Җырлы-моңлы Яңа Кәкерлем
Яңа Кәкерле авылы мәдәният йортында авыл халкы өчен чынлап та бик мөһим чара узды.
Туган як һәр кеше өчен кадерле инде ул. Ә шулай да, кемдер туган ягын башка авыл-шәһәрләрдән өстен күреп, шунда төпләнеп кала, ә кемнәрнедер исә язмышы туган ягыннан читкәрәк алып китә, башка җирләргә, өлкә, шәһәрләргә юнәлтә. Әмма кеше кайда гына яшәсә дә, “авылым!” дип, үзе тәпи атлап йөргән сукмак, юлларны, туган нигезен сагынып, гомер буе шунда ашкынып яши. Туган авылым Яңа Кәкерледәге искиткеч матур, җылы очрашу моның шулай икәненә тагын бер кат инандырды. Хәер, барысы хакында да тәртипләп языйм әле.
Сүзем 31 март көнне Яңа Кәкерле авылы мәдәният йортында үткән искиткеч матур һәм җылы бәйрәм кичәсе хакында. Арттырып әйтү түгел, ул авыл халкы өчен чынлап та бик мөһим чара, хәтта ки, бәйрәмгә тиң булды. Чөнки, бердән, ул авылның отчет концерты итеп, икенчедән шул авылда туып-үскән һәм бүгенге көндә авылдан читтә яшәүче иҗатчы авылдашларны бергә җыю, очраштыру, күрештерү максаты белән оештырылган иде. Әйтергә кирәк, чараның идеясе, форматы үзенчәлекле булды: без – читтән кайтучылар, җыр-моңга оста авыл халкының, мәктәп укучыларының чыгышларын карап мәмнүн булсак, алар, киресенчә, якташ шагыйрьләренең, җырчыларының шигырь һәм җырларын бик яратып тыңладылар.
Отчет концертында шигырьләргә күп урын бирелгән иде. Алып баручылар Ильвина Вилданова һәм Айгиз Махмутов һәр катнашучының чыгышы алдыннан матур итеп туган авылга, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар. Мине аеруча мәктәп укучыларының актив булуы сөендерде, сәләтле кызларыбыз, егетләребез бар икән әле, дип куанып утырдым. Лиана Алимова, Эльза Камалова һәм башка кызларыбыз үзләренең актерлык сәләтләрен дә күрсәттеләр, җыр-бию белән дә күңелләребезне күрделәр. Укытучыбыз Гөлинә Әхмәдуллина һәм мәктәп укучыларының “Әпипә” көенә агач кашыклар белән уйнаулары күңелләргә хуш килде. Аеруча, укучылардан да уздырып һәм аларга үрнәк булырлык чыгышлар ясаган апа-абыйларның җыр-моңнарыннан ләззәт алдык. Заһит Вилданов, Ирек Әхмәдуллин, Фәнис Хисаметдинов, Зәйтүнә Зиннәтуллина, Гөлсирә Хәлимова, Фәзилә Танага, Рәзинә Вәлиуллина, Илдус Вәлиуллиннарның җырлавын авыл халкы бик яратып кабул итте, һәммәсен алкышларга күмде. Олы яшьтәге Сария апабыз Хәлилованың халык җырын башкаруын, мөнәҗәт укуын тын да алмый тыңладык. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә мөнәҗәт уку бик сирәк һәм онытылып бара торган жанр, шуңа, хезмәттәшләремә җиткерер өчен, Сария апаның мөнәҗәтен яздырып та калдым. Безнең галимнәребез – Татарстан фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фольклорчылары илебезнең төрле төбәкләрендә экспедициядә йөргәндә, мөнәҗәт укучыларны очратсалар, аларның укуларын яздырып кайталар. Аннары әлеге иҗат җимешләре анализлана, фәнни хезмәтләрдә кулланыла, кыйммәтле ядкәр буларак архивта – Мирасханәбездә саклана. Киләчәк буыннар өчен милли-мәдәни мирас бит ул! Бүгенге көндә әбиләребездән калган бу юнәлештә иҗат итүчеләрне – мөнәҗәтчеләрне, чынлап та, бармак белән генә санарлык. Шуңа да, Сария апа кебек ак яулыклы мөлаем апа-әбиләребезнең кадерләрен белергә, аларны алкышларга күмәргә тиешбез!
Элеккеге, үзебез кечкенә чакта авыл клубына концертка йөргән чаклар искә төште. Чөнки бу кичне дә клуб бинасы баян тавышларына күмелде, һәр җыр, элеккечә, матур итеп баянга кушылып җырланды. Концерт буе берсеннән-берсе матур көйләрне Азат Әхмәтханов уйнап торды. Шулай ук, ул әле үзе уйнап, тамашачыларга матур җырларын да бүләк итте.
Биш яшьлек Дилә Мөхетдинованың җырлары концертның йөзек кашы, матур бер бизәге булды дисәм ялгышмам. Дилә чын артистка! Милли киемнәре, калфагы да ямь өстенә ямь! ТНВдагы балалар өчен тапшыруларда катнаштырырга кирәк бу сәләтле кызны дип уйлап утырдым. Диләнең дәү әнисе Рәйнә Миначева белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы үзе үк сокланырлык. Буыннар чылбыры өзелмәсен дип телик!
Авылдашларыбызның гына түгел, райондашларыбызның да яраткан каләм иясе Иршат абый Закировның баянда уйнавын халык алкышларга күмде. Район үзәгендә яшәүче барыгызга да мәгълүм хөрмәтле Азат абый Вахитов үзенең яшьлек хатирәләре белән уртаклашып, авылга, әниләргә һ.б. багышланган шигырьләрен укыды, Казаннан кайткан җырчыбыз Айрат Җамалетдинов үзенең матур җырларын яңгыратты.
Тамаша ахырында Диләгә кушылып барлык катнашучылар башкаруындагы җыр да күңелләргә үтеп керде, үзеннән соң татлы тәм, татлы тәэсирләр калдырды:
“Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа”.
Әйе, юкка гына мин үзем дә, Азат абый Вахитов та, алып баручылар да әниләр турында шигырьләр укымады бит! Туган як – ул әни һәм әти! Беренче чиратта нәкъ менә алар якынайта безне туган якка, алар тартып кайтара. Гомумән, отчет концертының һәр номеры бик уйлап сайланган, һәммәсе дә туган як, әти-әни, туган авыл, туган нигез, яшәү яме, тормыш матурлыгы кебек мәңгелек темаларга туры килерлек итеп бер җепкә тезелгән иде.
Билгеле, бернинди чара да бөтен кешегә дә ошарлык дәрәҗәдә идеаль була алмый. Һәр эшләгән эшнең, уңай яклары булган кебек, беркүпме эшләнеп, уйланып җитмәгән кимчелекле яклары да булырга мөмкин. Бу очракта исә мин кимчелекләренә күз йомып, уңай якларын гына күрергә тырыштым. Иң мөһиме, авылдашларымда моң бар, иҗат дәрте бар, җиң сызганып эшләргә теләүчеләр бар! “Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара” дигәндәй, һәр кеше үз кимчелеген күреп, күбрәк эшләгән саен остара гына барыр.
Концерт-тамашаны Иске Чүпрәле районы мәдәният йорты хезмәткәре Л.Замалетдинова һәм музей директоры Г.Заббарова, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Р.У.Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ш.М.Абдрахманов составындагы жюри бәяләде. Алар иҗат концертының матур үтүен, үзләренең канәгать калуларын җиткерделәр һәм авыл үзешчәннәренә киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр. Концерт һәр катнашучыга рәхмәт сүзләре җиткереп, һәммәсенә грамоталар тапшырып, күтәренке рухта тәмамланды.
Мәдәният йортында Рәйнә Миначева авылдашларымның “Күңел бизәкләре”ннән гыйбарәт күргәзмә оештырган иде. Авыл халкының, мәктәп укучыларының кул эшләнмәләре, әниләребез-әбиләребезнең чигүләре, сәйләннән ясалган композицияләр, милли бизәкләр, самавыр, сандык, чиккән мендәрләр игътибарымны җәлеп итеп, мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне кадерли белүче якташларыма карата хөрмәтемне арттырды. Күргәзмәдә әлеге кичәгә чакырылган Яңа Кәкерле каләм ияләренең генә түгел, районыбыздан чыккан олы хөрмәткә лаек шәхесләрнең (Чүпрәлеләр – Һади Атласи, Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Роберт Рәкыйпов, Шамил Рәкыйпов, Рафаил Сираҗи, Рәмис Аймәт, Фирүзә Җамалетдинова һ.б.; Яңа Кәкерлеләр – Мидхәт Садыйков, Гөлнур Әхмәдуллина, Иршат Закиров, Азат Вахитов, Эльвира Сафина, Дамир Әхмәтҗанов китаплары, ИлСаф турындагы китап, Советлар Союзы герое Алимов Зариф турында язмалар һ.б) тупланган. Тәрбия бит бу! Авылыбыз яшьләрендә Чүпрәленең зур кешеләре белән горурлану, соклану хисе уята, үзләренә дә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешеп, зур дәрәҗәләр яуларга этәргеч ясый торган гамәл!
Зур, мәһабәт, затлы биналарда концерт караган бар ла. Әмма, үзебез белем алган башлангыч мәктәп бинасында урнашкан җыйнак кына, тыйнак кына мәдәният йортындагы бу очрашуны берни белән дә алыштырып булмый. Балачагыбызны, яшьлегебезне искә төшергән, Кәкерлебезгә, туган ягыбызга мәдхия җырларга мөмкинлек биргән сәхнә бит ул! Шунысын аңладым: туган авыл һәм туган як турындагы шигырьләреңне авылдашларыңа уку шундый рәхәт икән! Авыл халкы өчен дә, минем кебек читтән кайтканнар өчен дә (Азат Вахитов, Иршат Закиров, Ирек Әхмәдуллин, Айрат Җамалетдинов һ.б.) искиткеч җылы очрашу булды. Барыбызны да чакырып кайтарып, шундый матур тәэсирләр калдырырлык очрашу һәм бәйрәм концерты оештырган авыл мәдәният йорты директоры Мәдинә апа Замалтдиновага һәм авыл халкына чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бер күрешү – үзе бер гомер! Шатлыклы күрешүләр насыйп булсын!
...Кайда гына яшәсә дә, һәр кешенең авылын сагынып яшәвенә инандым дигән идемме? Шулай булмаса, сүз куешкандай, кунакка кайтучылар – барыбыз да туган авыл, туган як, әти-әниләр турында шигырьләр укымас, җырлар җырламас идектер кебек...
Барыбыз да, очар кошлар кебек,
Таралабыз төрле якларга.
Күңелебез генә, мәңгелеккә,
Береккән лә туган якларга.
Туган җирнең, туып-үскән җирнең
Шифалы бит хәтта һавасы.
Ризыклары читтә булганнарга
Яшәү көчен каян аласы?!
Затлылардан затлы тоелса да,
Ерактагы ямьле чит илләр.
Безнең өчен генә чәчәк ата
Туган якта иң матур гөлләр.
Торган җирем зур кала булса да,
Җилләр исә авыл ягыннан.
Сагыныплар кат-кат кайтыр өчен
Киткәнмен бит туган ягымнан.
... Ә һаман да, җилләр исә авыл ягыннан.
Эльвира Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев