Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында «Вәлиулла Хәсәнов укулары» узды

Соңгы елларда районыбызда «Авыл көне» бәйрәмнәрен уздыру матур бер традициягә әйләнеп бара.

Сабантуйлардан аермалы буларак, гадәттә бу көнне корбан чалып аш мәҗлесләре уздырыла, кул эшләре белән кәсеп итүчеләр остаханәләр оештыра, эшләнмәләре белән сәүдә итә, сәнгать осталары концерты була. Шундый бәйрәмнәрнең чираттагысы Яңа Ишле авылында үтте. Чараның эчтәлеге башка авылларныкыннан аермалы булды.

«Вәлиулла Хәсәнов укулары» 

Яңа Ишледә Авыл көне буларак узган бәйрәм чарасы фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Әлеге чарада күпләгән татар зыялылары һәм җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр, дин әһелләре катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, моннан ике ел элек Яңа Ишледә «Тирә-як як мохитне саклау» Президент Гранты бәрабәренә район поселокара китапханәчеләре тарафыннан чишмә ачу йоласы үткәрелгән иде.

Әлеге чишмәнең еракларга барып тоташкан тарихы бар. Һәм ул шул авылда яшәгән, нәселе күптамырлы булган Вәлиулла абзый исеме белән дә бәйле.

Быелгы конференция Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде. Конференция кунаклары Яңа Ишле авылы зиратына җирләнелгән танылган шәхесләрнең каберләрен зыярәт иттеләр, догалар кылдылар. Һәм, мәйданга килгәч иң башлап, нәкъ шушы «Вәлиулла чишмәсе» суын эчеп, сусауларын бастылар.

Фәнни конференция исә Яңа Ишле авылы һәм Тау ягы (Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше) тарихын өйрәнү белән беррәттән, дини мирасны өйрәнү һәм саклау белән бәйле актуаль мәсьәләләрне колачлады. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани булган урыннарга истәлек билгесе кую тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук, тумышы белән Чүпрәле районыннан булган дин әһелләренең, шул исәптән Шәйхелислам Хәмидинең, каберен табу һәм исемнәрен кайтару буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләп узды.

Дин әһелләренең татар тормышындагы роле турында танылган галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар сөйләде.

Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин зыярәт кылу тәртипләрен аңлатты һәм дога кылдырды. 

Фәнни чара Чүпрәле районы хакимияте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Чүпрәле мөхтәсибәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук, Вәлиулла Хәсәновның оныгы Рима Сафиуллова тарафыннан оештырылды.

Вәлиулла Хәсәнов — күренекле шәхес һәм Яңа Ишле авылы имамы. Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Күмелгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел. 

Хөрмәтләүләр, бүләкләүләр

Бәйрәмнең икенче өлешендә шушы авылда яшәп, гомер иткән, өлкән буын, озак еллар бергә яшәгән күркәм парлар, туган җирләрен үз итеп, ата-ана нигезен саклап калган яшьләрне, чараны оештыруга үзләреннән зур кертүчеләрне хөрмәтләделәр җитәкчеләр.

Район башлыгы Марат Гафаров мондый бәйрәмнәрнең халкыбызны берләштерүдә, гореф-гадәтләрне, телебезне, мәдәниятебезне саклауда зур роль уйнавын билгеләде.

—Халкыбызның үз туган җирен яраткан, кадерләгән, аның киләчәге өчен борчылып яшәгән милләтпәрвәр уллары, кызлары булганда, күркәм йолалар да, бәйрәмнәр дә, авыл үзе дә яшәр әле,-диде район башлыгы рәхмәтләрен белдереп.

Бу көнне мәйдан олы табын ашлары әзерләнде, күңел ачу чаралары узды. 
Кичке якта сәхнәдән матур көйләр яңгырады, артистлар очрашуга килгән кунакларга җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев