Чүпрәлегә Нурания Җамали һәм Равилә Шәйдуллина килде
“Күрешүләр тагын насыйп булсын!”, - дип таралыштык
Бүген районыбызның татар әдәбиятын, татар сәнгатен сөючеләре район үзәгендәге балалар иҗат йортында үзенең “Тузган торактан күчкәндә», «Яңа елда бергә булыйк», «Кешечә яшик», «Китәм димә», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы йолдызым», «Сөю көтә йөрәк», “Ышанасы килә», «Бәхетлеме син?», Язмышлардан узмыш юк”, «Кияү балакай», «Сөюләрем сине хак минем», «Уеннан уймак» һәм «Нәгыймә» исемле кинолары белән милләттәшләребезгә яхшы таныш булган телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, ТРның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Мөхәммәтҗан кызы Җамалиева һәм күп кенә шигырьләр, прозалар җыентыгы авторы Равилә Шамил кыз Шәйдуллина белән очраштылар. Шуны искәртик, 2008 елны “Алтын мөнбәр” мөселман кинолары фестивалендә Нурания ханым төшергән “Өч аяклы ат” фильмы бүләккә лаек булган иде. Әле без аны “Әлли – бәлли – бәү” тапшыруының алып баручысы буларак та яхшы белә идек. Мөхтәрәм кунакларны каршы алуга район китапханәләр системасы хезмәткәрләре аеруча тырышлык куйган. Алар әзерләгән күргәзмәне дә иҗатташ дусларыбыз зур кызыксыну һәм игътибар белән карадылар.
“Безнең район халкы милли әдәбиятыбызны, гореф гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү, аларны дәвам иттерүне күздә тотып киләчәк буынга тапшыру өчен күп чаралар күрә. Сезнең белән очрашу да моңа зур йогынты ясар. ТАССР төзелүгә 100 ел һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуны лаеклы каршылауга әзерлек барган чорда мондый чаралар уздыру бигрәк тә отышлы, рәхмәт сезгә”, - диде кунакларны һәм залдагыларны тәбрикләп район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Берничә сәгатькә сузылган очрашу барышында залдан сораулар һәм теләкләр дә күп булды. Равилә Шәйдуллина китап сөючеләргә үзенең күптән түгел генә дөнья күргән “Ялантауга ай кунган”, “Ялантау” һәм “Кара шомырт хатирәләре” дигән җыентыкларын да тәкъдим ите.
Аның китаплары арасында русчага тәрҗемә ителгәннәре дә байтак. Ә менә “Туган як” (“Таван ен”) район газетасы корреспонденты Наталия Клементьева аның кайбер шигырьләрен чуваш теленә дә тәрҗемә итәргә өлгергән. Аларны ул сәхнәгә чыгып укып та күрсәтте. Билгеле инде, автор аңа зур рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев