Людмила Сердцева: “Иҗатыбыз – халкыбызга, милләткә хөрмәт ул”
“Хелхем” чуваш халык фольклор ансамбле Чүпрәле районының йөзек кашы, горурлыгы.
Быел ансамбльнең оешуына 10 ел! Кечкенә генә юбилей булуына карамастан, ансамбль шул еллар дәвамында барлык тамашачының күңелен яулап, чуваш халкының гореф-гадәтләре, милли моңнары белән таныштырып килә, борынгы җырларны яңарта. Алар районда гына түгел, республикакүләм, төбәкара, Россия, халыкара конкурс-фестивальләрдә актив чыгыш ясый. Юбилей уңаенннан ансамбльнең оешу тарихы, беренче адымнары хакында аның җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева белән әңгәмә кордык.
–Людмила Петровна, коллективның оешу елларына кайтыйк әле. Ничек, ни сәбәпле барлыкка килде ул һәм ни өчен “Хелхем” исеме астында чыгыш ясарга уйладыгыз?.
–Моннан ун ел элек, ул чакта райондагы ветераннар оешмасын Фиркать Сабирулла улы Җәлалов җитәкли иде, чакырып республикада “Балкыш”-“Сияние” фестивале бәйгесендә катнашу теләге белән уртаклашты. Моның өчен тиз арада ансамбль туплап, киемнәр барлап, тиешле репертуар сайлап, өйрәнергә кирәк иде. Җитәкчесе син булырсың диде. Шул көннән мин коллективны оештыру, төрле авыллардан, музыкаль инструментларда уйный белүче, җыр-моңга сәләте булганнарны барлау эше белән йөрергә тотындым. Хорновар – Шигали авылннан гармунчы-баянист А лександр Степанов, Аркадий Еремеев, Александр Никифоров, Владимир Петров, барабанчы Александр Беззубов һәм башкалар ансамбльнең беренче чыгыш ясаучылары булдылар. Күп еллар дәвамында ансамбльдә Кузнецова Зоя Михайловна, Гордеева Зинаида Николаевна, Бушуева Мария Николаевна, Насыбуллина Лидия Николаевна, Афанасьева Людмила Александровна, Кудрявцева Светлана Николаевна, Макарова Наталия Владимировна, Хубахов Виталий Димитреевич, Хрисанов Николай Иванович, Гордеев Петр Алексеевич, Мулеев Николай Петрович, Корсаков Геннадий Николаевич, Токмаков Владимир Васильевич, Кадушкин Василий Петрович, Самойлов Валерий Николаевич, Сердцева Людмила Петровна чыгыш ясыйлар. Кызганыч, бүгенге көндә якты дөньяда юклары да бар. Алар урынына яңа кешеләр килә. Ансамбльдә даими сигез ир-ат, сигез хатын-кыз йөри, барлыгы 16 кеше. Коллектив төрле һөнәр ияләрен: укытучыларны, китапханәчеләрне, пешекчеләрне, сәүдә медицина хезмәткәрләрен берләштерә.
Ансамбльнең исеменә килгәндә күп төрле вариантлар бар иде, иң ошаганы “Хелхем” булды. Ул “очкын” (искра) дигәнне аңлата. Без дә очкыннан кабынып, шул көннән бирле “янып” диярлек чыгыш ясыйбыз. 2012 елда да беренче тапкыр әбиләребезнең сандыкларын җыештырып, алардан калган киемнәрне киеп, фестивальдә чыгыш ясадык, лауреат исеменә лаек булдык, милли мәдәниятебезне торгызу белән шөгыльләнүебез өчен безне мактадылар, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт Хаты тапшырылган иде. Шуннан бирле без фестивальдә катнашмый калганыбыз юк. Инде соңыннан, без тулысынча эшкә киттек. Без үз программабыз өстендә гел эшләдек, төрле конкурсларга әзерләндек. Өстәвенә, безнең коллективта белемле музыкантлар юклыгын, үзешчән коллектив булуын да онытмаска кирәк, ә бу исә югары сәхнәләргә менәр өчен аеручы тырышлык куюны сорый.
–Чыннан да коллективның һәр катнашучысы ниндидер музыкаль коралга ия. Үзлектән шулай өйрәнү мөмкинме, серләре бармы?
–Әйе, бу безнең кагыйдә: ансамбльгә басасың икән– уен коралында уйнарга өйрәнәсең. Коллективта бер кеше генә уйный, ә калганнары җырлый дигән нәрсә юк. Без үзешчәннәр булуга карамастан, профессионаллардан берни белән дә калышмаска омтылабыз. Бу карарны без төрле конкурсларда чыгыш ясап, аларның дәрәҗәсен күргәннән соң кабул иттек. Коллективка карата һәрвакыт кызыксыну булсын өчен, ул тамашачыны гаҗәпләндерергә тиеш. Бу бик авыр эш, моның өчен тарихны да белергә кирәк.
–Репертуарны ничек сайлыйсыз? Башкара торган җырларыгыз бары тик халыкныкы гына булырга тиешме?
–Реперуарыбызда төрле җырлар бар. Кунак каршы алу, туй, аулак өйләрдә башкарыла торган әйлән-бәйлән җырлары, такмаклар бар.Нинди яңа җыр ишетәбез, шуны өйрәнергә тырышабыз, рус халык җырларын да башкарабыз. Шулай да, чуваш халык җырларына күбрәк өстенлек бирәбез. Ансамбль үзенчәлекле милли мәдәниятне саклауга йөз тота. Бүгенге көндә авылларда йолаларның онытылып баруы күренеп тора. Әйтик, туйларны гына алыйк. Эстрада артистлары белән танатаналы банкетлар оештыралар, матур сүз дә юк.Әмма, элек гармунчы авылда беренче кеше булган. Әлбәттә, барлык традицияләр дә онытылып бетә димим. Алар яшәсен, онытмасын өчен без эшлибез дә инде.
–Людмила Петровна, сез бит әле “Родничок” балалар фольклор ансамблен дә җитәклисез. Балалар үз мәдәниятләреннән оялмыйлармы, теләп шөгыльләнәләрме?
–Балаларны һәр нәрсә кызыгып караучан бит алар. “Родничок”ка да кызыгып киләләр. Аларны төрле уеннар формасында җәлеп итеп, музыкаль инструментларга өйрәтергә тырышам, аннан алар үзләре үк чуваш халык җырларыннан, уеннарыннан ләззәт ала башлыйлар. Әлеге коллективның да тырышлыгы төрле конкурсларда лаеклы бәяләнә, бүләкләребез бик күп.
–Үзегез турында сөйләгез әле.
– Мин укытучылар гаиләсендә тудым. Гаиләдә биш бала үстек, мин төпчек бала идем. Әти-әнием, туганнарым гаҗәеп иҗади кешеләр, төрле музыка коралларында уйный беләләр иде. Мин дә шушы мохиттә үстем. Әтием Мәскәү шәһәрендә Җиңү Парадында да катнашты. Мәктәпне тәмамлагач та, мин укытучы, яисә музыка юнәлешеннән икенчесен сайладым. Туган авылым Хорновар-Шигалига кайтып, эшли башладым. Тормышка чыктым, ике балам белән сеңлем вафатыннан соң, ятим калган аның ике баласын тәрбияләп үстердем. Тормыш мәшәкатьләре белән параллель рәвештә мәдәният һәм сәнгать институтында да белемемне камилләштердем, укытучылыкка квалификация уздым. Бүгенге көндә шушы ике юнәлешне берләштереп, мәктәптә башлангычларны да укытам, музыка буенча да белем бирәм. Көн артыннан көн узган 45 ел хезмәт дәверендә үткәрелгән һәм катнашкан фестивальләр, бәйрәмнәрнең саны да бихисап. Тормышым һәрвакыт сәнгать, музыка белән үрелеп барды, бу бүген дә шулай. Мин музыкасыз яши алмыйм. Балаларым, оныкларым да иҗатка мөккибән. Иҗат дөньясы – тирән рухи чишмә бит ул. Ул яшәргә көч бирә, һаман алга әйди. Шуңа да һәркемгә җыр, моң белән яшәгез димен мин.
–Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! “Хелхем” ансамбленең киләчәктә дә очкынланып, янып эшләвен, олы сәхнәләрдә чыгышлар ясавын теләп калабыз. Иҗат дөньягыз саекмасын.
Белешмә
«Хелхем» ансамбле 2013 елдан башлап, ансамбль ел саен “Акатуй”, “Уяв”, “Троица көйләре” чуваш милли бәйрәмнәрдә, Крымга кадәр барып (2016 елда) катнаша. “Балкыш”-“Сияние” республика фестиваленең күпсанлы лауреаты.
2016 елда ТНВ каналы «Башваткыч» программасында катнаша, «Татарстан–безнең йортыбыз”, “Керсари” халыкара, “Туган телем–халкым күңеле” төбәкара бәйрәмнәрдә, Татарстан районнарында концертлар белән чыгыш ясый.
2017 елдан ансамбль халык исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев