Чүпрәле мәдәниятчеләре иң алда
Район мәдәниятчеләре 2022 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев белән әңгәмәбез шул хакта.
–Зөлфәт Филоридович, 2022 ел – халык сәнгате һәм мәдәни мирас елын район мәдәниятчеләре ничек үткәрде?
– 2022 елда Чүпрәле районы мәдәният учреждениеләре тарафыннан күп төрле хезмәтләр күрсәтелде. Болар: фестивальләр, күргәзмәләр, конкурслар һәм халык иҗаты бәйрәмнәре, концертлар... Аларның һәммәсе халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелде. Саный китсәң, барлыгы 8 169 (2021 елда -7476) мәдәни-ял чаралары узган, бу бер мәдәният учагына 204 чара туры килә дигән сүз. Түләүле нигездә 399 мәдәни-массакүләм чара узды. Түләүле мәдәни хезмәт күрсәтүдән алынган керемнең күп өлеше матди–техник базаны ныгытуга тотыла.
–“Пушкин картасы”, яңа технологияләр, грантларга да тукталып үтсәгез иде…
–Балаларны һәм яшьләрне мәдәнияткә җәлеп итү максатларында 2021 елның 1 сентябреннән «Пушкин картасы» программасы тормышка ашырыла башлады. 2022 елда «Пушкин картасы» белән мәдәният учреждениеләре тарафыннан 145 чара әзерләнде, сатылган билетларның гомуми саны 3276 тәшкил итте. Агымдагы елда бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтү максаты куелды.
–Хәзер бит чараларны интернет аша да күзәтеп барып була. Бу эш сездә ничек куелган?
–Безнең социаль челтәрләрдә “ВКонтакте”да үз төркемебез бар, сайтлар эшләнде. Бүгенге көндә «PRO.Культура.РФ» порталында 4 учреждение теркәлгән. Анда 4877 чара урнаштырылды, 5 трансляция тәкъдим ителде. Алар 7036 тапкыр каралган. Бу нисбәттән, без республикадагы 45 район арасында 8 баскычта торабыз. Мәдәни чаралар видеога төшерелә, туры эфирлар форматында эшләнә.
Узган ел 80нән артык социаль проект әзерләнгән. Откан грантларның гомуми суммасы якынча 3 млн. сум тәшкил итә. Әлеге акчалар учреждениеләргә сәхнә костюмнары тегүгә, күргәзмәләр оештыру өчен җиһазлар сатып алуга, урам китапханәсе урнаштыруга һәм башка эшләргә юнәлдерелде.
–Мәдәният учреждениеләрендә төзелешләр, капиталь төзекләндерүләр дә алып барыла бит әле...
–Әйе. Бу уңайдан «Мәдәният» илкүләм проектының мөмкинлекләренә дә тукталып үтәсем килә. Дүрт ел элек тормышка ашырыла башлаган әлеге проектка ихтыяҗ бик зур. 2022 елда «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Иске Задур авылында күпфункцияле үзәк төзелде. «Авыл клублары» республика программасы ярдәмендә авыл клубларында төзекләндерүләр алып барылды. Быел шундый капиталь төзекләндерү Кече Чынлы авылы мәдәният йортына каралды. Анда эшләр башланды да инде. Үткән ел Каракитә авылы мәдәният йорты яңартылды. Ремонтланып тора дисәк тә, 37 учреждениенең 10сына капиталь ремонт кирәк әле.
–Китапханәләр, музейлар, сәнгать мәктәбе мәдәният бүлегенең нигезен тәшкил итә, шулаймы?
–Әйе, алар һәммәсе дә – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда һәркайсының әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Районыбызда халыкка 32 китапханә хезмәт күрсәтә, китап фонды 353948 данә тәшкил итә. Музейлар фондында 15 242 экспонат тупланган.
Сәнгать мәктәбендә балаларның иҗади потенциалы һәм таланты ачыла, мөгаллимнәр мәдәни кыйммәтләрне яратырга һәм аңларга өйрәтәләр. 2022 елда сәнгать мәктәбенә 201 бала даими йөреп, музыкаль, хореография юнәлешендә белем алдылар. Ел дәвамында мәктәп тарафыннан 50дән артык зона, республика һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты һәм дипломанты әзерләнде. Шулай ук, мәктәп тарафыннан район авылларында сәләтле балаларны ачыклау буенча зур эш алып барыла.
Мәдәният учреждениеләре тарафыннан балаларны һәм яшьләрне патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләү мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелә. Бу уңайдан тарихи даталарга багышланган чаралар уздырыла, авылларда һәйкәлләр яңартыла, һ.б.
–Үзешчән коллективларыбызның район чикләрендә генә түгел, республикада, башка өлкәләрдә дә уңышлар яулаганын беләбез. Бу уңышлар ни бәрабәренә ирешелә?
–Районыбызда 14 үзешчән коллектив эшли, әйтергә кирәк алар барысы да халык исеменә ия. Үзешчән коллективлар Сабантуй, Акатуй, Уяв бәйрәмнәренең, “Троица көйләре”, “Уйнагыз гармуннар” фестивальләренең, район, республика көннәренә, күрше өлкәләрдәге күпсанлы мәдәни чараларның йөзек кашы булып торалар, яуланган җиңүләре дә байтак. Аерым алганда, югары дәрәҗәдәге Татарстанның атказанган мәдәният һәм мәгариф хезмәткәре Людмила Сердцева җитәкләгән “Хелхем” чуваш фольклор коллективы, “Родничок” балалар коллективы, Ольга Ефремова җитәкчелегендәге “Мишәрләр”, “Яшьлек”, Лилия Җамалетдинова җитәкчелегендәге “Таң” ансамбле коллективлары белән горурланабыз, башка коллективларга да тел-теш тидерерлек түгел. Аларның һәркайсының районыбызның милли колоритын, татар, чуваш һәм башка биредә яшәүче халыкның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен җиткерүдә дә әһәмияте бик зур. Боларның барысы да халкыбызның җыр-моң сөюе, үз эшенә фидакарьләрчә гашыйк булганнарның хезмәте бәрабәренә ирешелә.
–Агымдагы елда мәдәниятчеләр райондашларыбызны ниләр белән сөендерәчәк?
–Белгәнебезчә, Мәдәни мирас елының дәвамы булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” тора. Димәк, агымдагы ел да мәдәният өлкәсендә безнең алга яңа бурычлар куя. Без ул бурычларны лаеклы үтәрбез, дип уйлыйм. Хезмәтеңне яратып башкарсаң, төрледән-төрле кызыклы идеяләр белән янып яшәсәң һәм аларны тормышка ашырырга тырышсаң, халыкта мәдәниятебезгә мәхәббәт тә тәрбияләп була, үзең дә башкарылган эшләрдән канәгать каласың, халыкка да ошый. Әлбәттә, сыйфат турында да онытмыйбыз. Мәдәниятчеләр өчен дә ул беренче урында.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Белешмә
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният өлкәсендәге 2022 ел нәтиҗәләре 45 муниципаль берәмлек арасында Чүпрәле мәдәният бүлегенең 13 нче урынны биләвен күрсәтә. Безнең кебек авыл хуҗалыгы районнары арасында исә Чүпрәле мәдәниятчеләренең тоткан урыны иң алдынгы, ягъни –беренче!
2022 елның иң истәлекле мәдәни вакыйгалары
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт, милли мәсьәләләр комитетының "Мәдәният: традицияләрне саклау һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү" темасына күчмә утырыш
•XXII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең «Созвездие - Йолдызлык -202» зона туры
• «Троица көйләре» фестивале
«Мунчәли укулары» дини фәнни-гамәли чара
• «Яшьлек» халык хореография коллективының Мордовиянең Ламбир районы Аксеново авылында XII Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашуы
• Татарстан Республикасының Әлки районында «Уяв – 2022» чуваш бәйрәмендә «Хелхем» һәм «Сепрель» чуваш фольклор ансамбленең чыгышы
• "Наше время-Безнең заман" эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион иҗат фестиваленең йомгаклау гала - концертында Чүпрәле командасының җиңү яулавы (Гомумкоманда зачетында –1 урын)
• «Россиянең Чуваш чибәре-2022» матурлык һәм талантлар бәйгесендә Алия Карусеваның «Россиянең Вице – Чуваш чибәре» титулына ия булуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев