Җәүдәт Хөсәинов - "Яшьлегем хатирәләре"
хикәя
Районыбызның Кече Чынлы авылында туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган педагогика фәннәре докторы, Казан Федераль университеты географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Җәүдәт Абдуллович Хөсәинов бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый, экологик тәрбия бирү үрнәге булып тора. Без укучылар белән әлеге күренекле якташыбызның тормыш юлын, география фәне буенча эзләнү эшләре алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән хезмәтләрен өйрәнәбез. Аның хезмәте Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә дә югары бәяләнә: алтын медальләргә лаек була.
Җәүдәт Абдулловичның туган ягыбыз географиясе турында да шактый гына хезмәтләре бар. 9нчы сыйныфта татар теле дәресендә “Топонимика” бүлеген үткәндә, “Сөенеч” түгәрәгендә туган як табигате белән танышканда, туган ягыбыз табигате буенча сәяхәт иткәндә, туган ягыбыз табигате турында фәнни-эзләнү эшләре башкарганда, без якташ галимебезнең хезмәтләреннән файдаланабыз. Үзенең туган авылы мәктәбе базасында һәм башкалабызда Җәүдәт Абдуллович җитәкчелегендә оештырылган бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларыбыз чыгышлар ясый.
Җәүдәт Абдулловичның республика күләмендәге “Мәйдан” журналының март санында басылып чыккан “Яшьлегем хатирәләре” исемле хикәясен дә укучыларым белән бик яратып укыдык.
«Яшьлегем хатирәләре»ндә татар халкына, туган төбәгебезгә, аерым алганда, Кече Чынлы авылына хас булган гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр якташыбызның хәтерендә яңартылып, бүгенгедәй күз алдына китереп бастырыла. Якташыбызның сабый чагындагы вакыйгаларны бөтен нечкәлекләре белән бүгенгедәй хәтерендә саклый алуына һәм аны искиткеч камил тел белән яза алуына; чынбарлыкны, беркемнән дә курыкмыйча, кыю итеп әйтә алуына чиксез сокландык!
«Үлгәнче яшәгез!» бүлегендә «Аулак өй»ләр үткәрү, яшь парлар өчен өмә белән “дуен кирпече” әзерләү, “дуен кирпече”ннән өйләр төзү, кышка таба исә кунак мәҗлесе үткәрү тәртипләре тәфсилләп сурәтләнә.
«Телеграмм баганасы чәчәк аткач кайтабыз» бүлегендә исә нәни галимнең җиде айдан әнисе белән бертуган Нурулла абыйсы гаиләсендә тәрбияләнеп үсүе, ак яулыклы Нуриҗамал әбисе турындагы истәлекләре барлана.
«За Нуркай!» бүлегендә “Боз озату” йоласы, солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның кыю гамәле тасвирлана.
“Урман” бүлегендә – тәрбиягә алган әтисенең күрше хатынына йортка керүе, кабат әйләнеп кайтуы, Бөек Ватан сугышы ивалиды булуына карамастан, бик уңган балта остасы булуы, бригада җитәкләп, алты яшьлек улын да ияртеп, Олы Тархан районында агачтан йортлар, биналар төзеп йөрүе, дәвамлы яңа мәхәббәт тарихы турында бәян ителә; нәни якташыбызның шунда беренче тапкыр чын урманны күреп, аның мәһабәтлегенә сокланауы сурәтләнә.
“Авылым мәзәкләре” бүлегендә Назыйм әбзәй, Егор дәдәй, Фәизләр белән булган юмористик вакыйгалар сөйләнелә.
“Пәкең кая” бүлегендә Нәҗипнең югалып калмавы, ятимлек ачысы, Фәниянең чын дуслыгы, укытучыларның мәрхәмәтлелеге чагылып үтә.
“Яшьлегем хатирәләре”н укучыларым белән укыгач, әдәбият теориясенә нигезләнеп анализлагач, нәтиҗәләр дә ясадык, зыялы галимебезне яңа яктан ачтык.
Күренекле якташыбыз Җәүдәт Абдуллович Хөсәинов
проза өлкәсендә дә Әмирхан Еникиләр, Мөхәммәт Мәһдиевләрнеке кебек көчле телле икән!
Сабый чагыннан ук кул арасына кергән, хезмәт чыныгуы алып үскән!
Сабый чагыннан ук табигатьнең матурлыгына самими соклана белгән икән!
Мәктәптә уку алдынгысы булган!
“Яшьлегем хатирәләре”ндә гаиләгә җитди караш, гаиләне саклау проблемасын да тотып алабыз.
Сизгер галим, үткен телле язучы җылылык-салкынлык контрасты аша геройларның холкын чагыштырып бирә: гаилә җанлы Камал әнә, тизрәк сөекле хатынын күрү өчен, бозлы суга сикерүдән дә тайчынмый; ә Абдрахман, Нурулла кебекләр җылы өйдән дә чыгып киткәннәр.
Әнисен, ике баласы белән хатынын ташлап, төп йорттан чыгып киткән Абдрахман, читтә үз бәхетен таба алмыйча, вакытсыз вафат була; күршегә йортка кергән Нурулла яңадан үз хатыны янына кайта.
Нинди генә кыенлыклар булса да, тәрбиягә алган баласын ташламаган Бибинур безнең күз алдыбызга көчле, мәрхәмәтле, киң күңелле, тыныч холыклы булып килеп баса. Бездә бу олы йөрәкле татар хатынына карата тирән ихтирам, чиксез соклану хисләре туа.
Ятимлек ачысын үз йөрәге аша үткәргән якташыбыз Җәүдәт Абдуллович Хөсәинов: “Кеше гомере аккан суга тиң... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, кадерле бер мизгел булып уза да китә”, – дип, гомернең, гаиләнең, кешеләрнең, табигатьнең кадерен белергә, аларны сакларга чакыра төсле...
Туган якка, аның халкына, табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, башкаларга экологик тәрбия бирү теләге! Менә кайдан килә икән ул тойгылар! Тирәннән! Төптән! Сабый чактан! Туган җирдән!
Рәхмәт, кадерле якташыбызга! Талантлы, нечкә хисле язучыбызга! Гаять акыллы галимебезгә! Тырышлыкларының әҗере олы булсын.
Җәүдәт Абдуллович Хөсәиновның “Яшьлегем хатирәләре”ндә Кече Чынлы халкының уңганлыгы, кунакчыллыгы, җыр-биюгә осталыгы, аерым бер хөрмәт, ярату белән сугарылган. Елатты да, көлдерде дә безне бу истәлекләр. Ятимлекнең бөтен ачысын татыган чагын, әтиләренең судлашып ташлап китү вакыйгасын укыганда, күзләребез яшьләнде; солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның «За Родину, за Сталина, за Нуркай!» – дип, бозлы суга сикерүеннән, Егор дәдәйнең ураза тоту вакыйгасыннан көлке хисе туды.
Кадерле дуслар! Әле Сез дөнья күләменә танылган профессорыбызның автобиографик хикәясен укыдыгызмы? Укымаган булсагыз, менә сезгә дә тәкъдим итәбез.
Миңзифа Таҗетдинова, 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Яшьлегем хатирәләре
«Үлгәнче яшәгез!»
Туган авылым – Кече Чынлы... һәр авылның тарих чорнап алган үткәне, бүгенге көндә онытылып барган гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре бар. Авыл халкының үткәне, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынам. Үткәннәрне барлыйм.
Кечкенә чагымда халык авылда өй барынча «Аулак өй»ләр оештыра иде. Теге яки бу кешенең өе аулак өй үткәрү өчен кечкенә булса, җиткән кыз зуррак өйле кешегә барып мөрәҗәгать итә.
Татар халкында Фатих дип сөйләсәләр дә, безнең авыл мишәрләре әлеге исемне Фәтих дип, йомшартып әйтәләр. Минем ахири дустым Фәтихнең өйләре бик кечкенә иде. Бәлки, элеке вакытта мунча итеп кенә салган булганнардыр ул. Шул мунча кадәр өйдә алар ишле гаилә булып яшәделәр. Безнең күрше Зәйдулла әбзәйнең өе исә чагыштырмача зур иде. Минем ахири дустым Фәтихнең апасы Фәүзия бар. Ул үсеп, буй җиткән кыз булып ирешкәч, аулак үткәрәсе килгәндер инде, безнең күрше Зәйдулла әбзәйдән, алар өендә аулак үткәрү өчен рөхсәт сорады. Зәйдулла әбзәй моңа каршы килмәде, ризалыгын бирде.
Аулак буласы көнне кич белән кызлар җыелышып килде. Мин бәләкәй булганга, шкаф башыннан, күрше кызы, яшьтәшем Назирә белән аулакның барышын күзәтеп торабыз. Ул вакыт шундый гадәт иде: килгән егетләр, бию башланганчы, кызларны җырлаталар. Җырчы кыз уртага утыра, аның ике ягындагы ике кыз чигүле кулъяулык белән җырчының авыз өлешен ара калдырып каплап тора. Ә бу вакытта уртадагы кыз, матур итеп җыр башкара. Кулъяулык матур итеп чигелгән, ул чигелештә чәчәк тә, сандугач та шәйләнә, аның дүрт ягы да челтәрле. Җыр тәмам булгач, егетләр икенче бер кызны җырларга димли башлыйлар. Икенче җырчы да шул хәлдә җырны башкара. Авыз тирәсен кулъяулык белән каплап тору җырчыны егетләр каршында читенсенүдән, оялудан саклыйдыр дип уйлап куйдым.
Егетләрнең җыр башкарган кызларга, аларның моңлы, матур җырлары өчен мактау сүзләре, әллә шаяртып, әллә чынлап, миңа гел бертөрле булып ишетелде: «Үлгәнче яшәгез!» Шуннан инде гармунчы гармунда уйный башлый. Арадан бер егет биеп китә һәм ул, үзенә ошаган кыз каршына килеп, аягын шап иттереп идәнгә баса. Кыз да биеп китә, ләкин егетләргә китереп басмый, кызларны биергә кузгата. Шуннан китә инде аулакның йөзек кашы – «Көлтә җыю». Егет-кызларның култыклашып әйләнүләре башлана. Аннан да текәрәге – «Утын кисү» дип атала торган бию өлеше бик озакка сузыла, чөнки биредә бар егет һәм кыз бию, әйлән-бәйлән өлешләрен кабат-кабат үтиләр. Минем уемча, кызлар, «Утын кисү» уеныннан тирләп-пешеп, бөтенләй арып-талып бетә иделәр.
Зуррак өйләрдә егетләр һәм кызлар әйләнә ясап, кулга-кул тотынышып та әйләнәләр. Биредә дә кызлар җыр башлыйлар:
Сары-сары, сап-сары,
Сары пәке саплары,
Мин саргаймый, кем саргайсын,
Килми сәлам хатлары...
Сары май эри диләр,
Карама кеше сүзенә,
Барыбер йөри диләр...
Бер бик сагышлы кыз иде булса кирәк, мондыйрак та җыр сузды:
Кулъяулыгым төшеп калды,
Хәйдәрләр елгасына.
Сүнде бәхет йолдызларым,
Карамыйм дөньясына...
Бусы әле – аулакның матур өлеше. Ә аның тискәре, яман өлешләре дә бар иде. Чөнки егетләр аулакка төркем-төркем булып киләләр. Бер төркемнең өйдәге икенче төркемне кышкы салкында урамда озак көтәсе килми, алдан кергән төркемне тизрәк урам якка чыгарасы килә. Шуннан китә инде ыгы-зыгы, сугыш. Сугышулар вакыты белән кан коюга чаклы барып җитә иде.
Зәйдулла әбзәй өендәге аулак вакытында төркемнәр арасында сугыш булмады. Фәүзия апаның әтисе Шакирҗан әбзәй дә аулакка килгән иде. Зәйдулла әбзәй белән бераз «шайтан суын» кәгеп алганнан соң, ул җыелган егетләргә, баскан хәлдә генә, нотык та сөйләп алды. «Әгәр инде, тавыш башлыйсыз икән, мин биш егетне, Зәйдулла биш егетне егып салачакбыз»,– дип, аларны өркетте. Мин бала булсам да аңлыйм инде: «Шакирҗан әбзәйнең өендә туярлык ипие дә булмагач, кая инде шундый таза-таза егетләрне тәртипкә сала алсын, шыттыра инде»,– дип уйлап куйдым. Аулак барышында, бер төркем белән икенче төркем төрткәләшә-бәргәләшә башлагач, Зәйдулла әбзәй – үзе дә сабан туенда көрәшеп йөрүче батыр – яшь, таза ир буларак, төркемнәрне тиз арада тынычландырды. Көч кулланып, өйдән сугыш чукмарларын сөйрәп тә чыгарды, шуннан төркемнәр тып-тын калды. Ә егетләрне өркеткән Шакирҗан әбзәй каядыр китеп югалды, мин аны соңыннан күрә дә алмадым.
Ул вакытта тагын шунысы бар иде: яңа өйләнешкән парлар җигүле, кыңгыраулы, матур итеп бизәлгән атлар белән аулакка юл тоталар. Зәйдулла әбзәйдәге аулакка әле яңа гына өйләнешүче, берничә яшь пар да килеп керде. Алар да шулай ук бик матур итеп киенгәннәр. Өй эссе булганга, алар өс киемнәрен чишенеп куйдылар. Мин шуңа игътибар иттем: аулактан чыгып китәр алдыннан, өйләнешкән яшь парларның хатыннары, ирләренең киемнәрен чөйдән алып, аларның кулларына тоттырдылар. Алай гына да түгел әле, өсләренә кияргә дә булыштылар. Мин моңа бик сокланып карап тордым.
Яңа өйләнгән парлар үз куышларын булдырырга тырыша иделәр. Халыкта шундый әйтем бар: «Урмансызлык – уңайсызлык». Урман һәм агачны ерактан кайтарырга мөмкинчелек булмау үз авылыбызның табигый материалларын файдалануга этәрә иде. Чынлы елгасы язгы ташу чорында үз үзәнендә, буеннан-буена бик күп ләмле утырма – дуен калдыра иде. Эшне башкару өчен халык өмәгә җыела. Өмәгә килүчеләр, шул дуенны зур гына түгәрәк ясап, көрәкләр белән казып йомшарталар, аңа тагын салам, су өстиләр һәм атлар шул дуенны тиешле дәрәҗәгә җиткергәнче үзләндереп, тояклары белән баса, таптыйлар. Соңыннан ир-егетләр, өмәгә килгән кызлар, шул дуенны аерым «стан»нарга – тактадан эшләнгән формаларга тутырып тыгызлыйлар. Калын саман кирпече барлыкка килә. Аларны шул урында киптереләр. Соңыннан ат арбаларына төяп, төзелә торган йорт урынына ташыйлар. Йорт төзелешендә дә өмә оештырыла. Шулай итеп, авылда «дуен кирпече» – саманнан ясалган зур булмаган аерым өйләр хасил була башлады.
Кече Чынлы халкы элек-электән кунакчыл. Аның шулай булуын мин бигрәк тә сугыштан соңгы 1955 – 1960 еллардан яхшы хәтерлим. Кыш җиттеме, кунак чоры башлана. Ул вакыттагы кунак ашлары уздыруның авырлыгы миңа да тия иде. Әнием кунак буласы көнгә тирә-күршеләрдән савыт-саба, кашыклар алырга мине җибәрә. Савыт-саба, гадәттә, ватылмый торган була. Ул алюминий шикелле металдан, ә инде кашыклар, гадәттә, агачтан иде. һәр хуҗалык савыт-сабасының үз тамгасы бар.
Кунак мәҗлесенә, гадәттә, парлы рәвештә, ир белән хатын бергә чакырыла. Ул, көндезге эшләр тәмамлангач, кич белән башлана. Тәртип бер: өй матчасының түр ягында – ирләр, ә матчаның ишек ягындагы өлешендә – хатын-кызлар урын ала. Ул вакытта әле электр утлары да юк заман. Мәҗлес буласы көнне зуррак керосин лампалары кабызып куела. Мәҗлескә халык җыела бара, урын – идәндә. Уртадагы эскәтерләрдә ризыклар тезелә, аның тирәсенә аякларын бөкләп кунаклар утыра. Сугыштан соңгы елларда кунакларның төп ризыгы – килька балыгы, өйдә әчетелгән кәбестә, пешкән кабартма, ипи, тоз. Соңгы чорда, боларга өстәп, шулпалы аш, ит туралган бәрәңге дә куела башлады.
Телеграмм баганасы чәчәк аткач кайтабыз
Мин кечкенәдән үз әти-әниемнән мәхрүм калганмын. Мине тәрбиягә алган әнием һәм әтиемнең үз балалары булмаган. Мине дөньяга китергән әнием Миңҗиһан, җиде айлык вакытымда, тәрбияләп үстергән әниемә – Бибинурга тапшырган. Ә инде тәрбиягә алган әтием Нурулла, үз әнием Миңҗиһан белән бертуганнар иде. Булган вакыйгаларны төгәл белмим. Үз әтием белән әнием аерылышкач булган хәлләр инде ул.
Нуриҗамал әбиемне исә бик яхшы хәтерлим. Мин еш кына ап-ак чәчле, ак яулыклы әбием белән сөйләшеп утырырга ярата идем. Әбием мин туган төп йортта – Чынлы елгасыннан ерак булмаган үзәндә – килене һәм ике оныгы белән генә яши иде. Яз көннәрендә ул йорт ташу суы эчендә утрау булып калган вакытларны да хәтерлим әле. Ул безгә кунакка еш килә иде. Ә кайбер кышларны ул бездә кышлап та кала иде.
Мәскәүдә әбиемнең рус кызына өйләнгән Ясәви исемле улы да бар иде. Аннан сирәк булса да посылка белән күчтәнәчләр килә иде. Гадәттә, Ясәви абый әбиемә шикәр, тәм-томнар җибәрә иде. Ул заманда шикәр бик дефицит иде бит. Шуның өстенә ул җибәргән шикәрнең һәр кисәге аерым кәгазьгә төрелгән була иде. Әле шул ак кәгазьдә аның зәңгәрле, матур рәсемле булуы да хәтеремдә калган. Шикәрне үзенең кечкенә сандыгында саклый. Ә сандыгын исә бик кечкенә йозак белән бикләп тота. Ул миңа да шуннан шикәрне алып, аз-азлап ватып бирә иде.
Аның тагын бер улы – Абдрахман исемлесе бар иде. Тик ул, ни сәбәптәндер, хатынын, ике баласын һәм минем әбиемне ташлап, төп йорттан чыгып киткән. Сирәк кенә безгә кайткалап китә иде. Читтә бәхет таба алмаган булса кирәк. Өс-башының рәте юк, аркасында кечкенә генә биштәре була торган иде. Минем исемдә ул җырлаган зимагур җырлары калды:
Зимагур булып йөрдем,
Бер дә файда күрмәдем.
Яңгыр ява, төн караңгы,
Өстемдә бер күлмәгем.
Уралларда, урманнарда,
Утын кисеп ятабыз,
Телеграмм баганасы
Чәчәк аткач кайтабыз...
Кызганычка каршы, ул телеграмм баганасының чәчәк атканын көтә алмады. Әтиемә иртә бер язда энекәше Абдрахманның бакыйлыкка күчүе бәян ителгән телеграмма килеп төште.
«За Нуркай!»
Чынлы елгасының тугай болыны яз көне бик киң җәелә иде, урыны белән километрларга чаклы. Мин бала чакта язгы ташулар бик ярсу, гөрелтеле, мул сулы була торганнар иде. Хәтеремдә, без елганың иң тар, көчле агышлы урынында басып торабыз. Шулчак елганың икенче ягындагы ярда бер солдат пәйда булды. Аркасында кечкенә биштәре дә бар. Арадан берәү теге як ярга таба карагач: «Кара әле, бу бит Камал, солдат хезмәтеннән кайта», – дип әйтеп куйды. Аның сүзләрен җөпләп куючылар да булды: “Әйе, Камал әбзәй кайта икән. Солдаттан. Ә бит аның өе бу як ярда. Ни эшли инде бу мескенкәй?» – диючеләр дә булды. Күпер дә, кичү дә юк, аптыраш. Ташу суы гөрләп, ургылып ага.
Камал әбзәй солдатлыгын итте, аптырап калмады, ни булса шул булыр, дигәндәй, без аның теге як ярда кычкырып аваз салаганын гына ишеттек: «За Родину, за Сталина, за Нуркай!» – диде ул. Шулай диюе дә булды – суга да сикерде. Агым көчле. Ул беркадәр җир агып китте, бик тырышып-тырмашып йөзде инде ул. Бу яктагы кешеләрнең кулларында колгалары бар иде. Тиз арада йөгереп барып, колганы аңа таба суздылар. Ул шуңа ябышты, һәм берничә ир-ат аны тиз арада тартып та чыгардылар.
Аның «Нуркай» дип аваз салуы, Нуриҗамалы – аның сөекле хатыны икән. Көндәлек тормышта аны шулай иркәләп әйтә торган булган. Шулай итеп, Камал әбзәй, өсте манма су булуга карамастан, исән-имин килеш, үзенең хәләл җефете Нуриҗамал апа янына кайтып та китте.
«Боз озату» йоласы авылыбыз яшьләре өчен аерым бер бәйрәм була иде. Без, бала-чага, якын гына агучы бозларга салам ташлап, ут төрткәч, ул ут боз өстендә матур булып, язгы су дулкыннарын җемелдәтеп, көмеш нурларга күмеп, агып китә. Үзенә бер матурлык һәм табигый манзара иде бу. Яшьләр гармун суза, яр буенда җыр яңгырап тора, бию башлана. «Туган авылыма» җырында Чынлы суы юкка гына искә алынмыйдыр:
Чынлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә.
Ташкыннар кебек гөрләшеп,
Авылымда яшьләр үсә.
Бу вакыт, безнең авыл урмансыз як булганга күрә, олы ирләр, елга буйлап агып килгән агачларны, ватык-сынык корылма кисәкләрен, йорт хуҗалыгына ярар әле дип, аларны тотып калырга ниятлиләр иде. Әле дә хәтеремдә, күрше Зәйдулла әбзәй, агып килгән бүрәнәләргә, бер башына тимер бәйләп, агачка ыргытып, аны әйләндереп алып, үзенә таба тарта иде. Бик сирәк хәлләрдә генә ул уңышка ирешә. Кызганычка каршы, агым көчле булу сәбәпле, ул аларны эләктерә алмый, ә эләгә икән, тиз арада ычкынып китәләр иде. Күрше-күлән, кайвакытта шаяртып, аңа карап: «Зәйдулла ага, синең балалар үзең тоткан агачларны өегезгә ташып та бетерә алмый бит инде», – дип көлеп тә куялар иде. Ул моңа һич үпкәләми, аның үзенә дә бу тамаша кызык булып тоела иде булса кирәк. Үзе дә елмаеп-көлеп кенә тора иде.
Урман
Миңа да, минем әнием өчен дә кайгылы вакытлар: әти безне ташлап күрше хатыны Мәхмупка йортка керде. Ул хатынны кыскартып, авыл телендә «Махмый» дип кенә атый иделәр. Аның ире дә булмаган, бала-чагалары да юк иде. «Нигә генә кызыкты икән әтием аңа? Аның бит, әни белән чагыштырганда бер генә дә матурлыгы юк», – дип уйлап куя идем сабый акылым белән.
Аерылышу зурдан булды, әти бездән судлашып аерылышты. Суд район үзәге Иске Шәйморзада узды. Мин бик бәләкәй идем ул вакытта. Әнием мине, судка алып бару өчен, кулында күтәреп биш чакрым юл узды. Кешеләрдән бик кыенсынгандыр инде, Чынлы елгасы үзәне буенча гына атларга тырышты ул. Ә мин әнигә: «Минем елга буенча астан барасым килми, әйдә, өскә менеп югарыдан барыйк», – дип, аны йөдәткәнем хәтеремдә уелып калды. Әтинең судтагы чыгышы да әле хәтеремдә, ул ак чәчле башын кашып: «Бу минем сеңелемнең баласы»,– диде. Әмма мине ул үзе янында калдырырга дәгъвә белдермәде.
Суд карары буенча безнең өйдәге бөтен җиһазлар, бөтен вак-төяк әйберләр күрше хатыны йортына күчәргә тиеш булды. Сыер да аларга бирелде. Шулай итеп без әни белән шыр ялангач өйдә, әтисез дә, сыерсыз да, сөтсез дә утырып калдык. Иң авыры шул иде: сыер көтүдән безнең йортка кайта, ә әтинең яшь хатыны аны көн саен безнең йорттан куалап үз йортына алып китә. Минем ул вакытта буем урам тәрәзәсенең иң аскы өлешенә генә җитә иде. Көтү кайткач, кич белән һәр көнне шуннан карап, мин үз сыерыбызны озатып кала идем. Бу вакытта миннән дә битәр әнигә бик тә авыр иде. Ул, күз яшьләрен тыя алмыйча, туктаусыз елады. Әти ул хатын белән бик озак яшәмәде, яңадан безгә кире әйләнеп кайтты.
Заманында әтием балта остасы иде. Аның уң кулы Бөек Ватан сугышы дәверендә нык яраланган, соңыннан ул бөкрәеп катып калган. Шуңа карамастан, ул шул кулы белән бик юан бүрәнәләрне дә күтәрә иде. Ул балта белән дә тоткарлыксыз эшләде, башкаларны да өйрәтте, үз кулы астындагы бригаданы да эшләтте. Бервакыт ул үзенә бер эш бригадасы оештырып, Олы Тархан районына, агачтан йортлар, биналар төзергә чыгып китте. Район үзенең имән урманы белән данлыклы. Әнием, анда эшлүче ир-атларның хатыннары белән бергә җыелып, Олы Тарханга җыенгач, мине дә алып барырга уйлады. Миңа ул вакытта алты яшь ярым чамасы булгандыр. Юл минем өчен озын булды. Без җәяүләп тә, очраган бер йөк машинасына төялеп тә бардык. Берзаман без утырган йөк машинасы юлда туктап калды. Йөртүче алай итте, болай итте, машина кабынмый гына бит. Мин аның янында кабинада утырган идем. Ул миңа: «Мин рукоятка белән машинаны әйләндергән вакытта, син менә бу җиренә бас», – дип, миңа педальне күрсәтә. Мин, шатланып, рульгә ябышып, аның кушканын эшлим. Кинәт кенә машина эшләп китә. Минем өчен шатлык. Әрҗәдәге әнием дә, башка хатын-кызлар да миңа карап елмаялар. Машинаны кабызуга миннән дә өлеш керде ич!
Без барып җиткәндә, әтием бригадасының эше кайный иде. Алар агачтан ниндидер бер зур бина төзиләр. Күрше Шакирҗан әбзәйне дә танып алдым. Аның чалбары буйдан-буйга ертылып төшкән. Аның аша ап-ак булып эчке чалбары да күренеп тора. Ул шул хәлдә эшләп йөри. Әнием, кызганып, тиз арада энә-җеп табып, аның чалбарын ямап та бирде.
Әтинең исә берние дә ертылмаган. Ертылса да аптырамый. Янында Сәрия исемле кыз бөтерелә. Аны инде әтинең яшь хатыны дисәң дә була. Алар әти авылда ферма мөдире булып эшләгән вакытта ук танышып киткән булганнар. Әти аны үзебезнең авылдан үз янына чакырып китергән. Алар биредә бергәләп яшәп яталар икән. Шулай итеп, мин биредә ике әниле дә булып куйдым. Әнием, бик сабыр кеше буларак, тавыш-гауга чыгармады. Мине әтием һәм «яшь әнием» Сәрия апа янында вакытлыча калдырып, үзе авылга кайтып китте.
Икенче көнне Сәрия апа мине үзе белән урманга алып барды. Аның белән янәшә тагын бер яшь кыз да атлады. Алар үзләре белән кул арбасы да алган иделәр. Соңыннан аңа чыбык-чабык төяделәр. Бу минем өчен китап рәсемендәге урман түгел, ә чып-чын имән урманы иде. Үз гомеремдә беренче тапкыр имәннең кырлы яфракларына кагылдым һәм аларга карап сокландым. Мәһабәт имән агачлары тармакланып-тармакланып өскә таба, кояшка таба юл алганнар. Арада ямь-яшел булып башка агачлар да үсә. Әлегә чаклы күрмәгән чыршы һәм наратлар да минем өчен беренче ачыш булды.
Алгарак китеп шуны әйтеп китим. Сәрия апа белән әтинең мәхәббәте Олы Тархан имән урманы белән генә чикләнмәде, бик озакка сузылды. Нәтиҗәдә, аларның уртак мәхәббәт җимешләре – Харис энекәшем туды. Харис башта Кече Чынлы авылында әнисе белән бергә яшәде. Казанга күчеп килгәч, ул артистлык юлын сайлады. Соңрак Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында, Кәрим Тинчурин театрларында төп рольләрне башкаручы танылган артист – Харис Төхфәтуллинга әверелде.
Авылым мәзәкләре
Тракторында әйбәт кенә эшләп йөрүче механизатор Назыйм әбзәй яшь вакытында бөтенләй укырга өйрәнә алмаган. Хәтта ул хәрефләрне дә танымый икән. Бервакыт трактор бригадасына хат ташучы почта китерә, газета-журналларны өстәл өстенә җәеп сала. Шул мәлдә Назыйм абзәй бер газетаны кулына ала, анда автомобиль фотосы булган. Ләкин ул, газетаның баш өлешен аска таба каратып тоту сәбәпле, әлеге фотога караган да: «Менә сиңа кирәк булса, тагын авария», – дип уфтанып куйган.
Шулай бер көнне трактор бригадасы бригадиры Ирфан аңа: «Назыйм әбзәй, кырда сөрелми калган бер урын бар, шуны тиз арада барып сукалап кайт инде», – дигән. Гомере буе тырышып эшләп тә үзенә бәя ала алмаган тракторчы болай дигән: «Миңа кызыл флаг һәм өч сум акча бирмәсәгез селкенмим дә»,– дип, катгый сүзен белдергән. Чөнки бу чорда колхоз җитәкчелеге алдынгы механизаторларга, көндәлек йомгак ясап, кызыл флагчык һәм өч сум акча тапшыра торган булган. Шул сөйләшүдән соң, бригадир Ирфанның әлеге вымпел һәм акчаны аңа бирми чарасы калмаган.
Бездән биш чакырымда гына Турхан Убие дигән чуаш авылы бар. Безнең авыл халкы, күрше чуаш авылы белән гомер-гомергә дус булып яшәде. Җәй уртасы, бик кызу, эссе. Ураза вакыт. «Елтыр» кушаматлы Шиһап әбзәй күрше чуаш авылына йомыш белән бара. Баргач, Егор дәдәйдән хәл-әхвәл сораша, үзенең йомышын да йомышлый, шул ук вакытта үзенең ураза булуын да аңа белдерә. Егор дәдәй, үзе башка диндә булса да, күрше авыл татарларының ураза тотуларына сокланып карый. Ул Шиһап абзыйдан ураза тотуның серләрен сорый, соңыннан үзе дә уразага кереп, моны сынап карарга җыена.
Шулай итеп, бер көнне Егор дәдәй ураза тотарга ниятли. Җәйге көн озын, кояш кыздыра башлый. Көн уртасы җиткәч, төнге якта ук ашаган Егор дә- дәй, бик ашыйсы-эчәсе килеп, гел кояшка таба карый. Ә кояш үч иткәндәй кыздырыпмы-кыздыра, тамак кибә. Ул утырып та тора, ятып та карый, ләкин җәйге озын көн тиз генә узмый, кояшы да ичмаса, тиз генә баю ягына җыенмый, бер урында гына тора шикелле. Егор дәдй түзми, соң мәртәбә тышка чыгып кояшка карый да: «Син баюын да баерсын инде, тик инде, ул вакытта мин булмам», – дип, авыр итеп көрсенеп куя.
Адиҗан әбзәй инде колхозда озак еллар шофер булып эшли. Аның да янында минем шикелле булышчысы – йөк төяүчесе бар. Аны Зөбәрә Фәизе дип атап йөртә иделәр. Аны, күзләре начар күрү сәбәпле, хезмәт итәргә армия сафларына алмаганнар. Шулай бер көнне озын юлга чыккач, боларның радиаторда сулары кайнап чыккан. Машина сүнеп туктап калган. Шул вакыт Адиҗан әбзәй Фәизне: «Бар инде, ничек булса да су табып кайт, Фәиз, болай басып тора алмыйбыз бит инде»,– дип, чиләк тоттырып, суга җибәргән. Фәиз шактый гына ерак арада бер күл тапкан. Җәяүләп атлый торгач, җәйге кояш кызуында нык кына тирләгән. Өс-башын салып, озак кына итеп коенган, шулай итеп шактый гына вакыт узган. Аннан соң ашыкмыйча гына суны күтәреп машина янына кайткан.
- Ни эшләп бик озак тордың соң син, Фәиз, кич була ич?!– дип куйган. Фәиз дә аптырап калмаган:
- Менә бит, сиңа кирәк булса, юлда армиядә бергә хезмәт иткән служак очрады, шуның белән бик озак сөйләштек, – дип җавап биргән. Адиҗан әбзәй, үзе армиядә хезмәт иткән кеше буларак, бергә хезмәт итүчеләрнең ни кадәр бер-берләренә якын булуларын искә төшереп:
- Служак якын була шул ул, – дип, Фәизне җөпләп куйган.
Икенче көнне кылт итеп моның башына бер уй килгән: «Соң бит Фәиз армиядә хезмәт итә алмаган, мине төп башына утыртты бит!» – дип, үзалдына көрсенеп куйган.
Пәкең кая?
Тагын бер вакыйга исемдә калган. Тәбәнәк буйлы Нәҗип бездән олы иде, югары сыйныфларда укыды. Кемнәр беләндер ачуланышкан. Алар аны якасыннан алганда, Нәҗипнең кесәсендә пәке булган. Ул аны тиз генә тартып чыгарган. Шуннан аңа бәйләнүчеләр моның яныннан китеп барырга мәҗбүр булганнар.
Нәҗип шигырьләрне оста итеп сөйли иде. Шуңа күрә үз классындагы укытучы апасы аны клуб сәхнәсеннән торып шигырь сөйләргә күндергән. Ул клуб сәхнәсенә менгәч, аңа дус булмаганнарның берсе, сәхнәгә карап: «Нәҗип, синең пәкең кая?», – дип кычкырып куйды. Нәҗип тә һич аптырап калмады: «Минем пәкем кесәмдә!» – дип, сәхнәдән торып горур гына аваз салды.
Бишенче сыйныфта укыйбыз. Тәртибем һәм укуымда алдынгы һәм үрнәк булганга, мине укытучылар һәрвакыт уңай яктан искә ала. Адәм баласының олысында да, кечесендә дә көнләшү дигән чир бар. Ишле гаиләдә үскән Мансурга, үзенең уку сәләте чамалы булганга, укытучыларның мине мактаулары һич тә ошамый иде. Ул, үзенә төркем туплап, аларны миңа каршы котырта башлады: «Синең ни үз әтиең, ни үз әниең юк, син бит бер мескен, ятим бала, ялгыз кош!» – дип, миңа үз «шайкасы» белән һөҗүмгә ташланды. «Сиңамы соң безнең ризык, менә сиңа татлы ризык!» – дип, миңа тимераягын төякли торган сөяген чыгарып селки башлады... Менә шул мәлдә мин ятимлекнең ачысын бар күзәнәгем, күңелем, йөрәгем аша тойдым. Ул миңа бүген дә бик авыр күңел җәрәхәте булып, куркыныч бер төш шикелле исемә төшә.
Шундый авыр вакытта күршем, сыйныфташым Фәния Вахитова мине тынычландырды, авыр кичерешләрдән йолып калды. Ул, минем кыен хәлемне белеп, аңлап алып, классташларымның кимсетүләре турында укытучыларга җиткергән. Алар исә Мансур төркемен тиз арада авызлыклады. Мәрхәмәтле укытучыларыма әле бүген дә мин ихлас күңелемнән рәхмәтле.
Кеше гомере аккан суга тиң... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, кадерле бер мизгел булып уза да китә. Ничек кенә булмасын, яшьлек чоры бер генә, ике килми. Сабый чактан алып, үсмер чорга чаклы булган елларым – яшь чагым. Гомер картайса да, күңел картаймый икән, шуңа күрә күңелем һәрвакыт яшьлектә калды. Кире кайта торган юлы гына юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев