина Шәлам абый язган шигырьләрнең барысы да бер сулышта җиңел укыла, дип билгеләп үтте. "Сезнең китапларыгызны шигърияттә генә түгел, ә хикәяләрдә, прозада да көтәбез", – дип өстәде ул.
Чарада үзәк район китапханәсе, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова да катнашты
Ул шулай ук Шәлам Баһаветдиновның шигырьләре гади, укучылар өчен аңлаешлы итеп язылганлыгын билгеләп үтте. Авторның шигырьләрен чараларда рәхәтләнеп куллануларын әйтте. Алга таба да уңышлар, һәм илһам чыганагын озак еллар сакларга теләде.
Авыл халкы Шалям абый язган берничә шигырьне рәхәтләнеп укыды, бер авылдашы хәтта «Сеңеләмә»шигыре өчен музыка да язган
Презентация тәмамланганнан соң, бәйрәмне оештыручылар Татар Шатрашаны авыл китапханэчесе Садыкова Әнузэ Хэм авыл клубы мөдире Тазетдинова Рәмзия, барлык катнашучыларга үз куллары белән урманда җыелган чәй җыюын тараттылар һәм аралашуны чәй эчеп дәвам итәргә чакырдылар.
Белешмә:
Шәлам Җиһаншин улы Багаутдинов 1938 елның 20 февралендә Тула өлкәсенең Казановка авылында шахтер гаиләсендә туа. Аңа 3 яшь булганда, әтисен сугышка алалар. Кечкенә баласы белән ялгыз калган Алия (Шалям абыйның әнисе) үзенең туган авылы Түбән Чекурскоега күченергә карар итә. Шәлам Баһаветдинов җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, 1952 елдан 1955 елга кадәр, үзенең укуын Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итә. Урта белем алгач, Ульяновск автозаводына урнаша. Конвейер цехында эшләгәндә, кичләрен политехник институтта укуын дәвам итә. 1961 елда «Промпроект»конторасында эшли башлый. 1965 елда инженер - төзүче дипломын ала. Конторада эшләгәндә Шәлам Багаветдинов зур уңышларга ирешә.
Гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яшәсәләр дә, Шәлам абый Татар Шатрашаны авылында яшәүче якташлары, туганнары белән тыгыз элемтәдә тора. Чүпрәле районының барлык чараларында катнашырга тырыша.
Чәке – минем авылым
Тыйнак кына яши авылым,
Каршы урманга сыенып.
Язын яшелгә төренә,
Кояш җылысын тоеп.
Карлары һәр яктан уңай,
Көтүлек, печәнлек бар.
Аланнарда- җиләк- җимеш,
Елгада бар балыклар.
ФЗОда нвгвдвлар
Авылның балалары.
Канлы сугышта ныгыды
Ирләренең даннары.
Әле дә алга бара авыл
Җир-Ана исән чакта.
Фарыз гамәлләрне үтәп,
Тәннәрдә җан бар чакта.
“Ачуланма – җәннәтле булырсың” (Хәдис)
“Ачуланма – җәннәтле булырсың”,
Гаҗәпләнмә бу гади сүзгә.
Исебезгә урнаштырыйк аны,
Ышанып аның хәдислегенә.
Купме гауга туктар иде илдә,
Дуслык бизәр иде күңелне.
Күршең кереп хәлең белер иде,
Ялгыз яшәү әллә җиңелме?!
Ачуланма авыр сүз әйтсәләр,
Янасалар усаллык белән.
Йомшак сүзләр аңа җавап булса,
Авыру китәр яралы тәннән.
Ачуланма күршең килә алмаса,
Туганнарың кайчак онытса.
Җыен, үзең барып хәлләрен бел,
Авыр булыр сукмак суынса.
Начар сүзләр күңелдә туплама,
Чәйнәп ташла, алар чүп кенә.
Ләззәт тапма туганың яшеннән,
Җылы сүзләр эзлә, иренмә.
Ана күңеле
Диңгездәй тирән
Галәмгә тиң ул
Көзгедәй ачык
Күңел төпсез ул.
Хыяллар сыя
Үткән юлларда,
Күрешү шатлыгы,
Аерылуларда.
Шатлык яктырта
Күңел түреннән
Шул яктылыкка
Күңел үрелә.
Күңел түрендә
Яши туган өй.
“Онытма безне-
Без бергенә ди!”
Сабырлык
Сабыр бул, балам,
Авыр сүз әйтмә,-
Җавап көнендә
Ул сиңа ятьмә.
Эшнең уңае,
Сүзнең йомшагы-
Берләшү көче
Гаилә кыршауы.
Сабырлык, балам,
Аллаһы бүләге,
Йөзең нурлары
Сүнең бизәге.
Сабырлык илтә
Җәннәт юлыннан
Рәхмәт китерә
Кызың, улыңнан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев