Чүпрәледә татар теле укытучыларының төбәкара киңәшмәсе узды
Чара Иске Ишле урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур. Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате... Шундый кадерле, якын һәм назлы бу сүзләр.Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер агышы дәвамында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый, сөя.
Һәркем өчен үзенең туган авылы җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз. Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена.
Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы актуаль яңгыраш алды. Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә ярдәм итә. Чүпрәле төбәге язучыларга, шагыйрьләргә, танылган җырчыларга бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора.
Туган туфракның әреме дә,миләш- мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра. Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра.
Милләтнең тарихтагы урынын,интеллектуаль йөзен аның шәхесләре билгели.Безнең дә милләтебезне күтәргән, таныткан шәхесләребез шактый күп.Кызганыч ки, төрле чорларда татар зыялыларының күренекле вәкилләре төрле юллар белән юкка чыгарыла килгән.
Республикабызда зур гаилә булып яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт, халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү – безнең иң зур казанышыбыз!
Татарстанда гомер итүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай. Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерүнең, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызуның гаять зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 елны республикабызда да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Шушы уңайдан, 2023 нче елның 20 нче мартында , Чүпрәле муниципаль районы Иске Ишле урта гомуми белем бирү мәктәбендә районыбызның туган (татар) теле укытучылары катнашында “Туган ягымның асыл ташлары алар” дип исемләнгән регионара түгәрәк өстәл булып үтте.
Бу чарага кунакка Чуаш Республикасының Озынкуак һәм Татар Сыгыты авылларыннан да татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән укучылар да килгән иде. Мәктәп җитәкчесе, Миләүшә Иргиз кызы, килгән кунакларны елмаюлы йөзе белән каршы алды. Иртәнге якта татар халкына хас булган коймаклы чәйләр белән сыйладылар. Кичәбез Рафаэль Ильясов башкарунда җырланган “Чүпрәлем” җыры белән башланып китте. Бу җырны үзенең иркен тавышы белән Р. Ильясовның абыйсының оныгы, Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысыТухфатуллов Булат башкарды.
“Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге” эш планы нигезендә үткәрелгән түгәрәк өстәлдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән укучылар Чүпрәле районы күренекле шәхесләре – язучылар, шагыйрьләр, театр артистлары, җырчылар, гармунчыларның тормышы һәм иҗат юлларына багышланган чыгышлар ясадылар.
Рафаэль Ильясов, Шәрәф Мөдәррис, Рушания Арсланова, Рафаил Сираҗи, гармунчы Аббазов Иршат Сөләйман улы, Закиров Иршат Заир улы һәм башка танылган якташларыбыз турында тыңлап рухи сандыгыбызны тагын да баетырга мөмкинлек бирелде.
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Чүпрәле хатын-кызларының XIX йөз урталарына кадәр киелгән һәм үз төбәге үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салымнары да тәгъдим ителде.
Биредә “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”на багышланган бик матур күргәзмә дә оештырылган иде.
Үз төбәгебездәге күренекле шәхесләрне, аларның иҗатын, халкыбызның күңел бизәкләрен саклап калу, бүгенге көндә безнең олы бурычыбыз булып тора. Киләчәктә дә мондый чаралар булып торсын иде.
Кешелекнең рухи мирасын без түкми-чәчми балаларга җиткерергә тиешбез. Һәм без үзебезнең мәктәп укучылары белән шулай эшләргә тырышабыз, уку-укыту мәсьәләләрен генә түгел, тәрбия бирү проблемаларын да методик берләшмә утырышларында бергәләп тикшерәбез, дәресләрдә яңа технологияләр куллану мөмкинлекләрен өйрәнәбез.
Күңелебездә рухи төшенкелек вакытында якташларыбызның әсәрләр җыентыкларын кулыбызга алабыз, һәм уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган әсәрләр бездә горурлану хисләре уята. Шуның өчен дә аларга иҗатлары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Татарстанга күренекле җырчылар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Чүпрәле ягы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Безнең халык һәрчак белемгә, яктылыкка омтылган, киләчәк буынны да шул рухта тәрбияләгән. Тирә-ягыбызда милли рухлы кешеләр булганда, уңдырышлы Чүпрәле ягыннан әле байтак талант ияләре чыгар.
Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев