Чүпрәледә 60 һәм 65 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны котладылар
Хөрмәтле гаилә парларына район башлыгы исеменнән котлау хатлары, бүләкләр тапшырылды, җылы теләкләр теләнде.
Аларның туй, никах көннәре бүгенге яшьләрнеке кебек кебек купшы узмаган, кәләш белән кияүнең кияр киемнәре дә әлләни затлы булмаган, кунакларны да өйдә нибары белән генә сыйлаганнар. Әле ярый бер-берсен күрешеп, белешеп кавышсалар, мондый бәхет тә күпләргә тәтемәгән - күп вакыт димчеләп, яучы җибәреп гаилә корганнар. Шуңа да карамастан, дистә еллар гаилә ныклыгын, бер-берләренә булган ихтирамны саклап кала алганнар һәм бүгенге көндә районыбызның үрнәк, иң күркәм гаиләләре булып гомер итәләр.
Гаилә көне уңаеннан районыбызда тормышның һәр мизгеленнән гомер буе матурлык тоеп яшәгән парларны: Иске Шәйморза авылынннан Мөнирә һәм Тимерша Гиззатуллиннарны, Яңа Дуван авылыннан Сәкинә һәм Рөстәм Хәсәновларны, Зур Чынлы авылыннан Мөслимә һәм Мидхат Юсуповларны хөрмәтләделәр.
60 һәм 65 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны өйләренә барып, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм авыл җирлекләре башлыклары котлады. Хөрмәтле гаилә парларына район башлыгы исеменнән котлау хатлары, бүләкләр тапшырылды, җылы теләкләр теләнде.
–Без сезнең белән горурланабыз һәм сездә тугрылык, намуслылык һәм мәхәббәт үрнәге күрәбез, - дип мөрәҗәгать итте юбилярларга Айрат Җәлалов. – Бүгенге якты, матур тормыш сезнең фидакарь хезмәтегез бәрабәренә төзелгән. Сез күп авырлыклар кичергәнсез, авыл хуҗалыгын күтәргәнсез, сугыштан соң илне торгызгансыз, рәхмәт барысы өчен дә. Исәнлек, тигез гомер насыйп булсын!.
65 ел бергә
Тимер туй – уникаль дата, чөнки һәр гаилә дә мондый озак вакыт дәвамында үз мөнәсәбәтләрен саклап кала алмый. Бу юбилей гаиләнең тимер кебек ныклыгын күрсәтә.
Гиззатуллиннар 65 ел инде бергә. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныклары һәм биш оныкчыклары бар.
Мөнирә Зиннәтулла кызы һәм Тимерша Арифулла улы агымдагы елда районыбызның иң өлкән гаилә пары булып торалар. Март аенда Тимерша абый 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
–1958 елның 1 февралендә Зур Чынлы авылыннан шушы нигезгә килеп кердем. Монда кайнанам бар иде, укытучы бер бабай тора иде. Ул елларда шулай торыр урынга мохтаҗ кешеләрне йортка кертеш иде бит. Кайнатам сугышта катнаша, аннан кайтмый. Кайнанам бик акыллы карчык иде. Өч баланы ирсез, ялгызы үстерә, эшкә өйрәтә. Мине монда димләп бирделәр күрше апалар. Торырга тырыштым, бер башыңны бәйләгәч, кайту китү юк иде–өйдә дә бу турыда “Барган урныңда таш бул”, дип бер генә әйтелгән. Үзебез без җидәү үстек, әти сугышта булды, инвалид булып кайтты. Ходайга шөкер, яхшы тордык, кайнанам балаларны үстереште, пешкәнгә эштән кайттык, ишекне бикләп йөрмәдек, 35 ел бергә гомер иттек аның белән,-дип сөйләде Мөнирә апа.
Мөнирә апа гаиләне саклап яшәүче ул – хатын-кыз икәнлеген билгеләп үтте.”Артыгын сөйләмәскә, кирәк урында борылып торырга кирәк. Кара-каршы әйткәләшсәң, бер-береңә юл куймасаң–көн юк инде. Һәр кешенең бәхете үз кулында, шуны онытмаска кирәк!,”-ди.
Тимерша абый да Мөнирә апа гомере буе колхозда эшлиләр. Тимерша абый лаеклы ялга чыккач та, участок хастаханәсенең атларын карый әле. Мөнирә апа исә колхоз бакчасында яшелчәләр үстерүдә озак еллар хезмәт куя.
Мөнирә апа II дәрәҗә Ана медале иясе. Бүгенге көндә алар икәү генә гомер итсәләр дә, бала-оныклардан йорт өзелми. Атна ахры җиттеме, тупланып кайтып керәләр, бар эшләрен бергәләшеп башкарып калдыралар.
60 ел бергәлек – ул Бриллиант туй
Сабырлыкта, тормышны яратуда бу бәхетнең нигезе, дип саныйлар Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Мөслимә һәм Мидхат Юсуповлар.
Мөслимә апа Мидхат абыйлардан берничә йорт аша гына бер урамда үсә. Яшьли бер-берсен ошатып йөриләр һәм 1963 елның апрелендә кавышып та куялар.
“Элек бит мәзәк утырыш бар иде, яшьләр шунда җыела, очраша идек. Ак күлмәкләр кия алмадым мин, ситсы, штапель материалдан тектерә алсаң да–зур бәхет иде ул елларда. Шулай да туйлар матур узды, берничә көн кунак йөрешеп, аннан “арчи”–яшьләр йөреше дә бар иде. Һәр чорның үз матурлыгы, үз истәлеге. Безнең дә сагынып сөйләрлек хатирәләр бар”,-ди Мөслимә апа.
Мөслимә апа да Мидхат абый да күпбалалы гаиләдә туалар. Мидхат абыйлар җидәү булалар, ул исә–төпчек бала. Гаиләләре белән Баку якларына яхшы тормыш эзләп төянеп чыгып китәләр, әмма сугыш башлана. Әтисен, ике олы абыйсын сугышка алалар. Әниләре исә калган балаларын җыештырып, янә авылга кайта. Бу вакытта Мидхат абыйга 3 ай гына була әле. Сугыштан әтиләре һәм бер абыйлары кайтмый.
Мөслимә апа исә биш баланың олысы булып үсә. Әтисе сугыштан яраланып кайта. Авырлыкларны күп күрәләр, әмма сынмыйлар, сыгылмыйлар. Бар гомерләре хезмәттә уза.
Мидхат Кәлимулла улы авылда пилорам ачылганның беренче көннәрдә андагы бар җиһазны урнаштырып, көйләп җибәрә. Гомеренең шактый өлеше дә шунда уза. Аннан төзелеш бригадасын җитәкли. Мөслимә Рәхимҗан кызы исә фермада хезмәт куя.
Бүгенге көндә алар төп нигездә икәү яшиләр, авылда кызлары төпләнеп калган, калган балалары Ульяновск шәһәрендә.
Тормыш итү дәверендә төрлесе: сикәлтәсе дә, авырлыгы да була. Юсуповлар биш балаларынннан олы кызларын югалту кайгысын да кичерәләр. Барысын уртак итеп яшәү бәрабәренә бүгенге бәхетле картлык көннәрен бергәләшеп кичерәләр.
Тормыш булгач була төрлесе
Сәкинә Заһит кызы һәм Рөстәм Бахит улы Хәсәновларның яшьлеге дә, бүгенгесе дә гүзәл туган яклары Яңа Дуван авылында уза. 2023 ел алар өчен дә истәлекле, 60 ел бергә гомер итүләрен, бриллиант туйларын билгелиләр.
Авыл тормышы бервакытта да җиңел булмаган, ләкин алар беркайчан да зарлануны белми, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Сугыш елларыннан соңгы чорда эшне дә ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, болын чабуда да гел бергә булалар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тарталар.
Рөстәм абыйның гомере колхозда механизатор хезмәтендә уза. Язын, көзен чәчүдә, уңышны җыюда, җирне сукалауда эшли. Сәкинә апа исә сыер савучы. Икесе дә намуслы хезмәтләре өчен мактау грамоталары ияләре, хезмәт ветераннары.
60 ел буена Хәсәновларның да шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып биш бала дөньяга килгән. Нәсел дәвамчылары булып, җиде онык, ике оныкчык үсеп килә.
Язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрәләр алар хәзер дә. Һәр туган көннәрен Ходайга тапшырып, үзләре белән бер нигездә гомер итүче уллары, киленнәре өчен өлкәннәр төп таяныч, ярдәмчеләр булып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев