Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Ишле авылында “Авыл бәйрәме” үтәчәк

Быел без Иске Ишле авылында “Авыл бәйрәме” үткәрергә ниятләнеп йөрибез

 Шул уңайдан авыл тарихына караган экспонатлар, язма материаллар туплау эшен дә башлап җибәрдек. Әлеге изге эшкә карата битараф булмаган авылдашларыбыз да мәгълүматлар туплауда ярдәм итсәләр бик шат булыр идек. 

Иске Ишле авылы мәчетенең 25 еллыгы алдыннан 

Әйе, моннан 25 ел элек “Иске Ишле авылы мәчетле булачак“,-дип әйтүченең сүзенә берәү дә ышанмаган булыр иде. Ходай әмере белән хыялда гына булган бу изге теләкләребез чынга ашты. Авыл уртасында, тирә-якка нур өстәп, мәчет калкып чыкты. Чирек гасыр вакыт үтүгә дә карамастан, бу көн бүгенгедәй истә калган. Хәер, барысын да тәфсилләп искә төшереп китсәк, яшь буынга да авыл халкының бер тарихи вакыйгасы булып җиткерелер, күпләрнең хатирәләрен яңартыр. 
1994нчы елның 23 июле иде. Иске Ишле авылы халкы, бирегә чакырылучы кунаклар бу вакыйганың тере шаһитлары булдылар. Инде ярты гасыр елдан артык мәчеттән, диненнән мәхрүм ителгән бу авыл кешеләре дә мәчет төзелүен күптән көткәннәр иде. Бу көнне авыл өстенә икенче якты ай калыкты.Ул инде хәзер көнен дә төнендә,гасырлар буена батмыйча шушы урында торып кешеләргә, көньяк һәм кыйбла яктысыдай нур чәчеп ,игелеккә,чакырып хезмәт итәчәк. Аны төзүдә авылдашлар гына түгел, район халкы да теләп булышты, дип була. Хужалыкара төзү оешмасыннан килгән шофер-кранчы Әнис Низамов троссларны бәйләп мәчет манарасын айлы өлешен күтәрүгә әзерлекне кабат тикшерә. Ходайга тапшырып башладык! -дигән әмер бирелә.Авыл картлары”Аллаху әкбәр ,аллаху әкбәр,Лә илахи иллаллах“ дип тәкбир әйтүне башлау белән манараның ике шарлы һәм ярым айлы өлеше салмак кына күтәрелә башлый. Һәркемнең күзләре шунда төбәлгән. Аларда шатлыклы яшь бөртекләре.Санаулы минутлардан соң автокран һәм беләкләрендә көч ташып торган яшьләр ярдәмендә, манара билгеләнгән урынына торгызып бастырыла. Иске Кәкерле авылыннан килүче балта осталары Абдулхәбир Мостаев, Кадыйр Булатов, Шәхимәрдән Камалетдинов, Лотфулла Иматдинов һәм Рифкат Насретдинов таләп ителгән урыннарын кадаклап, тоташтырып куялар.Шуннан соң мәчет манарасын күтәрүгә багышланган тантана башлана. Аны авылдашлар, хәзер Сембер шәһәрендә яшәүче Варапай мәчете идарәсе әгъзасы Сөләйман Мөхитов һәм шушы мәчет мәзине Солтангарәй ясин укыйлар. Мәчеткә манара күтәрү белән, шушы авылда туып үскән, мәчет төзүгә берләшмә көче белән ярдәм иткән “Маяк” крестьян хужалыклары берләшмәсе идарәсе рәисе Зәкиулла Нәбиулла улы Усманов авылдашларын, чакырылган кунакларны котлый, гыйбадәт кылу йортының,мөселман динен тотучыларның һәрвакытта да авылда тәрбия алып баруын тели.Зәкиулла Усманов чыгышында шулай ук мәчет төзүгә һәрдаим ярдәм иткән оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләренә, аерым алганда, төзелеш өчен 2 миллион сум акча бүлеп биргән “Цильна”крестьян хужалыклары берләшмәсе членнарына (идарә рәисе Барис Аппау улы Гафуров), ”Агроснаб”ның район оешмасына (директоры Фиркать Әхәт улы Мәхмутов), хужалыкара төзү оешмасына (начальнигы Рифкать Солтан улы Аббазов), күршеләре Чуваш республикасындагы Шомыршы районының “Победа”крестьян хужалыклары берләшмәсе членнарына (рәисе Әпсәләмов Илья Михайлович), шушы районның хуҗалыкара төзү оешмасына (начальнигы Быков Николай Ильич) һәм Шомыршы торак-коммуналь хужалыгының производство предприятиесенә, үзебезнең район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тирән канәгатьләнү белән рәхмәт белдерде. Аннары Зәкиулла Усманов халыкка авыл картлары исеменнән мәчет советының составын, мулла вазыйфасына Адиҗан Мәхмүтовны, мәзин вазыйфасына Расыйх Шәрәфетдиновны тәкъдим итте. Авылдашлар әлеге кандидатураларга бик теләп риза булдылар. Мәчет төзү эшләрен алып баручы авылның мөхтәрәм карты, сугыш һәм хезмәт ветераны Гаяз Хәкимов чыгышында матди ярдәм күрсәткән авылдашларга, читтә яшәүчеләргә рәхмәт әйтеп, һәркайсына исәнлек - саулык теләде. Район башлыгы Рәхимҗан Хәернас улы Хәйруллин да мәчет манарасы күтәрү тантанасына килгән иде. Ул мәчеткә район хакимияте исеменнән тузан суырткыч бүләк итте, шәхси акчасыннан сәдака бирде.Туган туфрагындагы шатлыклы вакыйгада катнашучы Барис Гафуров авылдашларын бу бәйрәм белән котлады һәм мәчетнең башка эшләренә тоту өчен 500 мең сум акча бүләк итеп бирде. Иске Кәкерле авылы мулласы Нурфасыйх Мифтахетдинов,Ульяновск шәһәренең Варапай мәчете мәзине Солтангәрәй, Иске Ишле авылы мулласы Адиҗан Мәхмүтов чыгышларында дин юлыннан тайпылмаска, һәр гаиләдә жан тынычлыгы, тәртип булуны теләде. Мәчет манарасын күтәрү тантанасына килүче һәркем хәленнән килгән кадәр акчалата ярдәм итәргә тырышты. Күршеләребез “Алга”,“Таң”,”Ялкын”,”Чулпан” крестьян хужалыклары берләшмәләре,”Агроснаб”ның район бүлеге, Матак сельпосында директор булып эшләүче Валентина Скворцова бүләккә келәм һәм акча алып килгәнннәр. Шланга авылында яшәүче Фәүзия Нәүметова хәтта өч литрлы банка белән бал да китергән иде.Шушы авылда туып үскән Ульяновск шәһәрендә яшәүче Тәүфикъ Мөхәммәтҗанов мәчет түбәсен япканда цинклы калайны бушлай табып биргән булса, бу көнне ул Төркиядә ясалган “Бисмилла”әйтеп сугучы стена сәгате бүләк итте. Тантанада Яңа Кәкерле авылы кешеләре әтиле-уллы Зәкиулла хәм Камил Гатауллиннарга рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Манараның цинклы калайдан эшләнгән шарларын,тутыкмас тимердән койган ярым аен алар ясаган иде. 
Манара күтәрү тантанасына багышланган жыелыш тәмамлангач, җыелган халыкның олысы да,кечесе дә “Маяк”крестьян хужалыклары берләшмәсе һәм авыл кешесе Хәсән Хужиев гаиләсе чалган корбан ашларыннан авыз иттеләр. 
Фиркать Хәлимов, Иске Ишле – Иске Чүпрәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев