Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы Түбән һәм Югары Каракитә авылында күркәм чаралар узды

Каракитәлеләр бәйрәм итте


Мәчетнең 30 еллыгы

Олы чаралар Каракитә авылы мәчетенең 30 еллыгына багышланган Корбан ашы мәҗлесе белән башланып китте. Ул җомга көнне үткәрелде.

Авыл уртасында урнашкан Югары һәм Түбән Каракитә авылы мәчетенә нигез «Йолдыз» колхозының гөрләп эшләгән чорында аның җитәкчесе Мансур Җамалетдинов тырышлыгы белән салына. Бу вакыйга халыкка канат куя. Каракитә авылында туып- үскән, аннан Казан шәһәрендә иң эре заводларларның берсен җитәкләгән Мансур Рәимов мәчетнең манарасын ясата, күтәрүдә ярдәм итә. Дин йортының имамнары булып, башлап Фатих хәзрәт Азизов, аннан Фәрдәр хәзрәт Хөсәенов торалар. Ике авыл өстен ямьләндереп азан яңгырый башлый, гает бәйрәмнәре үткәрелә, намаз укыла. «Намаз булган җирдә — тәрбия бар, киләчәк бар», — ди татар халкы. Дин юлына акрынлап яшьләр дә тартыла. Бу мәчеттә хезмәт итүче имамнар барысы да дөрес итеп динне пропагандалау эшен алып баралар.

Фәрдәр хәзрәт Хөсенов вафат булганнан соң, имам вазифасы Дамир хәзрәт Идрисовка йөкләнә. 

Корбан мәҗлесендә мәчет үсешенә үз өлешләрен керткән шәхесләрнең исемнәре барланды. Татарстан Диния назәрәтеннән кунак булып кайткан мөфтият аппарты җитәкчесе, шулай ук, шушы авыл егете Ирек Арсланов мәхәллә тормышында актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Алар арасында авыл җирлеге башлыгы Мансур Җамалетдиновның улы Рәфик та бар иде. Мөфтинең Рәхмәт хаты да аларның гаиләсенә, Җәүһрия һәм Мансур Җамалетдиновның балаларына адресланган иде.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мондый күркәм чараларның узуы авыл халкының йөзен билгеләвен ассызыклады. Ислам динен үстерү юлында йөргән һәркемгә олы рәхмәтләрен әйтте.
Билгеле, 30 ел эчендә мәчетнең тышкы һәм эчке ягына да төзекләндерүләр үткәрелгән, керү юллары яңартылган һ.б. күп кенә эшләр эшләнгән.

Бүгенге көндә дә каракитәлеләр изге гамәлләрне башкарып торалар. Ике авыл зиратының төзеклелеген кайгырталар, коймаларны яңарталар, бу дөньяда кунак кына икәнлегебезне башкаларга да җиткерергә тырышалар. Бу эшләрдә бик күп чыгымнарның Марат Зәйнуллин тарафыннан тотылуын билгеләп, аның адресына да Рәхмәт хаты ирештерелде.

Корбан мәҗлесе өчен 11ләп сарыкның чалынуын билгеләде Дамир хәзрәт Идрисов. Мәҗлес тә Коръәннән сурәләр укып башланды, вәгазьләр белән дәвам иттерелде. Мөхтәсиб Данир хәзрәтнең вәгазендә намаз укуның мөһимлеге, изге гамәлләр, яшьләрне, бар халыкны да диндә тәрбияләү турында бик кирәкле сүзләр әйтелде. 

Көн дәвамында мәчет йортында куелган сый-хөрмәттән 200ләп кеше: ир-атлар һәм хатын-кызлар авыз итте. Табынга — учакта пешкән корбан ите һәм шулпасы, ә аннары пылау чыкты. 

Чәй янына төрледән-төрле тәм-томнар бар иде. Аларның бары да — күчтәнәч. 

Бик күркәм, матур, күңелгә ятышлы булды бу бәйрәм. Мәҗлес тәмамлангач, халык канәгатьләнеп, алдагы елларда да, исән-имин булып, мәчетебезгә йөреп торырга, мул табыннар артында җыелышырга насыйп булсын иде, дип таралышты.

Авыл көне гөрләде

Шимбә көн исә, Каракитә халкын, кайткан кунакларны, тирә-күрше авыллардан килгәннәре авыл мәдәният йорты янындагы мәйдан үзенә җыйды. Көн дәвамында авыл мәшәкатьләреннән арынып, соңгы елларда төрле сәбәпләр аркасында бер-берсен күрергә, сөйләшергә зарыккан кешеләрнең, сыйныфташларның, ахирәтләрнең йөзләре шатлыктан балкыды.

Күркәм гадәт буенча, бәйрәм азан, котлаулар, бүләкләүләр белән башланды. Авыл халкына котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Хәлитов һәм эшмәкәр якташыбыз Нияз Хисмәтов җиткерде.

Беренчеләрдән булып сәхнәгә бүгенге көндә ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны чакырдылар. Шулай ук 40, 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән парлар: Гөлшат һәм Ирфан Алиәкбәровлар, Рабига һәм Нәсибулла Айсиннар, Фәридә һәм Әнвәрша Басыйровлар һәм дә күпбалалы Миначевлар, Шакуровлар, Хаертдиновлар, Хисаметдиновлар, Нуртдиновлар, Насретдиновларны да онытмадылар. Барлык котлаулар да Гаилә елын да истә тотып башкарылды.

«Ашаган белми, тураган белә», дигән әйтем бар. Билгеле, бәйрәм иганәчеләрсез узмый. Җирлек башлыгы Рәфик Җамалетдинов бәйрәмнең матди өлешенә үз өлешен керткәннәргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл көне мәдәни, спорт чаралары белән үрелеп барды. Сәүдә рәтләре, балалар өчен таганнар эшләде.
Авыл халкы хөрмәтенә үзешчән артистлар, фольклор коллективлары, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында иң яхшы музыкаль номерлар яңгырады.

Милли көрәш игътибар үзәгендә булды. Анда күрше авыллардан иң яхшы көрәшчеләр катнашты. 18 яшькә кадәрге егетләр арасында абсолют батыр булып Иске Кәкерле авылыннан Рәзил Фәткуллин, ә бәйрәмнең төп батыры булып Татар Бизнәсе авылыннан Зөлфәт Хәйбуллов танылды.

Кичке якта исә авыл халкы бәйрәмне дәвам иттереп, Татарстанның атказанган артисты Иркә һәм «Бәйрәм» ансамбленең чыгышлары белән хозурланды, биеде, кушылып җырлады.

Шулай итеп, ике көн дәвамында узган бәйрәм чаралары алдагы еллар өчен күңел җылысы биреп, онытылмаслык шатлык һәм уңай тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев